Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен инвалидлар декадасына багышланган чара

Декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елның 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына җәлеп итү максаты белән, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр дигән фикерне үзгәртү максаты белән үткәрелә.

Инвалидлар декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Еллар яралган язмышлар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә уен формасында узды, мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар “Ромашка-комплимент”, “Әкиятләр турында нәрсә беләсең?” , “Телеграмма”, “Капчык нәрсә яшерә?”, “Әйе һәм юк”, “Рәссамнар” һ.б. кебек уеннарда катнаштылар, стенгазета ясадылар, анда һәркем үз исемен язды һәм теләкләрен калдырды. Китапханәчеләр барысына да тәм-томнар тараттылар, шуның белән ял итүчеләрнең кәефен күтәрделәр. Әлеге чарада 23 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев