Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлегендә әдәби сәгате

31 нче гыйнвар көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Туган җирнең сайрар былбылы» дигән темага әдәби сәгать үткәрелде.

13 январь көнне татар шагыйрәсе, драмматургы, күп җырлар авторы, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге иясе - Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Китапханә мөдире Садыйкова Г. аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, "Ялгыз хатын турында баллада", шигырьләре укылды, Г.Зәйнәшева сүзләренә иҗат ителгән И.Шакиров һәм Х.Фархи башкаруында "Туган җирем Татарстан», «Карлар ява» җырлары яңгырады, шулай ук «Тыңларсызмы җырларымны?" дигән электрон презентация күрсәтелде. Китапханәнең уку залында аңа багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Масса күләм чаралар оештыру белгече Вәлиева Алия Магфүр кызы тарафыннан Г.Зәйнәшева сүзләренә язылган җыр башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев