Саба ТВ

“Балдагың газ плитәсе яныннан табылыр”

Күрше авылга кияүгә чыккан Диләрә сеңлем идән юып суын түккәннән соң кулын юганда, бармагында балдагы юклыгын күргән. Өйдә дә эзләгән, су түккән җирдән дә тапмаган. Аның һаман бер җирдә актарынуын күргән күршесе: "Хатын-кыз балдак югалтырга оста инде ул, син дә югалттыңмы әллә?" - дип сораган.

Һәм ык-мык килеп торган яшь киленгә: "Баш яулыгыңны ал да, фәлән әбигә бар, ул төшлек сала, кая югалтканыңны әйтеп бирер", - дигән. Сеңлем килгәч, ул әби: "Балдагың газ плитәсе яныннан табылачак", - дигән. Кияү белән газ плитәсен күчереп тә, идәнне куптарып та караганнар, балдак табылмаган. Хәйран вакыт үткәч, идән юарга мунчала алырга дип (ул вакытта идәннәр буяусыз, мунчала белән юа идек, ә мунчаланы әтиебез ясап бирә иде) шүрлеккә үрелсә, "челтер" итеп, нәрсәдер идән буйлап тәгәрәп киткән дә, газ плитәсе янында туктаган. Идән юа торган мунчала искереп, тузып, яңасы кирәк булганчы шулай шүрлектә яткан икән ул.

Мин балдакны кимәгәндә серванттагы чынаякка салып куя идем. Берзаман бераз ябыгып киттем дә, балдак бушады. Эшкә ашыкканда, югалмасын тагын дип (ул көнне эштә кабинет обойлыйсы идем), салып калдырырга уйладым. Яхшы хәтерлим, шул серванттагы чынаякка салып куйдым. Авылга кайтканда балдагымны киим әле дисәм, балдак юк. Авылдан килгәч, барлык чынаяк, тәлинкә, бокалларны берәмтекләп карадым, юк кына бит! Гаилә белән сервантның астын-өскә китердек, юк инде, юк! Шуннан мин дә, теге әбигә күрсәтеп кара әле дип, сеңлемә яулыгымны биреп җибәрдем. Әби: "Өендә эзләсен, табар!" - дигән. Аның өйдә икәнен үзем дә беләм, тик кайда?! Әби һаман сораша: "Минем сүзне ялганга чыгарып ник эзләми ул аны, ник тапмый? Чүпрәкләр арасында бит ул, ник алмый?" - дип, мине битәрли икән.

Эзлим инде, юк бит!

Бер киемне, бер кесәне, чүпрәк-чапракны, иске-москыны калдырмый тагын эзлибез. Юк инде, юк!

Инде көзләр, кышлар үтте, яз җитте. Аш үткәрергә савыт-сабалар кузгаттым. Ак төстәге кәгазь салфеткалар саргая башлаган иде, ташлыйм әле боларны дип тартып алсам, чылтыраган тавыш ишетелде. Карасам, идән буйлап балдак тәгәрәп барды да, бусагага бәрелеп туктады. Салфетка булгач, әби аны чүпрәк дип күргән икән. Ул әби югалган әйберләрнең кайдалыгын төшендә күрә торган булган.

Шулай бервакыт саплы тарак алырга теләдем.

- Тарак өстенә тарак җыеп ни эшлисең? Таракларың бар бит, - диде ирем. Вак кына мәсьәләдә дә ир сүзенә каршы килү юк - тәрбия шундый.
Шул көннән пластмасса таракның дүрт-алтылап теше чәч тараган саен сынып төшә башлады, атна дигәндә сырты гына калды. Ә берничә көннән эре тешле тарагым югалды. Эзләп-эзләп тә таба алмадык. Ирем:
- Хатын-кыз ирләр тарагы белән чәч тарарга тиеш түгел, бар, үзеңә тарак алып кайт, - дигәч, саплы агач тарак алып кайттым. Берәр атнадан күрәм: эре тешле тарагым да яңасы янында - көзге алдында ята. Кая югалып торган ул, аннан кайдан, ничек пәйда булган - бу минем өчен һаман да зур табышмак. Ике тарагым да әле дә саклана, тешләре дә "исән-сау".

Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА, Казан
Татарстан яшьләре

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: