Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балан бәлеше

Рецепт.

Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй калагы разрыхлитель белән бутап куям. 10-15 минут дигәндә ул матур гына булып күтәрелеп менә. Ул арада 1 кап йомшарган ак майның дүрттән бер өлешен 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып газ өстенә эретергә утыртам. Ул суынгач, майонез өстенә салам. Шуннан 1 йомырка туглап кушам, калган йомшарган ак майны да шунда салам һәм камыр басам. Камыр әзер булуга, зуррак өлешен табага җәеп салам, бәләкәйрәген капкачка калдырам. (Ул әзрәк ертылыбрак та китүчән, курыкмагыз, кул белән тигезләп кенә куегыз).
Эчлеген болай ясыйм: баланны, алдан пешереп, банкаларга салып, суыткычка алып куям. Балан бәлеше пешерәсе көнне аны иртән үк җылынырга алам да, шуның өстенә зур кыргычтан уылган 2-3 алма, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы манный ярмасы салып, яхшылап бутап, камыр өстенә салам. Аннан бәләкәйрәк җәймәне өстенә ябып, читләрен матурлап бөгәм һәм 40 минутка духовкага озатам. Искәрмә: балан бәлешен мин артык кызу итеп пешермим, миңа камырның аксыл-сары төстәгесе ныграк ошый. Шулай тәмлерәк тә була.
Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев