Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Балам шундый фаҗигагә эләгер дип һич уйламый идем, шул хәтле авыр”

Сафина Гөлгенә Инсаф кызы Яр Чаллы шәһәренә медицина училищесына имтиханга китеп барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Кызның баш мие авыр җәрәхәтләр ала. Шуннан бирле ул аңсыз хәлдә. Ул үзе йөри дә, ашый да алмый. Гөлгенә төрле әгъзаларына тугыз операция кичергән инде. Үзе табиб булырга әзерләнеп йөргән 18 яшьлек кыз хәзер табиблар кулында.

- Кызыма 18 яшь, бүгенге көндә ул Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Утызынчы июньнән җиденче июльгә кадәр Гөлгенә Чаллыда Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә дәваланды, җидесе көнне килдек тә, санитар авиация безне Казанга алып китте, шундук реанимациягә алып кереп киттеләр, сигезе көнне безне палатага чыгардылар. Хәзерге көндә неврологиядә дәваланабыз, хәле бик авыр. Әле табиблардан өметләнү сүзе ишетмәдем. Бик авыр булса да без тырышабыз, гимнастикалар, массажлар ясыйбыз, менә бүген коляскага утыртып карадык. Гөлгенә зонд аша гына туклана, трахеостома белән сулый, бик читен хәлдә. Эчке органнары стабиль, - дип аңлатты хәлне Гөлгенәнең әнисе Ландыш ханым. 
 
Әлбәттә, тиешле дәваны тулысынча алу өчен, гаиләдән финанс чыгымнар таләп ителә. Мәсәлән, зонд аша туклану өчен каралган бер пакет ризык кимендә 600 сум тора. Шуңа да Гөлгенәнең гаиләсе хәйрия акчасы җыюны оештырырга мәҗбүр булган. 

- Финанс яктан ярдәм итүчеләр юк түгел. Кем ничек ярдәм итә ала: кемдер йөз, илле сум сала, бар сигез, тугыз сум салучылар, бар хәтта 10 мең салган кешеләр дә. Әлбәттә, әллә кайларга барып дәваларлык акчабыз юк. Безгә ярдәм кулын сузган кешеләргә бик зур рәхмәт, шул кадәрле кеше безнең кайгыбызны уртаклашып, ярдәм итәр дип уйламаган идем, - дип сөйләде Гөлгенәнең әнисе. 
 
Ландыш ханым фаҗиганең ничек булганын сөйләде:
 
- 30 нчы июнь көнне кичке алтылар тирәсендә кызыбыз һәм авылдаш егет, имтиханнарга әзерләнә торабыз, өйдә әзерләнеп булмый дип, Чаллыга китте. Кызыма язам-язам, укымый. Ул, гадәттә, әни, без Кировта, Минзәләдә һ.б. дип яза торган иде. Мин моңа язам хәбәр, ә аннан һаман җавап юк... Безгә бу күңелсез вакыйганы күршеләр кереп әйтте. Аларның балалары да шул юл уңаеннан барган булган һәм юлда ике "Калина"ның маңгайга-маңгай бәрелешкәнен күргәннәр. Икенче машинада 1974 нче елгы Мөслим районы кешесе булган, обгонга чыккан да, безнекеләр өстенә барып менгән. Авылдаш егет, бәбекәем, урында ук үлгән, ә Гөлгенә арткы урындыкта утырып барган, ул куркыныч, шаккатмалы җәрәхәтләр алып исән калган. Өзелгән, сынган урыннары хәтсез. Авария Айсар - Чаллы арасында Аю авылында булган. Гөлгенәнең кул сәгате 19:45 тә туктап калган...”, - дип сөйләде ана.

Гөлгенәнең туган нигезе - Актаныш районы Ахун авылы. Кыз Яр Чаллы шәһәре медицина колледжының өченче курсын тәмамлыйсы булган. Укуын бик яраткан, җәй көне Ижауның медицина акадамиясенә керергә әзерләнә башлаган булган. 
 
“Уйламаган җирдә шушындый хәл килеп чыкты, күз алдына китерү мөмкин түгел, мин мондый хәлне һич тә була дип уйламый идем, шул хәтле авыр. Ходаем мондый хәлне берәүгә дә күрсәтмәсен”, - дип сыкрый Ландыш ханым.
 
Гөлгенәне дәвалауга Грециядәге бер клиника табиблары алынырга риза. Тик анда бер ай дәвалану 12700 еврога төшәчәк, бу якынча 905 мең сум.
 
 
Гөлгенәгә ярдәм итәргә теләгәннәр өчен реквизитлар:
 
Әнисенең телефон номеры: +79600878681
 
Ак Барс Банк картасы: 2200530129959151
 
Сбербанк картасы: 4276862021682101

 

Автор: Зәринә ХУҖИНА

 

https://intertat.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев