Саба ТВ

“Балаларны приютка тапшыр да, үзең кияүгә чык”

Мин бу язмамны Бүздәк районы Ахун авылыннан булган җитмеш бер яшьлек дустым Сәлия Зиннурова сөйләгән хатирәләргә нигезләнеп яздым.

Аның әнисенә сугыш чорында ике тапкыр бүреләр белән очрашырга туры килә. Каты җил искәнгә очып китәргә торган ябык гәүдәле Миңнекамал апа өстенә өлтерәп торган юп-юка фуфайка киеп, төкерсәң, төкерек җиргә төшеп җитмәстәй кышкы ачы суыкта бәләкәй чанага бер капчык бодай салып, күрше авылга тегермән тарттырырга китә. Эш беткәнче караңгы төшә. Юлдашы - яп-якты ай - булганда, ни йөрәгең түзеп, кунып ятмак кирәк, суык өйдә сабыйлары көтә. Кайтырга чыга. Ярты юлны узгач, чинашкан тавышлар ишетеп, артына борылып караса, шаяра-шаяра өч бүре аның артыннан ияреп киләләр икән.
Миңнекамал апа кузгалса, алар иярәләр, ә туктаса, тегеләр дә туктап торалар икән. Яшь хатын бик курыккан, салкынны бөтенләй тоймый башлаган, тәне уттай янарга керешкән һәм чананы ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бүреләр урыннарыннан кузгалмый гына утыра биргәннәр. Яшь ана адымы саен өйдә калган өч баласының ач булганын исендә тотып, куркуына карамастан, кире борылып, чанасы янына килгән. Үзе, кычкырып-кычкырып, "Ихлас" сүрәсен укыган, яшьләрен коя-коя, туктаусыз Аллаһыга ялварган: "Газиз балаларым өчен ярдә-меңнән ташлама, Аллакаем, аларны ялгыз калдырма. Бүреләр, сез миңа иярмәгез, килгән юлыгыздан кире китегез. Мәрхәмәтле булыгыз. Сезнең дә балалар бар бит. Мине ашап күпме кайгы китерәсез. Тимәгез миңа. Ходаем, ярдәм кулыңны суз", - дип сөйләнә торгач, бүреләр хәлен аңлагандай аңа тимиләр. Миңнекамал апа чанасын сөйрәп юлга кузгала, бүреләр шунда утырып калалар.
Икенче хатирәсе дә бүреләр турында. Сугыш вакыты, урман авылга терәлеп, өскә аварга торса да, утын кисәргә рөхсәт ителми. Миңнекамал апа кул арасына кергән тугыз яшьлек олы улы Әсгатьне ияртеп, Ишмәкәй авылы янындагы куаклыкка әрем сабакларын чабып алырга китә. Бара торгач, игътибарлы сизгер ана барасы юлларында җиде бүре ятканын күрә. Ул, улын кулыннан җитәкләп, башка якка борып алып китә. Шулай өйләренә әремсез генә әйләнеп кайталар. "Бүреләр чалгыны мылтык диеп белгәннәрдерме, белмим, әмма минем инәй шулай бүреләр белән очрашып исән калган. Тик йөрәге гомер буе (мин белгәннән бирле) чирле булды.
Аның бу дөньядан киткәненә ноябрьдә 29 ел тулды. Минем өчен ул һәрвакыт янымда, - ди Сәлия апа, аш бүлмәсендә эленеп торган фотосурәтне күрсәтеп. - Аның турында күпме сөйләсәң дә, сөйләп бетереп булмый, инәй безгә бар гомерен багышлады. 35 яшьтән тол калып, безне үстерде. Әти сугыштан исән кайта, без өч бала сугыштан соң туганбыз. Аллага шөкер, беребез дә югалмыйча үскәнбез, һәркайсыбыз үз юлын тапкан. Инәйнең теләге тормышка ашкан. Әтием үлгән чагында: "Балаларны приютка тапшыр да, үзең кияүгә чык", - диеп әйтеп калдырган. Инәем: "Нәрсә күрсәм дә бала-ларым белән бергә күрермен", - диеп уйлады, без диеп яшәде. Шуның өчен мин гомерем буе инәемә бурычлымын.
Инәем кулында алты бала үстек. Ишле булсак та ул безне үстерде, гел авыр эшләрдә эшләде. Күзәйдә элек кирпеч сукканнар. Инәем, шунда көне буе эшләп, безгә ашарга 200 грамм ипи, я булмаса 200 грамм он алып кайткан. Без шуны көне буе көткәнбез. Менә шуларны уйлыйм да елыйм. Хәзер бөтен нәрсә бар, ә инәем юк. Ул дөнья рәхәтен күрә алмады. Әгәр кулымнан килсә, мин әти-әниләрне терелтеп, бүгенге табыннарны күрсәтер идем, - ди Сәлия апа. - Иң куанычлысы: өебез җылы, пенсияне өйгә китереп бирәләр. Кибетләребез бай, илебез тыныч.

Сания ШӘРИПОВА, Бүздәк районы
Өмет

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: