Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Балаларның елаган тавышы әле дә колагыма ишетелеп тора". Кемероводагы фаҗига шаһитлары

25 март көнне Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында чыккан янгында 64 кеше һәлак булган, 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. "Татар-информ" хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты.

Дүрт катлы "Зимняя вишня" сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган.

Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.

Ял көне булганга, сәүдә залына килүчеләр бик күп булган. Балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән әти-әниләр дә булган. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаганар. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән чыгып аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.

"Ул яз аен яратмый иде..."

"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында Казаннан 11 яшьлек кыз М. һәлак булган дип яздылар. Мәктәп укучысы 5 яшьлек сеңлесе белән ял иткән. Кызның сыйныфташы үзләренчә, янгын вакытында кызлар икесе дә һәлак булган.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә М. үзенең яшәү урыны буларак Казан шәһәрен теркәгән. Ләкин ул Кемерово өлкәсендә торган һәм укыган. Сыйныфташлары бу мәгълүматны болай гына язып куйган, моңа артык әһәмият бирергә кирәкми дип әйтә.

М. театр студиясендә шөгыльләнгән. Мәктәптә яхшы укыган. Үләр алдыннан социаль челтәрдәге аккаунтына "Это конец" дип язып куйган.



- М. бик талантлы һәм иҗади кыз иде. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итте. Ул гел елмаеп, шат күңел белән йөрде. Тик яз аен яратмый иде. Бу хакта Интернеттагы битенә дә язган, - диде класстташы.

"Мәчеттә ярдәм оештырдык"

Кемерово өлкәсе "Дуслык" татар үзәге каршындагы "Таң" татар яшьләре оешмасы рәисе Руслан Мөхәммәтшин:

- Бик зур кайгы, әлбәттә. Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Һәлак булган, хәбәрсез югалган, зыян күргән кешеләрнең саны артканнан арта бара. Хәзерге вакытта янгын урынында коткаручылар эшли. Мәгълүмәтләр белән социаль челтәр аша гына танышабыз, чөнки үзәк урамнарда юллар ябык.

"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы Кемеровоның үзәк урамнарының берсе булган Ленин проспектында урнашкан. Шәһәрнең иң популяр, иң яхшы сәүдә-күңел ачу комплексы иде. Шәһәр халкы күп йөрде, аеруча ял көннәрендә.



Кемерово өлкәсе "Дуслык" татар үзәге каршындагы "Таң" татар яшьләре оешмасы зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән мәчеттә төрле чаралар оештырды. Шулай ук мәчет каршында кан тапшыру үзәкләре эшли. Ирекле рәвештә кан тапшырырга теләүчеләрнең саны 100дән артык. Үзем дә кешеләргә ярдәм итү, кемнеңдер гомерен саклап калу өчен кан тапшырдым.

"Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем"

Кемеровода яшәүче татар егете, милли хәрәкәт активисты Мансур Саттаров:

- Кемеровода үле тынлык, бөтен дөнья бушап калган кебек. Шәһәр халкы бу хәлләргә әле дә ышана алмый. Иң аянычлысы: күпме кешенең гомере өзелде. Һәлак булучыларны искә алырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк. Барысы да "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы янындагы утыргычларга чәчәкләр, уенчыклар куя.



Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем. Мин ул вакытта эштә идем. 22.00 сәгатьтә тәрәзәдән "Зимняя вишня"дан төтен чыкканын күрдем. Шунда ук үзәккә чаптым. Анда коткаручылар кешеләрне эвакуацияли иде. Шәһәр халкын эчкә кертмәделәр. Шау-шу, чабыш... Искә алырга да куркыныч. Барысы да мизгел эчендә булды. Бу күренеш әле бүген дә күз алдымнан китми. Янгын бинаның өске катында килеп чыккан, анда берничә кинозал һәм балалар уен мәйданчыгы. Сәүдә үзәге иркен, кинозаллары яхшы иде. Гаилә, туганнар белән күпләр шунда ял итәргә йөрде.


Фото: ГУ МЧС


"Тормышның чын кадерен белдем"


Кемеровода яшәүче Оля Жукова:

- Фаҗига буласы көнне мин "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә булырга тиеш идем. Әмма гомерем бетмәгән булган икән. 10-15 минутка такси машинасы соңга калмаган булса, бүген исән булыр идем микән мин?

Мин косметика компаниясенә заказлар җыю белән шөгыльләнәм. Үзәккә чираттагы заказымны алырга барасы идем. Тиз генә җыендым да такси чакырттым. Тик ул бик озак килде. Юлда бөкеләр булган икән. Үзәккә барып җитәрәк янгынны күргәч өнсез калдык. Озак вакыт аңыма килә алмыйча, ышана алмый тордым. Ышанасызмы-юкмы, бөтен гомерем күз алдымнан узды. Өйгә кайткач әнине кочаклап туктый алмыйча еладым. Тормышның чын мәгънәсендә кадерен белдем.

Бу фаҗига шәһәр халкына авыр кайгы, зур югалтулар китерде. Янгында вафат булучыларның гаиләләре, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашам.

"Чын педагогларча үлгән"

"Комсомольская правда" язуынча, янгында №17 гимназия укытучысы Татьяна Дарсалия һәлак булган. Ул сәүдә үзәгендә 14 яшьлек кызы белән булган. Кызы котыла алган, аны әнисе төртеп кинозалдан чыгарып җибәргән, үзе исә төтенгә тончыгып егылган.



Аның укучысы Анастасия Уйманова яраткан укытучысын хөрмәт белән искә ала:

- Яшь булуына да карамастан, бик тәҗрибәле, үз эшен яратып, һәркемгә дә үрнәк булырлык итеп башкаручы, хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек педагог иде. Җәй җиткәч сыйныфташлар һәм яраткан укытучыбыз Татьяна Дарсалия белән очрашырга сөйләшкән идек. Кызганыч, насыйп кына булмады. Сәүдә үзәгендә аны укучылар белән булган дип әйтәләр. Һәлак булганда да чын педагогларча үлгән бит ул.

"Кинозалда бернинди куркынычсызлык чаралары да каралмаган"

Алексей Плаксин:

- Минем ике улым бар. Без һәрдаим "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан зоопаркка йөрдек. Икенче атнага мультфильм карарга барырга теләгән идек. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар арасында танышларыбыз булмасада, шәһәр халкы өчен бу уртак хәсрәт. Фаҗига хакында социаль челтәрдән укып белдем. Башта ышанмадым, чөнки интернетта һәрвакыт арттырып язалар. Кызганыч, боларның барысы да дөреслеккә туры килде. Уйлап карасак, кинозалда бернинди куркынычсызлык чаралары да каралмаган. Югыйсә һәлак булучыларның саны аның кадәр булмас иде. Кешеләр хәзер үзләре өчен генә яши. Иң мөһиме кесәләре калын булсын.


"Без янабыз, бәхил булыгыз!"

Фаҗига булган көнне "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан зоопаркка 6 сыйныф укучысы Мария әнисе белән килгән. Кыз үзенең "Вконтакте" социаль челтәрендә диварга "Без янабыз" һәм "Мөгаен, бәхил булыгыздыр" дип язып куйган. Без Марияның сыйныфташы Настя белән аралаштык.



- Мария белән әнисе исән-сау. Аларны үзәктән коткаручылар алып чыккан. Бүген икесе дә хастаханәдә. Марияның хәле авыр, табиблар аның гомерен саклау өчен көрәшә. Без яхшыга өметләнәбез, - диде Настя.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүченчә, Кемерово өлкәсе Трещевка бистәсенең 5 "А" сыйныф укучылары "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексындагы янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан дип хәбәр итәләр.



- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, сәүдә үзәгендә 16 югалган кеше исәпләнә. Алар берсе дә табылмаган. Әлегә кадәр алты бала хакында бернинди мәгълүмат та юк, - дип сөйләгән "РГ" хәбәрчесенә җирле урта гомуми белем бирү мәктәбе секретаре.

Кемеровога мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән экскурсиягә барган. Әти-әниләр балаларын яхшы укыганнары өчен бүләкләргә һәм каникулның беренче көне белән котларга теләгән.



Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан.

Янгын вакытында кинотеатрның ишекләре бикле булган дип хәбәр итә шаһитлар.

Янгын вакытында укучылар кинозалда мультфильм караган. Сәгать кичке бишләр тирәсендә кызларның берсе апасына шалтырата һәм үзәкнең януын хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, укытучы исән калган. Ул мультфильм карарга кермәгән, сәүдә үзәгендә урнашкан кибетләрдә йөргән.

Янгын нәтиҗәсендә югалган 12 яшьлек кызларның берсенең апасы Кристина белән элемтәгә кердек.

- Әлегә бернинди мәгълүмат юк. 6 сәгать моргта утырабыз. Безне мәетне тану өчен чакырдылар, - диде Кристина "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Янгын менә шушы батут залында башланган дип фаразлана. Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан.

"Бер генә ишек ачык иде"


Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан

Анна Заречнева "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында гаиләсе белән ял иткән. Ире Дима һәм улы Даниил белән "Тихоокеанский рубеж" кинофильмын караган.

"Сәүдә үзәгендә кеше бик күп иде. Машина куяр өчен дә урынны бик озак эзләдек. Кино башланыр алдыннан гына залга кердек. 1нче номерлы залда, 5 рәттә утырдык. Ярты сәгатьтән соң, "янабыз" дигән тавышлар ишетелде һәм кешеләр чабыша башлады. Мин тиз генә Даниилны җитәкләп чыгу юлына таба чаптым. Арттан ирем Дима барды. Кинозалында утларны да яндырмадылар, сигнализация җайланмалары да эшләмәде.



Бер генә ишек ачык иде. Кешеләр бер-берсенен өстенә менеп, чабыша, этешә-төртешә башладылар. Балаларның елаган тавышы әле дә колагымда ишетелеп тора. Бөтен дөньяда кап-кара төтен иде. Суларга һава юк, тын кысыла. Баскычка кадәр көчкә барып җиттек. Ниндидер ир-ат балаларым эчтә калды дип өзгәләнде. Дима аңа ярдәм итәргә теләп кире 3нче этажга менеп китте. Тик анда инде бернәрсә дә күренми иде. Охранниктан противогаз сорагач, ул кулын гына селтәде", - дип язган "Инстаграм" челтәренә Анна Заречнева.


Кемеровода матәм көне

Хәзерге вакытта коткаручылар гадәттән тыш хәлнең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү белән мәшгуль.

Шулай ук бу көнне үзәктә эшләгән зоопаркта 25 төрле 200дән артык хайван үлгән. Араларында сурикат, тиен, төлке, әрлән, попугай, куян, африка керпесе, ташбакалар булган. Бу хакта зоопаркның рәсми сайтында зоопарк директоры Евгений Видеман хәбәр иткән.

27, 28 һәм 29 март көннәрен Кемерово өлкәсе губернаторы төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. "Кичә Кемероводагы сәүдә үзәгендә булган коточкыч фаҗига турындагы хәбәр бөтен илне тетрәндерде. Күпләгән кешеләр, балаларның үлеме бер генә татарстанлыны да битараф калдырмады, - диелә кайгы уртаклашу текстында. - Кемерево халкы, бөтен ил белән без гомерләре вакытсыз өзелгән кешеләрне, тормышлары әле башланып кына килгәндә якты дөнья белән хушлашкан сабыйлар һәм мәктәп укучыларын, әлеге янгында үз җанының бер өлешен - иң кадерле һәм сөеклеләрен югалткан кешеләрне уйлап кайгырабыз. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен теләп калам", - диелгән Президент телеграммасында.

Кайгы уртаклашу сүзләре ТР Президентының Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә дә чыкты. "Кемереводагы коточкыч фаҗигада өлкәннәр һәм балаларның гомере өзелде. Һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам", - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев