Саба ТВ

Балалар сәламәт һәм дөрес туклансын өчен ун киңәш - Интертат

Бала сәламәт булып үссен өчен аңа нәрсә ашатырга кирәк, ә нәрсәне бөтенләй бирергә ярамый? Сәламәт һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында «Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, Балалар Республика клиник шифаханәсе табибы Наталья Рылова сөйләде

 
 
 

1 киңәш. Кимендә бер яшькә кадәр күкрәк сөте имезү

Хәзер күпләр бала үсешендә, аның эчәклегенең микрофлорасын активлаштыруда күкрәк сөтенең ролен бәяләп бетерми.

Күкрәк сөтенең һәр тамчысы сабыйга ризык булырга тиеш, чөнки ул аны бик күп авырулардан саклый.

Өстәмә ризыкларга (прикорм) килгәндә исә, берәр төрле җитди күрсәтмәләр, ризыкка аллергия булмаса, аларны үз вакытында бирә башларга кирәк. Дүрт айдан бирә башларга мөмкин. Нәкъ шушы вакытта өстәмә ашату, бигрәк тә күкрәк сөте ашату белән бергә, бик сак кына ризыкка ияләштерә. Һәм бу киләчәктә аллергия булу ихтималын да киметә.

Балага яшьярымга кадәр күкрәк сөте ашатырга кирәк дип санала. Ә алга таба әни ничек булдыра ала инде, озаграк та имезергә мөмкин.

 
 

2 киңәш. Сөт ризыкларының майлылыгына игътибар итегез: майлылыгы аз булган ризыкларда шикәр күбрәк була

Майлылыгы аз булган ризыклар гадәттә баллырак була. Җитештерүче моны ризык тәмле булсын өчен эшли. Гомумән, төрле өстәлмәләр — шикәр, тоз һәм башка компонентлар тәмне көчәйтә. Бу ризыкның тәме балалар кызыгырлык булсын өчен эшләнә.

Этикеткасына, күрсәтмәләренә һәм нәкъ балалар өчен тәгаенләнгән булуына игътибар итәргә кирәк. Балаларны ашату өчен тәгаенләнгән ризыкларның сыйфат, чимал контроле кырысрак була. Сүз уңаеннан, бу җәмәгать туклануы ризыкларына караганда күпкә югарырак.

Әгәр ризыкка балалар өчен дип язылмаган икән, ул зарарлы һәм начар дигән сүз түгел. Башкачарак әйтәм: балалар өчен булган ризыклар куркынычсызрак һәм сыйфаты да яхшырак.

 
 

3 киңәш. Шоколадны һәм баллы әйберләрне мөмкин кадәр соңрак бирү хәерле

Стимуляция үзлегенә ия, составында кофеин булган ризыклар бала рационына мөмкин кадәр соңрак кертелергә тиеш.

Баллы тәм балаларны бик тиз кызыктыра, шуңа күрә ул баланың бердәнбер яраткан ризыгы булмаска тиеш.

Минемчә, өч яшькә кадәр балага баллы ризыклар бирергә кирәкми.

 
 

4 киңәш. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз

Яшелчәләрне чи килеш тә, пешереп тә бирергә кирәк. Кеше көненә 500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш.

Балага мәктәпкә үзе белән берәр җиләк-җимеш, яки балалар өчен булган йогурт җибәрергә тырышыгыз.

 
 

5 киңәш. Бала рационында буягычлар һәм тәм көчәйткечләр булган ризыкларны киметегез

Чупа-чупслар һәм шуның ише ризыклар сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Чөнки аларның составында буягычлар һәм тәм көчәйткечләр бар.

Бу продуктларда күп күләмдә шикәр һәм туендырылган май кислоталары бар. Алар балаларда азык эшкәртү һәм матдәләр алмашы белән бәйле проблемалар китереп чыгара.

 
 

6 киңәш. Колбаса һәм сосискалар — бала өчен кирәксез ризык

Әллә никадәр эшкәртү узган бу ризыклар баланың рационында булмаска тиеш. Ярымфабрикатларны кулланмаска тырышырга кирәк.

Шуңа да натураль продуктлар һәм зарарсызрак алым белән әзерләнгән ризыклар файдаланырга кирәк.

 
Дәвамы: https://intertat.ru/
 
 
 
Фото: "Татар-информ" архивы, pixabay.com
 
Чыганак: https://intertat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: