Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Балалар кәнәфие дә коткармаган": Инфаркт кичергән әниләре янына барганда юлда әтиле-кызлы һәлак булган

Бөре районындагы коточкыч авариядә күпбалалы 46 яшьлек ата белән аның кечкенә кызының гомере өзелде.

26 гыйнварда, Уфа - Яңавыл юлының 88нче чакрымында, Үгез авылыннан ерак түгел «Лада Калина» һәм «Вольво» машиналары бәрелешкән иде. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буран аркасында авыр тагылма каршы як полосага килеп чыга һәм җиңел машинаны изә.

Соңрак ачыкланганча, һәлакәт булган участок күптән авария хәлендә дип табылган һәм шуңа күрә анда тизлекне сәгатенә 70 чакрымга кадәр чикләүче юл билгесе урнаштырылган. Мондый карар дәүләт автоинспекциясе һәм юл хезмәтләре тарафыннан кабул ителә, чөнки трассаның бу участогында даими рәвештә колеялар барлыкка килә һәм җитди аварияләр була.
 
Тик чикләү билгеләре дә ярдәм итми. Авариядә 46 яшьлек Артур Михайлов һәм аның сигез яшьлек кызы Кристина һәлак булган.
- Кызны хәтта балалар кәнәфие дә коткармады. Шоферның да хәвефсезлек мендәре юк иде, ә бәрелешү көчле булган, - дип сөйли шаһитлар.
Артур дәваханәдә ятучы хатыны янына китеп барган була, бәләкәй кызын да үзе белән ала. Гаиләдә тагын ике кыз үсә.
Хатын күптән түгел инфаркт кичергән. Бу кайгыны ул ничек күтәрер?
 
Фото:topgearclub.ru
Кызыл таң
Автор: Резеда Галикәева
 
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев