Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бакчада балагыз тукмы, яки кайсы районда тиешенчә ашаталар?

Быел республикада 100 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү күздә тотыла. Узган ел исә 53 балалар бакчасы төзекләндерелгән булган. Әмма бакчаларда ашханәләрнең матди-техник ягы, җиһазлары нык искергән. Тик техник җиһазларны яңарту өчен бюджетта акча каралмаган. Техниканың иске булуы, үз чиратында, ризыкларның сыйфатына йогынты ясый.

Ямыйсы тишекләр бик күп...
Балалар бакчаларындагы туклану мәсьәләсе яңа уку елы башланганчы, ел саен күтәрелә, ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә өч елга бер тапкыр планлы рәвештә тикшерүләр уздыра.
Ачыкланган җитешсезлекләрдән ашханәләрнең матди-техник яктан искерүен әйтергә кирәк, ди министрлык вәкиле. Аның сүзләренчә, капиталь төзекләндерүгә акча бүленгәндә, ашханәләрне техник җиһазландыру күздә тотылмый.
Балалар бакчалары ашханәләренә җиһазлар гына түгел, пешекчеләр дә җитми. Кадрлар кытлыгы Казанда аеруча кискен тора, ди министрлык вәкиле. Шулай ук Түбән Кама, Әлмәт, Баулы районнарында да мондый кыенлыклар барлыгын билгеләп үтте ул. "Бу, беренче чиратта, хезмәт хакының түбән булуы белән бәйле. Баш пешекченең хезмәт хакы 9 мең 600 сум булса, башкаларныкы - 9 мең 300, ярдәмчеләрнеке исә 7 мең 700 сум", - дип аңлатма бирде Илдар Мөхәммәтов.
Ит кая киткән?
Узган ел балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килгән. Алдагы елда бу сан 1959 булган. Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр менюга бәйле.
- Мөрәҗәгатьләрнең дүртесе Казаннан иде. Алар күбесенчә менюда кәбестә һәм балыкның - күп, ә җиләк-җимешләрнең аз булуына һәм аларның да әле урталайга бүлеп бирелүенә бәйле. Мисал өчен, Азнакайдан килгән мөрәҗәгать менюда 2 атна дәвамында сыер ите булмауга кагылышлы иде. Анда ит белән тәэмин итүче килешү нигезендә сыер итен вакытында китермәгән. Шунлыктан балаларга балык ашатырга мәҗбүр булганнар. Барлык әти-әниләр белән дә аңлату эшләре алып барылды, мәсьәләләр хәл ителде, - ди министр урынбасары.
Мәгълүм булганча, хәзер белем бирү учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында меню 2 атна алдан төзелә. Аның нигезендә, бер үк продуктлардан пешерелгән ризыклар көн дәвамында кабатланырга мөмкин түгел. Сүз уңаеннан, балалар бакчаларында нарасыйларын нәрсә белән тукландыруны әти-әниләр үзләре дә контрольдә тота ала. Әйтик, Түбән Камада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге ризыкны тикшерү өчен әти-әниләрдән махсус төркем оештырылган икән. Көн саен 2-3 әти-әни иртәнге, төшке һәм кичке ашны тикшерә. Нәтиҗәләрне махсус журналга теркәп баралар.
Өчесен япканнар
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, республикадагы балалар бакчаларына йөрүчеләрнең якынча 4,4 проценты ашкайнату системасы дөрес эшләмәүдән интегә. Россия буенча әлеге күрсәткеч 6 процентны тәшкил итә.
- Безнең хезмәт Татарстан буенча 2941 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен контрольдә тота. Шуларның 20се - шәхси. Балалар бакчаларының барысында да туклану хезмәте күрсәтелә. Учреждениеләрнең 95 процентында ризык үз ашханәләрендә әзерләнә. Бакчаларның 7,7 проценты балаларны ярымфабрикатлар белән тукландыра. Татарстандагы мәктәпкәчә белем бирүче 5 учреждениегә әзер ризыклар китерелә. Бакчалар 100 процент җылы ризык белән тәэмин ителә. Билгеле, бу - бик уңай күрсәткеч, - ди белгеч.
2016 елда идарә тарафыннан 1093 балалар бакчасы тикшерелгән. Шуларның 19ында гражданнар мөрәҗәгатеннән соң тикшерү уздырылган. Аларда ризык әзерләүгә кагылышлы нормаларны бозуның 2600дән артык очрагы ачыкланган, 1,8 миллион сум күләмендә штраф салынган. Татарстандагы 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эшчәнлеген туктатуны сорап, идарә хезмәткәрләре судка мөрәҗәгать итте, ди Роспотребнадзор вәкиле. "Аларда санитар нормалар һәм кагыйдәләр тупас рәвештә бозылган иде", - дип аңлатты Любовь Авдонина.
Тикшерүләр барышында 423 килограмм ризык алынган. Алар лаборатория тикшерүләре нәтиҗәләре буенча тиешле нормаларга туры килмәгән.
Сүз уңаеннан, 2016 елда идарә хезмәткәрләре 10 меңнән артык ризык үрнәген тикшергән. Шуларның 1,4 процентының санитар-химик нормаларга туры килмәве ачыкланган, 2,5 проценты - микробиологик, 6,8 проценты - калория һәм химик составы, 5,7 проценты - С витамины күләме, ә 2,4 проценты термик эшкәртү буенча тиешле нормаларга туры килмәгән.
Кемдә - 50, кемдә - 100...
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ит, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә нормаларын үтәмәүче һәм балаларга ризыкларны тиешле күләмдә бирмәүче, шулай ук нормаларны тулысынча үти торган районнар исемлеге дә мәгълүм булды. Илдар Мөхәммәтов хәбәр итүенчә, республиканың берничә районында ризык нормалары 50 процентка гына үтәлә. Мисал өчен, Кайбычта. Аксубайда бу күрсәткеч - 69, Мөслимдә - 70,3, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында 70 процентка тигез.
Ә Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Әлмәт, Буа, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Нурлат, Питрәч, Чирмешән, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама - барлыгы 27 районда - нормалар 90-100 процентка үтәлгән.


http://intertat.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев