Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бакчачыга киңәшләр

Сарымсак яки суган эре булып үссен өчен, үсү мизгелендә түтәлгә ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк.

- Кишернең түтәл кырыендагысы түтәл уртасындагыга караганда яхшырак үсә. Шуңа да кишерне аерым түтәл итеп түгел, ә суган, чөгендер тирәсенә чәчәргә була.

- Сарымсак яки суган эре булып үссен дисәгез, үскән вакытта ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.

- Шомырт яки каен агачын бакчага утыртырга тырышмагыз, чөнки бу агачларның тамырлары туфракны ярлыландыра. Каен булган бакчада җиләк, карлыган, чия үсми.

- Даими суга интеккән карлыган берничә ел рәттән җимеш бирмәскә дә мөмкин.

- Ишек алдын  яки бакчаны матурлау өчен кызыл фасоль (огненно-красная) утыртырга була. Ул июльдән алып сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Фасольләрен кисеп алып торсаң, чәчәк ату вакыты тагын да озая. Үрмәләп үсә торган бу фасольнең буе 3-4 метрга җитә.

 

Фото: i.mycdn.me

Автор : Гөлара Арсланова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев