Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен

Күбебез бакча яки бакчачылык ширкәтләрендә бакча җиләге үстерә. Зур уңыш алу өчен җиләкләргә аерым тәрбия таләп ителгәнен искәртә белгечләр һәм җиләкләр өчен файдалы булган катнашма ясау ысулын тәкдим итә.

Аны әзерләү өчен 1 стакан көл, 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы һәм 1 аш кашыгы йод кирәк булачак. Көлгә 10 литр кайнар су салып, суынганын көтәргә. Шуңа марганцовка, бор кислотасы һәм йод салабыз.

Катнашманы җиләкнең яфраклары тулысынча юешләнгәнче сибәргә кирәк.

Бу катнашма җиләкне микро һәм макроэлементлар белән тукландырып кына калмый, ә корткычларга каршы көрәш чарасы да булып тора.

Әлеге яшелчә культурасын туфракта үстерүе бик җиңел.

Моның өчен нибары вакытында су сибү, тукландыру, түтәлләрне утау сорала.

Участоктагы җирне биш сантиметр тирәнлеккә йомшартырга кирәк, ә моны орлыклар тулысынча тамырланганчы ук эшлиләр.

Аннан 15 көннән соң тагын тырмалыйлар, моны яңгырдан соң яки су сипкәннән соң эшлиләр. Әлеге үсемлек үсентеләрен чүп үләннәрдән вакытында арындыру бик мөһим.

Укропка су сибү системалы рәвештә башкарылырга тиеш. Эссе көннәрдә су сибүне тәүлегенә 2 тапкыр үткәрергә кирәк.

 

Фото: https://www.pinterest.ru/pin/9429480441009495/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев