Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче ветеран-укытучы, үзенең 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәсимә Галимҗан кызы Минһаҗева шәхси китапханәсеннән 150ләп китапны, әнисенең туган авылы Оет китапханәсенә тапшырды.

Төрле елларда нәшер ителгән матур әдәбиятне китапханәче Әлфинә Хөсәенова кабул итеп алды.

Рәсимэ Галимҗан кызы гомере буе китап җыя. Ул әдәбиятне, шигьриятне ярата. Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Гамил Афзал һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белә. Аның белән әдәбият турында рәхәтлэнеп сөйләшергә, яңа чыккан китаплар турында бәхәсләшергә, фикер алышырга мөмкин.

Р. Г. Минһаҗева чын мәгьнәсендә «китап җене» кагылган шәхес. Ул берәр яңа китап басылып чыкканын ишетсә, шунда ук аны юнәлтү чарасын күрә. Бигрәктә Г. Камал театрына спектакль карарга баргач, китап сату киоскасы янында озак тукталып тора. Яңа китаплар ала.

«Минем өйдә китаплар бик күп, аларны туганнарга, дуслар бик теләп өләшәм, китапханәгә тапшырырга тагын да бар әле алар»- ди Рәсимә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев