Байлар Сабасы халкы авыр кайгы кичерә.
Махсус хәрби операциядә 2024 елның 23 декабрь көнендә Альберт Нургали улы Фазлыйәхмәтов батырларча һәлак булды.
Альберт Фазлыйәхмәтовны бүген туганнары, авылдашлары, классташлары, бергә хезмәт иткән дуслары соңгы юлга озаттылар.
Батыр солдатны озатырга Татарстан Республикасы салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров килделәр.
Бергә мобилизацияләнгән хезмәттәөченчеары да Альбертны бары яхшы яктан гына искә алды. Шундый батыр егет үстергәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәт белдерделәр.
"Күршеләрем, сыйныфташларым, улымның дуслары, сыйныфташлары, Саба халкы, хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт! Мондый авыр кайгыны берегезгә дә күрергә язмасын! -диде Альбертның әнисе Гөлфинур ханым, күз яшьләрен яшерә алмыйча.
Батырның гаиләсенең авыр кайгысын ураклашабыз! Авыр туфрагы җиңел булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев