Саба ТВ

Багучының сүзләре чынга ашты: ике ДНК анализы да баланың минем улымнан түгеллеген ачыклады

“Багучыга барма, башыңа кайгы алма”, дип әйтә иде әбием без бәләкәй чакта. Авылда кемнең малы югалган, кем әйберен табалмый бер әбигә йөриләр иде. Малның кайдалыгын әйтмәсә дә, “Эзләгез, табарсыз, туган тиешле кешегез япкан”, яки “Эзләмә, суйганнар инде”, - дип кайтарып җибәрә. Күрше немец авылында да бер күрәзәче бар икән, дөресен сөйли икән дип, байтак кына кеше кирәксә дә кирәкмәсә дә шунда йөреде. Кайбер хатын-кызлар, “ирең йөрми, юкка шикләнәсең”, дип әйтте дип, тынычланып та кайталар иде.

Редакциягә шалтыратып үз башларыннан кичергәннәрен сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый, китап язарлык булмаса да, бер мәкалә язарлык вакыйгалар җыелды. Аларны сезгә дә бәян итәсем килә.
 
Багучыга барма
 
Улым армия хезмәтеннән исән-сау йөреп кайтты дип шатланып кына йөри идек, армиягә кадәр йөргән кызның әти-әнисе: “Сезнең улыгыз кызыбызны алдаган, аңардан бала көтә, без аны судка бирәбез”, дип килеп керделәр, - дип сөйләде бер апа. – Бер нинди килешүгә килмиләр, ай-вайга карамыйлар. “Кызыбыз балигъ булмаган, 16 гына яшьлек, улыгызны утыртачаклар”, – дип акыра әтисе... Таныш-белешләрем аша кәһүә белән күрәзәлек кыла торган хатынның адресын таптым. Алдан шалтыратып язылдым. “Килмәсәгез, алдан шалтыратып әйтегез, зинһар. Кеше күп йөри миңа”, - диде ул. Килешенгән көнне бардым, кешеләре бар иде, аларның чыкканын көтеп тордым. 60 яшьләрдәге матур гына мөселман апасы каршы алды, утырып, көтеп торырга кушты. Үзе аш-су бүлмәсенә кереп кәһүә ясады. Мин аны эчкән арада үзләренең Урта Азиядән кайтулары, авыр тормышлары хакында сөйләп утырды. Аннан минем нигә килгәнемне сорады. Улым белән булган вакыйганы сөйләп бирдем. Хатын мин эчкән чынаякның төбендә калган кәһүәне чынаяк астына каплап салды. “Ел азагында бик күп акча аласың, - диде. – Бала сезнеке түгел, башымны кисәргә бирәм, ДНК анализы эшләтегез. Лавр яфрагы сурәтен күрәм, сез судтан җиңүче булып чыгачаксыз. Ә кыз полициядә эшләүче бер ирдән авырга узган. Ирнең гаиләсе бар, ул аңа шунда ук өйләнмим дип әйткән”... Аның сүзләре чынга ашты: бала тугач ике ДНК анализы да баланың минем улымнан түгеллеген ачыклады. Суд улымны аклады. Авылда ул кызны, чынлап та, полициядә эшләүче, өйләнгән бер ир белән күргәләгәннәр икән. Моны соңыннан, безнең белән проблемалар башлануын ишеткәч күрше-тирәләре сөйләде. Ярар, күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, ахыры хәерле булсын дип яши башладык. Суд юлларын таптау, ДНК анализларын көтү, адвокатка акча түләү – сәламәтлекне какшатты какшатуын.
 
Үземә килгәндә, минем киләчәк турында әкият сөйләде. Ышанмыйм да. Балаларым исән булып, кайгы күрмәсеннәр – бөтен теләгем шул”.
 
Редакциягә килгән бер кыз Таро кәртләрендә күрәзәлек кылдыруы турында сөйләде. Кайчан кияүгә чыгуын килгән икән. “Кәртләрне сала-сала, үз тормышын сөйләде. Миңа кагылышлысы бик аз булды”, - ди. “Ни генә сөйләп бетермәде. Аңа ышансаң, исләрең китәр. Мин яхшы зур коттеджда яшәячәкмен, ирем бик бай булачак, үзе хәрби, ди. Быел кызым  туа, диде”.
 
Бу кыз, чынлап та, бер ел эчендә кияүгә чыкты, әмма ире хәрби түгел, кызлары да тумады, алар өч ел дигәндә ике малай алып кайттылар.
 
Икенче укучыбыз Уфа шәһәрендә “Спорт” тукталышында җир асты кичүеннән чыгып барганда чегәннәргә тарыган. “Арыган кыяфәт белән тәмәке тартып басып торган чегән хатыны, халык арасыннан мине күреп калуы булды, бармагы белән төртеп: “Ә сез якын арада шулкадәр гаҗәпләнәчәксез!” – диде. Мин аптырап калдым. Аның янына барырга да куркам. Үтеп тә китә алмыйм. Ә ул шуны гына көткән кебек мине үз янына чакыра башлады.
 
Чегән яныннан тыныч кына үтеп китә алмадым.  Ул шуны гына көткәндәй, миңа үз янына утырырга күрсәтте дә канәгать кыяфәт белән кәртләрен сала башлады. “Беренче мәхәббәтеңне югалткансың инде, ул әйләнеп кайтмаячак, – ди. – Сиңа бер ир аркылы акча явачак, үзең дә гаҗәпләнәчәксең!” Ул сөйли, мин исем китеп тыңлап утырам. Миннән дә бай кеше юк икән бит. Шуңа миңа барсы да көнләшеп карый. Кешеләрнең көнчеллегеннән котылыр өчен миңа иртәгә иртүк бу чегәнгә зур курчак, ике кг кәнфит, дүрт палка колбаса, тагын әллә ниләр, әллә ниләр сатып алып китерергә кирәк икән...
 
Кайткач азрак тынычландым. Аңлыйм, чегән хатыны миңа әкият сөйләде. Башкача аларга әйләнеп тә карамыйм дип үземә сүз бирдем”.
 
Багучылык — ялган эш, күңел алдап юаныч, дигәннәр борынгылар.  Бала табалмаган бер ахирәтем нинди генә күрәзәләрне эзләп тапмады, кемнәрдән генә юаныч сүзләре эзләмәде... Табиблар да бала табалмыйсың дип өметен өзделәр, күрәзәләр дә бәби күрмибез, диделәр... Ире белән язмышларына күнегеп яши, балалар йортыннан сабый алу турында уйлана башладылар. Байтак кына аралашмый тордык. Беркөнне шалтырата. “Минем кызым бар, 4 айлык булдык инде”, - ди. Исем китте. Табиблар да, күрәзәләр дә ялгышкан, димәк?. Үзем аннан да ныграк шатланам.
 
Тагын бер мисал. Берничә ел элек Уфада яшәүче бер танышымның улы югалды. Кайлардан гына эзләмәде ул аны. Полиция органнары да эзенә төшә алмады. Шуннан танышым юраучыларга йөри башлады. Берсе бер төрле сөйли, икенчесе икенче төрле. Кемгә ышанырга да белми бу. Мәскәүдән “Битва экстрасенсов” телетапшыруында катнашкан бер экстрасенс килә дигәнне ишеткәч, аңа язылган. Ә Мәскәү кунагы белән сөйләшү очсыз түгел: ярты сәгать очрашу өчен ул 90 мең сум сораган. Бөтен туганнары акча җыеп бирде.
 
Экстрасенс күзләрен йомып уйланыпп утыргач, моннан ике мең чакрым ераклыктагы шәһәрдә, Казан шәһәре ягында түгел, дигән хәбәрне әйткән. Кайдан эзләргәшәһәрләр күп бит. Экстрасенс Мәскәүгә кайткач үз ысуллары белән шәһәрнең исемен белүне вәгъдә биреп китеп барды. Танышым күпме генә шалтыратса да, ул телефон трубкасын башкача алмады...
 
Ышанмыйк ырымнарга
 
 “Кара мәче юлыңны аркылы үтсә – юлың уңмый”, “Себеркене яткырып куярга ярамый – акчаң булмый” һәм башка ырымнарга мин бөтенләй гаҗәпләнеп карыйм. Кешенең акчасы ничек инде себеркенең ничек ятуына бәйле булсын дип уйлыйм. Бу бит себеркегә карап акча көтеп утыру дигән сүз була.
 
Юлыбыз уңмаса, мәче гаепле. Әгәр уңса, без аны онытабыз.
 
 “Майда өйләнсәң, маяться итәсең”, диләр. Бу русча сүз. Моңа бит руслар гына түгел, татарлар да ышана.
 
Күрәзәгә ышану бар. Күрәзәчеләр алар кеше алдауда тәҗрибә туплаган инде. Беркатлы кешеләрне ышандырырга сүз табалар. Мәсәлән, “Синең тормышыңда югалту булган”, дисәләр, исеңә төшерә башлыйсың. “Бер ай элек тавыгым үлгән иде, шуны әйтә инде бу”, – дисең. Алар 20 процентын тәҗрибәләре яхшы булу белән туры китерсә, калганын тәҗрибәсезлегең аркасында син үзең туры китерәсең.
 
Сүз кеше үтерә, диләр. Бу бик дөрес. Сүз кешене терелтә дә, юк итә дә ала. Шуңа күрә багучының сүзе белән саграк булырга кирәк. Күрәзәче сүзеннән зыян күргән кешеләрне күргәнем бар. Им-томчылар беркайчан да төгәл сөйләмиләр. Сиңа бозым салган кешене дә ул якынча гына сурәтли. Калганын кеше үзе төгәлләштерә, уйлап бетерә һәм «дошман» роленә туры килгән кешене үзенә-үзе сайлый. Һәм аның белән көрәшергә тотына. Бәлки, безгә үзебез эчендә утырган «җенне» ачыкларга һәм аның белән көрәшергә кирәктер?
 
Иң гаҗәбе шул: халык шуңа ышана. Күрәзәчегә ышану - зур гөнаһ. Аңа ышану Аллаһы Тәгаләгә ышанмау була бит. Чөнки алар үз өсләренә Аллаһы Тәгалә вазыйфасын ала.
 
Русиядә күрәзәчелек тамыр җәеп җибәргән чор дип, 90 нчы еллар башы санала. Совет заманында да ул нәрсә күпмедер дәрәҗәдә булган, әлбәттә, әмма ул вакытта халык, совет гражданинына юк-бар хорафатларга ышану лаексыз саналу сәбәпле, багучы әбиләргә кача-поса гына йөргән. Ә СССР таркалгач, ул күренеш, бәйдән ычкынган эттәй, иреккә ыргылды һәм тора-бара кешенең аң-хисләре белән уйнап, беркатлылардан акча каеручы зур көчкә әверелде. Бүген исә күрәзәчеләрнең ниндиләре генә юк – мәгълүматны йолдызлардан укучылар да, киләчәкне күрүчеләр дә, кәрт ачучылар да, төрле йолалар үткәреп ятучылар да, үлгән җаннар һәм хәтта җен-пәриләр белән аралашучылар да…
 
Сүз дә юк, шушы бихисап төрлелек арасында чын күрәзәчеләр дә бар. Экстрасенсорика дигән әйбернең булуы һәм арабызда күңел күзе белән күрүгә сәләтле кешеләр яшәгәне фәннәр тарафыннан да инде дәлилләнгән.
 
Болгариянең җәмәгать эшлеклесе Боян Чуков, төрле илләрдә күрәзәчелек күренешен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән: тормыш дәрәҗәсе начаррак булган саен, экстрасенсларга ышану киңрәк тарала икән. Кеше экстрасенска күпчелек очракта өч сәбәп белән мөрәҗәгать итә: югалган кешене табу өчен, савыгу өчен яки бәхет эзләп. Тормышта кешене эзләү белән полиция шөгыльләнергә, авыруны табиб дәваларга тиеш. Хөкүмәт лаеклы тормыш шартлары булдырса, бәхетле булу өчен нигез булыр иде.
 
 
Автор : Әсәдуллина Эльвира
 
 
 
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: