Саба ТВ

Азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән беррәттән дарулар да сата башлаячаклар?

Россиядә даруханәләр саны кимергә мөмкин! Шул рәвешле рецепт буенча гына бирелә торган даруларны кулга төшерү дә баш бәласенә әверелмәгәе. Россия Сәнәгать-сәүдә палатасы вәкилләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең зур кибетләрендә дару сатуны рөхсәт иткән закон үз көченә керә калса, сатудагы ялган препаратлар санын арттырып, дару бәяләренең бермә-бер кыйммәтләнүенә...

Россиядә даруханәләр саны кимергә мөмкин! Шул рәвешле рецепт буенча гына бирелә торган даруларны кулга төшерү дә баш бәласенә әверелмәгәе. Россия Сәнәгать-сәүдә палатасы вәкилләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең зур кибетләрендә дару сатуны рөхсәт иткән закон үз көченә керә калса, сатудагы ялган препаратлар санын арттырып, дару бәяләренең бермә-бер кыйммәтләнүенә китерәчәк, дип тә фаразлый алар.//Ватаным Татарстан//

s1

Әйтергә кирәк, кичә-бүген генә калкып чыккан мәсьәлә түгел бу. Илнең зур кибетләрендә, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән беррәттән, рецепт­сыз гына җибәрелә торган дарулар да сата башлау турында сөйләшүләр күптәннән бара. Беренче тапкыр бу тәкъдим моннан әле ун ел элек үк яңгыраган иде. Әмма сүздән эшкә күчү күзәтел­мәде. Күптән түгел исә бу мәсьәлә кабат телгә керде. Узган елның августында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Россия Сәламәтлек сак­лау министрлыгына кибетләрдә дару сату эшенә ныклап кере­шергә күрсәтмә бирде. Әлеге тәкъдимне Россия Сәүдә һәм сә­нәгать министрлыгы белән Мо­нопо­лиягә каршы федераль хез­мәт идарәсе дә хуплады. Бел­гечләр фикеренчә, бу яңа­лык гамәлгә кертелү белән, дарулар сату тармагындагы көн­дәш­лек көчәеп, кайбер препаратлар шактый очсызланачак.

Таякның ике башы булган кебек, яңа закон проектының зыянлы яклары да юк түгел, билгеле. Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краев, әйтик, кибетләрдә дару сатыла башлау белән, фармацевтика базарында намуссыз сатучылар күбәеп, ялган дарулар саны бермә-бер артачак, дип саный. "Моннан тыш даруларны үз белдеге белән генә сатып алып кулланучылар саны да күбәер дип уйлыйм. Рецепт буенча гына бирелә торган препа­рат­ларның да дефицитка әйләнүе бар", - ди ул.

Германия, Венгрия, Бөекб­ри­тания кебек күп кенә Европа илләрендә зур супермаркетларда дару сату гадәти кү­ренешкә әверелеп бара. Дөрес, кибет киштә­ләрендә тәкъдим ител­гән препаратлар саны бик чикле. Алар арасында тамак авыртканнан, агуланганнан кулланыла торган, ибупрофен һәм парацетамол кебек авыр­туны баса торган, антисептик ише препаратларны гына очратырга мөмкин. Әлеге төр дарулар 2014 елда Россия Сәла­мәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзер­ләнгән исемлек­тә дә бар. Яңа закон га­мәлгә керә калса, Рос­сия­н­ең зур сәү­дә чел­тә­рендә дә фә­кать шундый рецептсыз гына җибә­релә торган даруларны сатып алып булачак, дип ышандыра оешма бел­гечләре.

Аерма бары шунда: кибет­ләрдә дару белән сату итү рөхсәт ителгән илләрдә бу эшкә дару­ханәләрнең эш сәгате кыс­ка булу аркасында каршы килмәсә­ләр, бездә күбрәк икътисади максатлар күздә тотыла. Әйтик, шул ук Германия, Венгрия кебек илләрдә даруха­нәләр эш көннә­рендә, күп дигәндә кичке сәгать биш­­кә-ал­тыга, ял көннә­рендә исә көн­дезге сәгать бергә кадәр генә эшли. Рос­сиядә исә даруханәләр, нигездә, кичке сәгать сигез-ту­гыз­ларга ка­дәр хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә безнең илдә кибеттә дару сатуга әллә ни зур ихтыяҗ юк кебек, ди фармацевтика тармагы белгеч­ләре.

Аның каравы илнең зур ки­бетләре бу закон проектын шатланып кабул иткән. Әйтик, илнең иң зур сәүдә челтәрләренең берсе саналган "Магнит" узган елның июлендә үк Краснодар шәһәрен­дә беренче даруханәсен ачкан иде. Россиядәге тагын бер зур вак­лап сату оешмасы да, кибет­ләрдә дару сату законлы рәвештә рөх­сәт ителгән очракта, халык күп йөри торган супермар­кет­ларның касса яннарында 3,3 мең дару­ханә почмагы ачарга җые­нуын әйткән.

Кибеттән дару сатып алыр идегезме?

Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:

- Ризык янында ук дарулар сату дө­рес булмастыр, миңа калса. "Ашан", "Пятерочка" кебек зур кибетләр эчендә болай да даруханә киосклары урнашкан бит инде. Һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш.

Илнар ВАФИН, Казандагы даруханәләр челтәре җитәкчесе:

- Бу яңалыкны ишеттек. Түрәләрнең әлеге уңайдан нәрсә эшләргә җыенуын даими күзәтеп барам. Даруларны зур ки­бет­ләрдә сатарга рөхсәт итүләре без­нең файдага түгел, билгеле. Әмма әлеге закон аркасында, безгә йөрүчеләр кимер дип уйламыйм. Нәрсә генә дисәң дә, сәламәтлек дигәндә, кеше кибеткә караганда, даруханәләргә күбрәк ышана инде. Бүген даруханәләрдәге табыш­ның яртысыннан артыгы рецептсыз җи­бә­релә торган дарулар хисабына керә. Әгәр бу даруларның бер өлешен бездән алып, кибетләрдә сата башласалар, ничарадан бичара дару бәяләрен арттырырга туры киләчәк.

Илнур ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:

- Даруларга карашым тискәре. Аларны бөтенләй эчмәскә тырышам. Ә инде дару сатып алуга килгәндә, алар билгеле бер җирдә, лицензиясе булган урыннарда гына сатылырга тиеш. Ашау-эчү җирендә азык-төлек кенә булырга тиеш.

Динә ШАКУРОВА

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: