Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Азат һәм Алсу Фазлыевлар: "Кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең..."

Вакыт туктамый, алга чабуын дәвам итә. Менә инде Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә апаның арабыздан киткәненә дә 40 көн булган. Ул ахыргача яман авыруга каршы көрәште. Якыннары да, аны бөтенләй белмәгән чит кешеләр дә яхшыга өметләнде, әмма, кызганыч, булмады... Азат Фазлыев күңелендәге авыр хисләре белән уртаклашып болай ди:

"Яшисең килде... Яшәтәсе килде, әни! Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шулчак, эш вакытында, бөтенләй онытылып китеп: "Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк... Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә шалтыратып алыйм әле". Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең... Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм.

Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде", - ди.

Азатның үзәк өзгеч бу сүзләренә Алсу Фазлыева да кушыла: "Быел туган көнемдә иң беренче булып, кайнана-әнием котлаган иде! Китәсен сизгән кебек, елый-елый барысы өчен зур рәхмәтләр әйтте... Киткәненә әле дә ышанмыйбыз... Куңел ышанмый... Туганнарның төшенә бик матур итеп керәсең... Риза булып ятасыңдыр дип уйлыйбыз... Кулдан, көчтән килгән барлык эшләр дә эшләнде кебек... Ләкин, Аллаhтан узып булмый икән... Безгә хәер -дога теләп ятканыңны беләбез. Барлык безгә эшләгән изгелегең өчен Зур Рәхмәт , Әни...", - дигән Алсу.

 

 

Яшисен килде... Яшэтэсе килде , ЭНИ!!!!Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шулчак, эш вакытында, бөтенләй онытылып китеп: "Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк... Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә шалтыратып алыйм әле". Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең... Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм. Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде. Әни, син мәңге йөрәкләрдә. Юксынабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмах түрендә булсын. #әни #40көнсинсез

Реклама

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev) 23 Апр 2019 в 10:43 PDT

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев