Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Азат Фазлыев: «Әни өйгә кайтты, хәле Аллага шөкер»

Җырчы Азат һәм Алсу Фазлыевларның әниләренә ярдәм кирәк дип бик күп матбугат чарасы язды. Бөтен дөнья акча җыешты. Хәзер дә күпләр хәлләрен сорашып торалар икән. Азат Фазлыев әнисенең хәле ничек булуы турында сөйләде.

“7 гыйнвар көнне Әни өйгә кайтты. Хәле Аллага шөкер! Донор эзләү 2-3 айга сузыла диделәр, шуңа врачлар кайтып торырга куштылар. Алла бирса, донор булгач та кире Стамбулга китәбез! Әнинең кәефе яхшы! Ел буе температура булды, көн саен. Температура төште, канында инфекция булган. Алла бирса, операцияне дә җиңәбез!” – ди Азат һәм барлык дусларга, ярдәм итүчеләргә, теләктәшлектә торучыларга рәхмәтен җиткерә.

 
 
 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев