Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аз керемлеләргә ризык алу өчен ярдәм күләме 10 мең тирәсе булачак

Халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү программасы нигезендә түләүләр бер кешегә елына 10 мең тирәсе булырга мөмкин, дип җиткерде журналистларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. Бу хакта "Татар-информ" INTERFAX.RUга сылтама белән хәбәр итә.

"Коллегалар белән үткәрелгән беренчел исәпләүләр буенча, елына якынча кеше башына 10 мең сум туры килә", - дип җиткергән ул.

Алдан ул адреслы азык-төлек ярдәме программасы 2018 елның икенче яртысында эшли башлаячак, ә 2019 елда тулаем эшләп китәчәк дип белдергән иде. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программа өчен елга 200-300 млрд сум акча кирәклеген ачыклаган.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең февраль аенда уздырылган сораштыруы нигезендә, гаилә кеременнән чыгып, азык-төлек картасын алуга сораштырылган россиялеләрнең 31 проценты өметләнүен, ә 26 процент россияле аңа ихтыяҗ булуын җиткергән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев