Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айсылу Леронның инвалид энесен сәүдә үзәгеннән ни өчен чыгарып җибәрүләре ачыкланды

Узган санда блоггер, алып баручы Айсылу Леронның инвалид энесен, имеш, кеше куркыта дип, «Парк Хаус» сәүдә үзәге сакчылары урамга чыгарып җибәргәннәре турында язган идек. Бу мәсьәләгә карата «Парк Хаус» сәүдә үзәгеннән җавап алдык.


Кибет администрациясе аңлатуынча, ата-аналар балалар мәйданчыгында «20 яшьләр тирәсендәге яшь егетнең балалар белән бергә сикереп уйнаганына» зарланып, сакчыларга мөрәҗәгать иткән. Алар, бу егет балаларга зыян китерергә мөмкин дип, аны алып китүне сораганнар. Сакчы мәйданчыктан китәргә кушса да, егеттән бернинди дә җавап булмагач, аны йә психик яктан авыру, йә психотроп матдәләр кулланган дип уйлаганнар.

«Кызганычка, бу авыру егет озатучысыз, берүзе генә иде, сәүдә үзәгенә төрле кешеләр керә, наркоманнар да булырга мөмкин, шуңа да сакчы куркынычсызлык чараларын күргән, егетне мәйданчыктан чыгарганда көч кулланылмаган. Ничек кенә булмасын, кызганыч хәл», - диделәр сәүдә үзәге администрациясендә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев