Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айсылу Лерон: «Инвалид булып тума яки мин ничек энекәшемне югалтмый калдым?»

Шагыйрь Ләбиб Леронның улы Бәхтиярне күбебез белә. Интервьюлар вакытында да Ләбиб абый хатыны Фидания апа белән тумыштан инвалид уллары турында бик яратып сөйлиләр. «Кызлар да энекәшләре өчен үлеп тора, телләрендә «безнең Бәхтияр, безнең Бәхтияр», генә, дигәне истә Лероннарның.


Күптән түгел Бәхтиярнең апасы - "Татар радиосы" хезмәткәре, алып баручы, блогер Айсылу Леронның инстаграм битендәге язмасы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. "Инвалид булып тума яки мин ничек энекәшемне югалтмый калдым", - дип башлаган ул. Бу хакта Айсылуның үзе белән сөйләштек.



- Бәхтияр тумыштан инвалид. Сөйләшми, авырлык белән хәрәкәтләнә. Ике метрлы буе, яше 26да булса да, акылы бер яшьлек сабыйныкы сыман. Әмма, без аны ничек бар, шулай яратабыз. Ул да безне бик ярата, безне генә түгел бөтен дөньяны кочарга әзер сыман. Ул йөрергә, кибетләргә барырга ярата. Бу аның өчен бәйрәм кебек. Моңа кадәр дә сәүдә үзәкләрендә булганыбыз бар иде. Аның карап торышка сәер хәрәкәтләнүен, үзен гадәти булмаганча тотуын күреп, беркемнең дә кисәтү ясаганы булмады. Бу юлы "Парк Хаус" сәүдә үзәгендә булган хәл безне шок хәлендә калдырды, - дип сөйли Айсылу.

Айсылу кечкенә кызы, энекәше белән сәүдә үзәгенә баргач, майка алырга кибеткә туктый. Бәхтияр гадәттәгечә апасыннан ерак китми. Тик шул арада юк булган.

- Башта килер дип көттем. Аннары борчыла башладым. Кешеләрдән сораша торгач, Бәхтиярне сакчылар алып киткәнен аңладым. Алар миңа энекәшемне урамга чыгарып куйганнарын әйттеләр. Имеш, ул башкаларны үз үзен тотышы, башкалар төсле хәрәкәтләнмәве белән куркыткан, - ди Айсылу. Ярый Бәхтияр китеп өлгермәгән булган.

- Берәр исерек булса, башкаларга сукса, кычкырса, сакчының гамәлләрен аңлар идем. Бәхтияр бит беркемгә зыян салмаган. Бомж белән бутаганнар дисәң дә, энекәшемнең киемнәре яхшы, ул чиста-пөхтә йөри. Сакчылар авыру малай югалган дип игълан да бирә алалар иде. Аны урамга чыгарып җибәрү мәгънәсезлек, минемчә. Ул бит берни аңлата алмый. Югалса, машина астына керсә? - дип хисләре белән уртаклашты Айсылу. Авыру малай бу хәлләрне аңламый да калган, аның каравы бу вакыйга барыбыз өчен дә сабак алырлык.



Югыйсә, инвалидларның җәмгыятьтә социальләшүен җиңеләйтү максатында ниләр генә эшләнми. Физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр өчен яраклаштырылган социаль объектлар, транспорт һәм инженерлык инфраструктуралары дисеңме. "Уңайлы мохит" программасы кысаларында күп эш башкарыла. Инвалид балаларның белем алуга булган хокукларын тормышка ашыру, аларны җәмгыятькә, тирәлеккә җайлаштыру, социаль-психологик яктан тернәкләндерү, сәламәт балалар белән аралашуын кайгырту өчен мәктәпләрдә инклюзив белем бирү оештырылды. Тик кызганычка, инвалидларга тиешле игътибар җитеп бетми. Рухи битарафлык - җәмгыятьнең иң катлаулы авыруыдыр, мөгаен.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев