Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айрат Гарипов Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде

Марат Садыйковның яңа урынбасары финанс-икътисад мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.

«Рубин» футбол клубының элеккеге директор урынбасары Айрат Гарипов ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте.

Марат Садыйковның яңа урынбасары финанс-икътисад мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Айрат Гарипов 2015-2017 елларда «Рубин» футбол клубы Муниципаль автоном учреждениесенең финанс директоры, генераль директорның беренче урынбасары, коммерция директоры вазифаларын башкарган.

Айрат Гарипов 1973 елның 4 июлендә туган. 1994 елда «икътисад» белгечлеге буенча В.В.Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

1991-1994 елларда - «Вегатон» ҖЧҖнең хисапчысы һәм баш хисапчысы;

1994-2002 елларда - «Заречье» Акционерлык коммерция банкының валюта операцияләре бүлеге белгече, баш хисапчысы, валюта операцияләре буенча идарәнең өлкән дилеры, валюта бүлеге башлыгы;

2001 елда - «Аудит, менежмент, финанслар» Консалтинг төркеме» ЯАҖ генераль директоры;

2003-2004 елларда - «ВИП КОНСАЛТ» ҖЧҖ директоры;

2004-2006 елларда - «Автокредитбанк» ҖЧҖ идарә рәисе урынбасары, идарә рәисе вазифаларын башкаручы, идарә рәисе;

2006 елда - «АвтоКредит» ҖЧҖ директоры;

2006-2008 елларда - Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәскәү районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары;

2008-2014 елларда - Казан шәһәре Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы;

2015 елда - «Группа 8К» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары.

Айрат Гарипов «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә ия.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев