Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айгөл вафат. Өч баласы ятим. Җинаятьче иректә

Якшәмбе көнне Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәре дәваханәсендә 32 яшьлек Айгөл Галәева вафат булган. Аны Салават районының Яхъя авылында кыйнаганнар.

Якшәмбе көнне Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәре дәваханәсендә 32 яшьлек Айгөл Галәева вафат булган. Аны Салават районының Яхъя авылында кыйнаганнар.

Айгөлнең әнисе Зәлифә узган пәнҗешәмбедә Әшә дәваханәсенә кызын күерергә барган. Ул бик начар хәлдә, караучысыз яткан һәм якшәмбе көнне вафат булган. Документларда рәсми диагноз буларак пневмония күрсәтелгән.

32 яшьлек хатынны Кропачеводан 7 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авылда җирләгәннәр. Зәлифә балаларга опеканы рәсмиләштергән.

Алар әниләрен югалтуны бик авыр кичерә. "Өлкәннәре бик елый, ә кечкенәсе әле аңламый», – ди Зәлифә.

Айгөлне октябрь азагында кыйнаганнар. Ул Салават районының Яхъя авылына, өйдәш иренә кунакка килгән. Зәлифә сүзләренә караганда, ул көнне йортта 8 кеше булган, барысы да эчкән. Ниндидер сәбәпләр аркасында алар хатынны кыйнаган, өйдәш ире өстенә менеп сикергән. Тәнендә тере җире калмагана хатын аңын югалткан. Әмма аңа беркем дә ярдәмгә килмәгән - йортта күңел ачу дәвам иткән.

"Өйдә ирнең сеңлесе, әнисе, тагын берничә хатын була. Иртән уянып китеп баш төзәтәләр, ә Айгөл шулай ук аңсыз ята, аны йоклый дип уйлыйлар", - Зәлифә.

Кызының реанимациядә ятуы турында ул өч көн узгач кына белә.

"Айгөлне кыйнау турындагы эшне 9 декабрьдә генә башлап җибәрделәр. Аның өйдәшенең туганнары арасында полиция хезмәткәрләре бар. Моңа кадәр дә ул Айгөлне кыйный иде, хәтта ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән дә мәхрүм иттеләр үзен. Мин аларның аралашуына каршы булдым, тыңламады бит", - дип елый ана кеше.

Кичә бу хакта беренче каналда "Мужское и женское" тапшырунда да сүз барды.

Полициядә хәбәр итүләренчә, җинаять эше «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» мәддәсе буенча кузгатылган. Айгөл вафатыннан соң, эш Тикшерү комитетына тапшырылырга тиеш.

Айгөл гаиләсенә ярдәм итәргә теләсәгез, 4276 0600 4487 1328 санлы "Саклык банкы" картасына хәлдән килгәнчә акча җибәрә аласыз.

Фото: BNEWS сайтыннан.

Автор: Резида Валитова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев