Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айгөл Бариева: Сыер да саудым, көтү дә көттем, чөгендер дә эшкәрттем, таңга кадәр егетләр белән утырулар да булды

Татарстанның атказанган артисты, җырчы, “Кызлар Пати” клубына нигез салучы Айгөл Бариева үзенең “Бул гына” дип аталган иҗат кичәсен уздырды. Җанлы аралашу, хатирәләрне искә алу, бергәләшеп җырлау форматында узган концерт Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тамашачысын чын күңелдән илһамландырды, яшьлек елларына алып кайтты дип уйлыйм. “Интертат” Айгөл Бариева кичәсеннән репортаж тәкъдим итә.

Автордан берничә сүз

Айгөл Бариеваның “Араларда еллар – киртәләр”, “Авылдашка хат”, “Яңа елда бергә булыйк” һ.б. җырлары белән танылган чагы... Мин, үзем дә сизмәстән, аның бәрхеттәй йомшак, үзенчәлекле тавышын тыңлап, “сәлам сиңа, авылдашым, туган-үскән җирләрдән...” дип, Айгөл апага әкрен генә кушылып җырлыйм. 

Радиодан кабаттан бу җырны бирсәләр, миңа шатлык! Иптәшләрем янына урамга уйнарга чыгам да, “карагыз, мин Айгөл Бариева кебек җырлый алам”, - дип әйтә идем һәм нәкъ “аныңча” “сәлам сиңа, авылдашым...” дип җырлап җибәрә идем. Әллә чыннан да охшатканым (кем белә), әллә минем күңел булсын өчен, миңа дусларым “тавышларыгыз охшаган”, - ди иде.

Шулай, үземне музыка мәктәбе хорында гел аскы регистрда дип санап йөргәндә (түбән тавыш), көтмәгәндә урта, югары регистр юллары да ачылмасынмы! Үзеннән-үзе агылды моң... Җитәкчем тавышны җылытканда тыңлады да: “Зилә, бүгеннән син беренче сопранода (югары тавышта) җырларсың”, - диде. Көтелмәгәндә булды әле бу, эчтән шатландым, шул шатлыктан очып йөри башладым. Соң, бу минем хыял, яңа мөмкинлекләр ачылу дигән сүз түгелме? Нәкъ менә шундый уйлар белән мин балачагымда йөргәнем. Тукта әле, барысы да нәрсәдән башланып китте? Төп сәбәпчесе – Айгөл апа үзе бит!

Бәлки, бу каты яңгырар, әмма Айгөл Бариеваны мин татарның Анна Германы дип әйтер идем. Аның татар эстрадасында үзенә генә хас бер аермалыгы, вокал тембры, алда әйтеп үткәнчә, бәрхеттәй йомшак тавышы бар. Ул сәхнәдә үзе бер якты “йолдыз” булып балкый. Тамашачы алдында үз-үзен тыныч кына тотып, мөлаем бер караш белән карап, тын ала да һәм... әкрен генә аннан чишмә чылтыравы агыла башлый. Анна Герман белән Айгөл Бариеваның охшаш сыйфатлары да шунда чагылыш табадыр, мөгаен. Бу, әлбәттә, минем фикер.

“Әти белән әнине җыр кавыштырды”

“Бул гына” программасында Айгөл Бариева репертуарында булган элекке җырлар яңгыраш алды. Монда хәтта егерме ел элек җырланылган җырларны ишетергә, телевизион спектакльләрдән өзекләр күрергә мөмкин иде. Кичәгә килгән әби-апалар, шулай ук, яшьләр өчен дә үткәннәрне искә төшерергә бер форсат булды ул.

Бариевлар гаиләсенең якын дусты, Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров Айгөл Бариеваның әти-әнисе – Шамил Гөлфия Бариевларны искә алып, бөтенләй югалып, сүзсез калды. Берничә еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бергәләп эшләгән коллегалары турында сөйләү авыр булды аңа: “Күзләремә яшьләр килде, тамагымда төер. Менә хәзер Шамил җырлап җибәрер кебек. Үземнең җырларны кемдер җырлаганда мин һәрвакыт Шамилне күз алдына китерәм. Бергә гастрольләргә йөрдек. Бакчада да күрше идек без”, - диде ул.

Айгөл Бариева әнисе – Гөлфия Бариеваны үтә дә сабыр, тыныч холыклы иде дип искә алды. "Әтине гел яклый иде, әти дип яшәде. Әти әнине бервакытта да гастрольләрдән калдырмады. Миңа калса, артист хатыны нәкъ шундый булырга тиеш. Әниемнең профессиональ тавышы бар иде. Аның оркестр белән язмалары архивта саклана. Әти белән әнине җыр кавыштырды", - диде җырчы.

Бу өлештә “Кияү белән кәләш” спектакленнән өзек тәкъдим ителде. Рольләрдә: Фирдәвес Хәйруллина, Шамил Бариев.

“Үлгәнче сәнгать белән шөгыльләнәчәкмен”

“Казанда тусам да, минем яшьлегем, балачагым авылда үтте. Мин бар эшне дә эшләдем: сыер да саудым, көтү дә көттем, кырда чөгендер дә эшкәрттем, таңга кадәр егетләр белән дә утырулар – барысы да булды. Мин бик бәхетле. Чынлап! Чөнки болар бит хәзерге заман яшьләренә эләкми. Бу – иң матур чор булгандыр дип уйлыйм.

Мин үземне җырчы дип хис итмәдем, һәрвакыт киноактриса буласым килде, үземне экранда, кино өлкәсендә күрә идем. Мәскәүдә укырга зур хыялым бар иде, әмма әти белән әни каршы чыкты. Геннар булгач, барыбер, үзенекен итте: сәнгать юлыннан киттем. Үлгәнче шуның белән шөгыльләнермен дип уйлыйм, Алла теләсә”, - дип сөйләде Айгөл Бариева.

“Инстаграм белән тормышым үзгәрде”

Айгөл Бариева Инстаграм социаль челтәрендә 2015 елдан бирле утыра. Әмма хәтерләгән кешеләр беләдер, җырчы дусларына һәркемне дә өстәми иде, үзе әйтмешли: “бары тик белгән кешеләрне генә”. Бервакыт җырчыга халык белән аралашырга кирәк дигән киңәш бирәләр. Күп тә үтми, Айгөл Бариеваның сәхифәсенә теләгән һәркем языла ала башлый.

“Бу Инстаграм белән минем бөтен тормышым үзгәрде. Мин бу аудиториядән башка ничек яшәгәнмендер, белмим. Сезнең белән шундый күңелле икән! Инстаграмда турыдан-туры аралашып, бар нәрсәне белеп була. Мин язылучылардан башка яши алмыйм. Берничә көн туры эфирга чыкмасам, инде эзли башлыйлар. Минем сездән серләрем юк, барлык яңалык белән дә бүлешергә тырышам”, - дип уртаклашты җырчы.

Шигърияткә мәхәббәтне Эльмира Җәлилова ача

Соңгы вакытта Айгөл Бариеваның шигърияткә тартылуын да күзәтергә мөмкин: ул шигырьләрне укый да, видео төшереп, аерым тавышын яздырып та куя. Үзе сөйләгәнчә, аңа шигърияткә мәхәббәтне шагыйрә Эльмира Җәлилова ача. “Эльмира белән безне “Өйгә кайтыр юллар бар” дигән җыр таныштырды, ул – сүзләр авторы. Ул хәзер минем якын дустым, сердәшчем. Гомумән, әгәр дә мин ир-ат булсам, аңа гашыйк булыр идем!”, - дип шаяртты ул.

Эльмира Җәлилова, үз чиратында, Айгөл Бариева белән еш аралашуларын сөйләп китте. “Мин аны көннән-көн ача барам. Бүгенге көндә шоу-бизнеста гына түгел, тормышта да бу кадәр ихлас күңелле кешене очратуы сирәк күренеш. Чөнки Айгөл сәхнәдә дә, дуслары белән дә, тамашачылары белән дә бертигез дәрәҗәдә мөнәсәбәттә. Мин аның шушы сыйфатына сокланам: ул көчле һәм үз-үзенә ышанучан хатын-кыз. Куйган максатына һәрвакыт ирешә Айгөл. Ул гамәлләренең хаклыгына үзе дә, якын тирәдәгеләрне дә шуңа ышандыра.

Айгөл шигырьләремне шулкадәр сеңдереп укый, хәтта Айгөл укыганнан соң, алдагы шигырьләреңне башкача күзаллап язасың. Моның өчен дә синең җаныңда бик каты тирәнлек булырга тиеш. шул очракта гына. Син яратуны да, иҗатны да тирән тоя аласың”, - диде шагыйрә.

Мин бәхетле, чөнки...

Айгөл Бариева үзен бәхетле хатын-кыз дип саный. Ул моның берничә сәбәбен атап үтте: “Минем тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр, яхшы композиторлар, яхшы шагыйрьләр очрый. Һәрберсен мин аларның “балам” дип хәтерләп, искә алам”, - ди ул.

“Инстаграм аша һаман да яшибез дисәк тә була...”

Җырчы Милли китапханәдә иҗат кичәсен беренче тапкыр уздыра икән. “Мин үземне илле яшьлек юбилеемда кебек хис итәм”, - дип көлеп әйтте Айгөл Бариева. Чыннан да, китапханәдә алма төшәрлек тә урын юк иде. Барлык тамашачының күзе дә җырчыга төбәлгән, аның моңлы тавышына, җырларына “буйсынган” иде.

“Иҗат кешесенә аны исән чагында күрә белүләре, аның белән кызыксынулары иң зур бәхет булып санала. Алла теләсә, киләчәктә яңа җырлар яздырырга насыйп булсын. Күңел төшкән чаклар да була: берни дә эшлисе килми. Чөнки үзегез беләсез, бөтен нәрсә акчага терәлгән, кем акча түли, шул җырлый, шуны телевизордан күрсәтәләр. Ярый әле Инстаграм түләүсез! Шул Инстаграм аша һаман да яшибез дисәк тә була, чөнки иҗатыбызны без күбрәк шуның аркылы күрсәтәбез.

Гомер тиз үтә. Күбесе яшьли килеш китеп баралар. Шул ук танылган җырчы Юлия Началова үлгән көнне мин шок хәлендә идем. Кеше бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә, бер-беребезгә ямьсез сүзләр әйтмичә, ярдәм итеп, яратып, хөрмәт итеп яшик әле. Гомерләрнең күпме бирелгәнен белмибез. “Яши-яши аңлыйбыз шул, без мәңгелек түгелләр”, - дип тәмамлады сүзен Айгөл Бариева.

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев