Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айгизә Галимова: “Әти җырлавыма каршы”

Айдар Галимовның кечкенә кызы Айгизәнең әтисе кебек үк сәхнә тормышында кайнавын күпләр белә. Җырчы кызы әтисенең концертларында да чыгыш ясады. Ә Айдар әфәнде кызының үзе юлыннан китүен теләдеме икән?

- Әти минем җырлавыма, тормышымны сәхнә белән бәяләвемә һәрвакыт каршы булды, - ди Айгизә. - "Бу хатын-кыз эше түгел, авыр хезмәт", - дия иде. Һәм ул хаклы. Мин көн саен аның ничек итеп эшенә җаны-тәне белән бирелгәнен күреп торам. Нинди генә уңышлар казанса да, ничә еллар сәхнә дә булса да, һәр чыгышы алдыннан ничек дулкынланганын беләм. Аның мине сәхнә юлыннан китмәскә өндәүләренә дә өч ел вакыт узды. Хәзер барысы да башкача. Бервакыт ул минем бер чарада җырлавымны күрде һәм: "Миңа караганда да зуррак уңышларга ирешергә тырыш", - диде. Хәзер безне төрле бәйрәмнәргә чыгыш ясарга чакыралар.

Реклама

Айдар әфәнде үзе дә бервакыт бу турыда фикерен белдергән иде:
- Айгизәнең сәнгать өлкәсен сайлавына иң каршы булган кеше мин идем. Гомумән, кыз баланың бу юлдан китүен теләмәс идем. Бу турыда ачыктан-ачык үзенә дә әйтәм. Айгизәнең икенче бер җитди һөнәр сайлау мөмкинлеге дә бар бит. Бик матур итеп рәсемнәр төшерә ул. Илһам килсә, төннәрен дә торып, әлеге эш белән шөгыльләнергә мөмкин. Шул юл белән китмәс микән дип уйлаган идем. Ә шулай да җыр күбрәк җәлеп итә. Минем белән клип төшереп, сәхнәгә чыга башлагач, бөтенләй шул дөньяга кереп чумды. Әти һәм әни буларак без бу гамәлен бөтенләй хуплап бетерә алмыйбыз әлегә. Шулай да баланың омтылышына, Ходайдан биргән сәләтенә каршы бару да дөрес булмас. Үз иркенә куйдык, дип тә әйтеп бетермим. Каршы килеп күңелен дә кайтарасы килми. "Очам" дип торганда, канатларын каеру гадел булмас. Бәлки минем белән сәхнә тормышында кайнап, кирәкме бу аңа, юкмы икәнен аңлар. Һәркемнең үз язмышы, юлы. Һәркем үз ишеген ачып керергә тиеш. Ул ишекне ябып, бикләп куярга ярамый. Вакыт күрсәтер.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев