Саба ТВ

“АЙГА 25 ТОННА ГӨМБӘ ҮСӘ”

Өйдә контейнерда гөмбә үстерү турында язма күп укучыларыбызда кызыксыну уятты. Шампиньон гөмбәсе үстерү буенча кече ферманы Лаеш районы егете, 28 яшьлек Денис Сагдудинов бер ел элек булдырган икән.

- Тәрәзә төбендә суган, укроп, яшелчәләр үстерәбез. Ә нишләп гөмбә утыртып карамаска, дип уйладым. 14 көннән беренче уңышны җыйдым, - ди Денис...
- Казанның гипермаркетларында сатылган мицелийдан 1-2 гөмбә генә үстереп була. Ә безнекеннән контейнерыннан 2-3 кг гөмбә алырга мөмкин, - ди Денис. - Чөнки Туладан кайтартылган мицелийда тиешле дәрәҗәдә тавык тизәге, салам, гипс, известь катнашмасы бар.
Шампиньонны өйдә үстерү өчен, 17-22 градус җылылык кирәк. Контейнерларны тәрәзә төбенә куймаска (турыдан-туры кояш нурлары төшмәсен), иң яхшысы - ышыграк урынга урнаштырырга. Һәрдаим су сибү мөһим. Беренче уңыш - 14 көннән, икенчесе тагын бер атнадан, өченчесе атна ярымнан җитешә.
- Бәяләр ничек?
- Шампиньонның килосы - 180-200 сум. Кибетнекеннән ике тапкыр арзан. Өстәвенә химиясез үстерелә. Ә гөмбә утыртылган контейнерның бәясе - 350-400 сум.
Денис китереп бирү хезмәте һәм интернетта махсус сайт та булдырган. Аны "ВКонтакте", "Instagram"да табарга мөмкин.
- Айга 25 тонна гөмбә үстерәбез, - ди Денис.

https://vk.com/irekmaydani

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: