
Реклама
- Шоппинг - яраткан шөгылем түгел. Тик шулай да, чит илгә барсам, сәүдә үзәкләрендә рәхәтләнеп үземә кирәк әйберне эзләп йөри алам. Кыскасы, мине танымаган урында үземне иркен тотып, бер бутиктан икенчесенә керү - менә ул шоппинг.
Гардеробны еш алыштырмыйм. Сүз концерт киемнәре хакында бармый. Сәхнә өчен кием җыю гадәте 90нчы еллардан соң канга сеңеп калган. Ул чорда безнең илдә ул кадәр ис китәрдәй кием юк иде, шуңа кайда барсам да, башта кием эзли иде. Зилә әле дә шаккатып: «Син тагын тормыш өчен түгел, ә сәхнәгә кием алгансың»,- ди.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз