Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Аякларымны югалттым, тик үземне югалтмадым»

«Мин - Рөстәм Нәбиев. Миңа 25 яшь. Башкортстанның Чакмагыш авылында тудым. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техника университетына укырга кердем, 2015 елда тәмамладым. Диплом яклаганнан соң, җирле хәрби комиссариатка барып, армиягә барырга теләк белдердем. 24 июнь көнне мин инде Омск өлкәсе Светлый поселогында идем. Өч атнадан соң, 11 июльдә,...

«Мин - Рөстәм Нәбиев. Миңа 25 яшь. Башкортстанның Чакмагыш авылында тудым. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техника университетына укырга кердем, 2015 елда тәмамладым. Диплом яклаганнан соң, җирле хәрби комиссариатка барып, армиягә барырга теләк белдердем.

24 июнь көнне мин инде Омск өлкәсе Светлый поселогында идем. Өч атнадан соң, 11 июльдә, без присяга кабул иттек. 12 июль көнне, 22:39 сәгатьтә коточкыч фаҗига булды, казарманың бер өлеше җимерелеп төште. Җимерекләр астында 45 кеше калды, 23се шунда ук һәлак булды, тагын берәү өч көннән соң хастаханәдә җан бирде. Мин дә әлеге вакыйгаларның үзәгендә калдым. Җимерекләр астында җиде сәгатьтән артык яттым, шул вакыт эчендә аңымда идем. Фаҗига нәтиҗәсендә җиде көн комада яттым, ике клиник үлем, уналты операция кичердем, ике аягымны да югалттым. Госпитальдә унбер ай яттым…»

IMG_9243-14-01-18-11-38

Башкортстанда яшәүче гап-гади авыл егете Рөстәм Нәбиевнең инстаграмдагы сәхифәсеннән бу юллар. Аның аккаунтына йөз меңләп кеше язылган. Рөстәмне шартлы рәвештә татарның Ник Вуйчичы дип әйтергә дә мөмкин. Чөнки язмыш тарафыннан кыерсытылып, ике аяксыз да калуына карамастан, ул - бу дөньяның тәмен, ямен белеп яшәүче егет. Инстаграмдагы популярлыгы да бөтен кешелекне яшәүнең кадерен белергә, гөрләтеп тормыш алып барырга чакыру рухындагы язмалары белән бәйледер. Бер караганда, сәер дә: аяк-куллары сау-сәламәт булган кешеләр аннан үрнәк алып яшиләр. Үрнәк алырлык та шул.

Фаҗига

Рөстәм мәктәптән соң югары уку йортын тәмамлап, бертуган абыйсы янына Себергә эшкә китәргә җыена. Үз тормышын башлап җибәрерлек акча эшләгәч, күз карасыдай кадерләп йөрткән сөйгән ярына өйләнергә исәпли. Хыяллары шомырт чәчкәләредәй ак була… Тик давыл чыгып, чәчкәләрнең мизгел эчендә җиргә коеласын, үзенең дә тамыры белән кубарылган агачтай гөрселдәп авасын күз алдына да китерми. Эшкә урнашу өчен хәрби билет кирәклеге ачыклангач, озакка сузмый, военкоматка юл тота. Ләкин Нәбиевка җәйге чакырылышта урыннар калмавын хәбәр итеп, көз көне килерсең дип борып җибәрәләр. Рөстәм авырлыклар алдында баш ияргә яратмаганлыктан, чарасын таба: бер егет белән алышынып, армиягә китә.

Икетуган абыйсы самолеттан сикергәндә, башка солдатның парашюты белән чорналып, һәлак була. Шушы җан өшеткеч вакыйга да Нәбиевнең десант булу теләген бетерә алмый. Спортны бик ярата шул ул, көчле буласы, герой буласы килә… Җил белән узышуны, күк йөзеннән Җиргә сәлам бирүне бер тапкыр гына күз алдына китерми Рөстәм.

Өйрәнүләр вакытына дип солдатларны Омск шәһәрендәге казармага урнаштыралар. Парашюттан сикерүне барлык солдатлар да зур дулкынлану белән көтәләр. Ул вакыйгага нибары бер атна гына калган була бит… Хәрби ант бирү тантанасының икенче көне, дөресрәге, төне фаҗига китерә. Ул дата йөрәкләргә кара төс белән, җуелмаслык итеп уелып калды: 12.07.2015…

Ни була соң? Солдатлар «отбой» командасыннан соң, йокларга яталар. Әлбәттә, һәркемнең үз хокукы - телисең икән хат язасың, телисең икән, күршең белән тормыш сәхифәләрен актарасың, яисә, йокы иленә сәяхәт кыласың… Рөстәм, гадәттәгечә, тәрәзәне ачып, саф һава сулап алырга була. Шул мизгелдә, командирларының көчле тавышы, җан ачысы белән кушылып, «йөгерергә» әмерен бирә. Нәбиев нәрсә дә булса аңлап өлгергәнче, аяк астындагы идән убылып, аска оча, өстенә авыр плитәләр һәм кирпечләр ишелә. Караңгылык тирә-юньне генә түгел, яшен тизлегендә, җанны да биләп ала. Казарма бинасы җимерелеп, ташлардан хасил булган тау астында калуына тиз генә төшенми Рөстәм. Берничә минут хөкем сөргән тынлыкны, аннан соң әрнүле «Коткарыгыз!», «Минем яшисем килә!», «Әни!» дигән ялваруларны төштәге саташу дип уйлый. Әмма күпме тырышып та, уянмагач, ачы хакыйкать һәр күзәнәгенә үтеп керә. Үзе дә сизмәстән, елап җибәрә. Чыгарга, һичьюгы, гәүдәнең берәр өлешен кымшатырга омтылулар нәтиҗә бирми.

Рөстәм бернинди авырту да тоймый. Елап хәлен генә бетерүен аңлагач, үзен кулга алырга кирәклегенә төшенә. Шуны иптәшләренә дә җиткерергә, аларны юатырга, күңелләрендә өмет утын кабызырга теләп: «Безне чыгарачаклар! Без яшиячәкбез!» - дип тынычландырырга тырыша. Бу сөйләшүләр соңгы мәртәбә булганлыгын соңрак кына белә.

Рөстәм «Мин яшиячәкмен!» дигән өметкә сүрелергә ирек бирми. Якынча биш минуттан биш минутка үзенең исәнлеген җиткерергә теләп, сөрән сала. Аны иң соңыннан гына табалар. Ул арада егет хәленең авырайганын, аңын җуярга күп калмаганлыгын тоя. Әтисе, туганнары, йөргән кызы Индира белән хушлаша башлый. Ләкин аны, үлгән очракта, ахирәттә әнисе каршы алачак дигән уй җылытып тора. Газиз кешесе күптән инде гүр иясе - Рөстәмгә яшь ярым чакта ук якты дөньядан китеп бара.

Могҗиза

Егетне чыгару бик катлаулы була. Ташларны кузгаткан очракта, өстенә төшәргә мөмкин булган плитә, болай да кыйммәтле вакытны ала. Зәңгәр күкне күрү, таш һәм кирпечләр тоткыныннан ычкыну вакытын Рөстәм гомергә истән чыгармас. Иң беренче биргән соравы: «Үлүчеләр бармы?» - була. Табиблар җавап бирергә теләмәвен аңлагач, тавышын көчәйтеп, тагын бер кат сорый. «Әйе, бик күп» җавабыннан соң аны укол ярдәмендә йоклаталар.

Рөстәм үзенең исән калуына әтисе сәбәпче дип саный. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге, каушап калмавы нәтиҗәсендә генә егетне Омск хастаханәсеннән Мәскәүгә күчерәләр. Дөресрәге, тиешле ярдәмне илебезнең башкаласында гына күрсәтә алачакларын белгән ата, бар җаваплылыкны үз җилкәсенә ала. Улы юлда үлгән очракта, беркемне дә гаепләмәячәкмен дип кул куя.

Ә табиблар Рөстәмнең исән калуын могҗизага тиңлиләр. Алган җәрәхәтләр өч көн яшәрлек кенә иде, диләр. Спорт белән дуслыгы нык, яшәү теләге көчле булу егетне саклап калгандыр бәлки. Алда аны яңа сынаулар көтә: йөгереп йөргән аяклар урыныннан кан гына саркый, гәүдәсе тыңламый, куллары да хәрәкәтләнүдән баш тарта. Умыртка баганасы сынуы хәлне тагын да катлауландыра.

Мәхәббәт

Рөстәм аякларын югалтканнан соң, сөйгәне ташлап китәр дип куркып, тагын да зуррак газаплануларга дучар була. Тик үзен калдырырга тәкъдим иткәч, Индирасы бик ачулана, ул турыда башка уена да кертмәскә куша. Бары тик яраткан кешесенең ышанычы, терәге, җан җылысы егетне алга әйди, киләсе көнгә өмет уята.

IMG_9239-14-01-18-11-38

Рөстәм хастаханәдә унбер ай ята. Якыннары өчен дә бу урын икенче йортка әйләнә. Үги әнисе көн дә яраткан ризыкларын пешереп алып килеп, калактан ашата, юындыра, утырырга өйрәтә. Ә төннәрен үзенең хисапчы эшен башкара. Әтисе акча җиткерү өчен, Мәскәүдә урам себерүче булып урнаша. Бертуган абыйсы да һәрвакыт янәшәсендә була.

Табибларның авыр әйберләр күтәрү катгый рәвештә тыела дип кисәтүләренә карамастан, Нәбиев су тутырылган шешә белән кулларын ныгыта башлый. Соңрак йөкләнешне арттырганнан арттыра бара. Рөстәмнең спорт белән шөгыльләнүен карарга бөтен бүлектән дә дәваланучылар җыела.

IMG_9237-14-01-18-11-38

Егет протезларны түземсезлек белән көтә, зур өметләр баглый. Аны ясаучыларга: «Ә мин чиләкләп су ташый алачакмынмы?» «Штанга күтәреп чүгәләп булачакмы?» ише сорауларны яудыра. Хәзер шул самимилеген көлеп искә ала. Ай ярым авыртулар, күз яшьләре аша йөрергә өйрәнүгә карамастан, Рөстәм протезларны сирәк кия. Аяклары бот төбеннән үк киселгәнгә күрә, атлаганда зур уңайсызлыклар кичерә. Шуңа махсус арбасына утырып йөрүгә өстенлек бирә.

Мотивация

«Аякларымны югалттым, тик үземне югалтмадым» дигән сүзләр Рөстәмнең инстаграм битенә эленгән. Чыннан да, бар җире дә сәламәт кешеләрне дә уздырып яши белә ул. Кайберәүләр зарланып, уфтанып утырган арада, следж-хоккейда Мәскәү командасы белән медальләр яулый (соңгы ярышта беренчелеккә дә ирешәләр), Русиякүләм инстаграм блогерлары арасында үткәрелгән ярышта «Самый жизнеутверждающий блог» номинациясендә җиңеп чыга. Соңгысы, язмалары аша кешеләрне төшенкелеккә бирелмәскә өндәгәне, мөмкинлекләр чиксез икәнлеген үз мисалында аңлатканы өчен бирелә.

IMG_9241-14-01-18-11-38

Кемнеңдер ярдәмен көтеп утыру Рөстәмнең холкына туры килми. Шуңа машинаны да үзе йөртә, тимер атына кереп, чыгып йөрүне дә җайга салган. Следж-хоккей буенча күнегүләргә Башкортстаннан Мәскәүгә чаклы руль артында үзе бара. Өйдәге эшләрне дә бик теләп башкара. Дөрес, кайвакыт дуслары ярдәменнән дә файдаланырга туры килә. Иптәшләре турында ул яратып, горурланып сөйли.

Реклама

Рөстәмнең тормышындагы иң бәхетле мизгелләр дип, сынауларны бергә кичкән Индирасына өйләнүне, һәм көтеп алган кызлары тууны, шикләнмичә әйтергә мөмкин. Ул гаиләсен тормышының маягы дип атый. Яраткан кешеләре турында сөйләгәндә йөзеннән елмаю китми. Гаиләсен матди яктан тәэмин итүне дә, чын ирләрчә, үз өстенә алган.

IMG_9234-14-01-18-11-38

…Инстаграмда танылу алган Рөстәм Нәбиевне бүгенге көндә төрле шәһәрләргә очрашуларга чакыралар. Башкортстанда, Казан һәм Сочи шәһәрләрендә интернеттагы укучылары белән очрашулар үткәрде инде ул. Әмма вакыты чикле шул: гаилә, спорт, көндәлек мәшәкатьләр. Рөстәмнең тормышын озын мәкаләдә дә тасвирлап бетерә торган түгел. Тиздән язмыш тарафыннан кыерсытылган, әмма аның каршында сынмаган, сыгылмаган каһарман егет турында китап та чыгар дигән өметтә калабыз. Ә Рөстәм андый китапка лаек. Һичшиксез.

Рөстәм Нәбиев блогыннан:

Икенче тормыш миңа бик кыйммәткә төште. Әйе, бар да артта калды һәм минем тормышыма бернинди куркыныч янамый кебек. Шуңа карамастан, мин көн саен яшәү өчен көрәш алып барам. Әлбәттә, хәзер тормышым миннән генә тормый. Гаиләм, туганнарым һәм якын дусларым, таныш булмаган кешеләр булыша. Юк, мин башкалардан ярдәм сораудан оялып тормыйм. Минем кебекләргә ярдәм итеп, изгелек кылып, сезнең җаныгызда да җылылык, рәхәтлек туадыр.

Ташлар астында ятканда, күз алдымда кешеләр үлде, күбесенә 18 яшь. Шундый мизгелләрдә тормышның нәрсә икәнен дә аңламаган балаларга язмыш бик иртә фәрештә булырга язган дип уйлыйсың. Алар бар да ярдәм сорап кычкырды, минем кебек, берсенең дә үләсе килмәде. Кайберләре белән шунда соңгы тапкыр сөйләштем. Куркыныч…

Әлеге фаҗигадән соң мин яңабаштан утырырга, язарга, сөйләшергә, йөрергә өйрәндем. Яңабаштан. Бүген мин сәламәт, әмма фаҗига хатирәләре калган гомеремдә дә үзен сиздерәчәк. Мин табибларга икенче тормыш бүләк итүләре өчен рәхмәтлемен. Мөгаен, монысы аңа кадәргәсе кебек якты, күңелле дә булмас, әмма ул булачак һәм мин әлеге тормышым иң яхшысы булуы өчен барысын да эшләячәкмен.

Кайберәүләр «ә ничек гаиләңне якларга җыенасың?», дип сорый. «Син бит инвалид!», диләр. Бер генә цитата белән җавап бирәм: «аягыңнан ексалар, тезләреңә басып сугыш! Йөри алмыйсың икән, ятып һөҗүм ит!»

IMG_9233-14-01-18-11-38

Рөстәм Нәбиев блогыннан:

Мәхәббәт! Кеше үз тормышында татырга мөмкин булган иң көчле хис бу. Мәхәббәт кешене, яшәүне үзгәртергә, тормышка кайтарырга, ә иң мөһиме яшәтергә сәләтле. Бары тик уртак һәм чиста мәхәббәт булганда гына, җимешләрен татырга мөмкин. Ә җимешләр - ул безнең балаларыбыз. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: гаиләң булса, балалар тудырырга омтылырга кирәк!

Ихлас мәхәббәт алдында киртәләр юк! Тормыш - үзе фаразлап булмый торган нәрсә. Беркайчан да син бер сәгатьтән, бер көннән, бер атнадан соң ни буласын белмисең. Вакыт-вакыт ул безгә шундый сюрпризлар әзерләп куя ки, «НИГӘ? НӘРСӘ ӨЧЕН?» дип уйлап куясың. Минем белән дә шулай булды. Баштарак тормышның шундый мөнәсәбәтен аңламадым. Мин бит һәрчак яхшы, игелекле кеше булырга, ярдәм итәргә тырыштым. Ә миңа алмашка нәрсә бирелде? Инвалидлык? Гадел түгел бит!

Ләкин ошбу тискәре фикерләр мине озак җәфаламады. Бик тиздән мин аңладым: бу бит үзеңне, эчке дөньяңны ачу, гап-гади әйберләрне дә бәяләргә өйрәнү өчен яңа мөмкинлек! Һәм иң мөһиме, мин үземнең әйләнә-тирәмдәге кешеләрне чын-чынлап яратырга өйрәндем!

Индираның мәхәббәте дә мине теге дөньядан тартып чыгарды. Бу арттыру түгел, хакыйкать бу!

Менә хәзер үк тотыгыз да әти-әниләрегезгә, ирләрегезгә, хатыннарыгызга, туганнарыгызга, сөйгәннәрегезгә, сезгә кадерле булган барлык кешеләргә ЯРАТАМ дип шылтыратыгыз һәм языгыз. Сәбәпсез генә «ЯРАТАМ» дип әйтү рәхәт бит ул…

IMG_9232-14-01-18-11-38

Рөстәм Нәбиев блогыннан:

Еш кына күнегүләргә чыкканда, миңа шундый уйлар килә: «Бәлки миңа йокыны дәвам итәргәдер? Кәеф юк. Сиңа бу кирәкми. Иренәм. Арыдым. Хәлем юк…» Ләкин нигә мин туктамыйм соң? Үземдә яңа көчләр ничек табам? Кемгә, нәрсә исбатларга телим? Юк, минем танылган кеше буласым килми, минем ниндидер аерым сәләт һәм мөмкинлекләрем дә юк, башкалардан аерылып та тормыйм. Хәер, аерылам икән. Мин бит инвалид! Шуңа да карамастан, мин гап-гади кеше… Мин боларның барысын да үз-үземне җиңү өчен эшлим! Дәрәҗә, мактаулар, статус һәм бүләкләрне үзегезгә калдырыгыз. Миңа алар кирәкми. Минем үз-үзем булып каласым килә!

Максатың бар икән, шуңа иреш! Булдыра алмаучылар бернәрсә дә чыкмаячак дип ышандырырга тырышыр. Ә син максат куй да, иреш кенә! Үзең өчен.

Беренче адымны ясау яки булган урында калу - бары тик үзеңнән генә тора!

IMG_9231-14-01-18-11-38

Беркайчан да бирешмә һәм беркемне дә тыңлама! Хыялыңа таба атла һәм ничек тә булса ирешергә тырыш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев