Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“АЯККА БАСЫП КЫНА КИЛӘМ”

Җырчы, мәҗлесләр алып баручы Нурзадә тормышында соңгы елларда зур вакыйгалар җитәрлек булды: кайгылысы да, шатлыклысы да... Күңеллесе - шактый тырышканнан соң, ул үз куышын булдырды, Казан читендәге Көек бистәсеннән фатир сатып алды. Бу - иң зур хыялларының берсе иде. Озак еллар башкалада гомер иткән җырчы Питрәч кызы булып куйды. Күптән...

- "Мәйдан" каналында "Яшьлегем чишмәләре" тапшыруын алып бара идең. Хәзер күренмисең?
- Бу хакта үземнән дә еш сорыйлар. "Нишләп эшләмисең? Ярата идек", - диләр. Җитәкчелек: "Форматын үзгәртергә", - дигән фикергә килде. Үзем дә анда вазыйфамны яратып башкардым. Һәр әңгәмәдәш белән тапшыру әзерләр алдыннан архив, китапханәләрдән кайтып керми идем.
- Китапханә, дигәннән, өеңдә китаплар күп икән... Аеруча нинди әдәбиятны яратып укыйсың?
- Китапларны гел сатып алам. Китапханәгә дә йөрим. Татарча шигырьләр, урысча әдәби әсәрләр, психология китаплары, тарихый романнар яратам. Бу көннәрдә Рөстәм Зәкуан шигырьләрен, Мөсәгыйть Хәбибуллинның "Атилла"сын укыйм.
- Иң якын кешеңне югалткач, иҗатың тукталды, концертлар куймадың. Хәзер эшләр ничек?
- Иҗат, чыннан да, тукталды. Ниһаять, үземне кулга алып, бер ел да ике-өч ай узганнан соң гына, бу көннәрдә бер җырыма аранжировка ясатырга бирдем. Концерт та оештырмадым. Бер ел да куймыйча калганым юк иде. Әни үлеп, елы җиткәнче, үземдә бөтенләй көч тапмадым. Башта төрле идеяләр дә бар иде, режиссер белән дә сөйләштем. Тик кулдан эш китте. Әле хәзер генә яңадан аякка басып киләм. Яңа җырлар яздырырга җыенам. Әлегә яңа клип күренми. Аны төшерергә бер чыгымлансаң, телевизордан күрсәтсеннәр өчен, өч-дүрт тапкыр күбрәк акча чыгарырга кирәк. Ул хәтле баемадым әле. Туй-юбилейларга, төрле чаралар алып барырга еш чакыралар, шунысы сөендерә...
- Иркен фатирың бар. Яныңда терәк булырдай берәр яр да табылса...
- Белмим инде... Игътибар күрсәтүчеләр бар. Бүген-иртәгә кияүгә чыгам, дип әйтә алмыйм. Насыйбым табылса, тамашачым белми калмас.

Реклама

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев