Саба дулкыннары

"Аякка басу белән бала табу йортыннан чыгып качтым"

Фаҗигале үлемгә дучар булган сеңлесенең әйберләрен җыярга дип тулай торак бүлмәсенә кергән Гөлназ көндәлектән аерыла алмады. Бу дәфтәр аның кулларын өтте, дөньясын оныттырды. Үз сүзенә үзе хуҗа була алмаган, никахына хыянәт итә-итә саф кызлар кочучы профессор Вениамин Сергеевич кем ул? Ник Гөлфия үзенең бала көтүе турында беркемгә дә әйтмәгән? Аның фаҗигале үлеме боларның барысы белән дә бәйле түгелме?” Көндәлек бу сорауларга җавап бирер кебек иде…

 

16 декабрь. Веня мина шундый кирәк, ә аның минем өчен вакыты юк Өзлексез очрашулар, конференцияләр, командировкалар. Тиздән әти булачагын аңа коридордан йөгереп узып барганда әйтеп булмый бит инде… Бу шатлыклы хәбәрне ишеттереп аны да бәхетле итәсем килә…
 
20 гыйнвар. Вениаминның эш бүлмәсенә кергәнче секретарь кызга озак кына профессорны күрәсем килүен аңлаттым. Башта: «Урынында юк”, – дип кырт кисмәкче булды, аннары чиркангандай карап:
 
– Нинди эш белән? – дип сорады.
 
– Шәхси мәсьәлә буенча, – дидем
 
– Тагын берәү, – дип авызын кыйшайтты да, мине уздырып җибәрде.
 
Нәрсә дигән сүз инде ул “тагын берәү”?! Вениамин башын иеп кәгазьләр карап утыра иде. Аның йөзе шундый матур. Минем аны йөгереп барып кочаклыйсым, шашынып үбәсем, иркәлисем килде. Башын күтәреп миңа карагач, аның йөзендә канәгатьсезлек билгеләрен шәйләдем.
 
– Гөлфия, – диде ул гаҗәпләнгәндәй. – Саграк булыйк әле! Исем чыгу өчен күп кирәкми. Үзен беләсең! Без бу хакта бер сөйләшкән идек бит инде. Онытмагансыңдыр?!
 
– Вениамин, мин авырлы. Безнең балабыз булачак, – дидем мин ашыга-кабалана.
 
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты.
 
Ул утырган урыныннан сикереп торды да, күзләре белән бүлмәдәге әйберләрне капшап чыкты, әйтерсең аргы почмакта аның хатыны утыра иде. Аннары очып диярлек минем яныма килеп басты һәм нәфрәтле тавыш белән пышылдарга тотынды:
 
– Ничек?! Син нәрсә, кызый, чарасын күрмәдең мени?!
 
– Юк, мин… мин белмәдем, – дип акланырга тырыштым. – Ни эшлибез, киңәш бир, Веня?!
 
– Ни эшлибез?! – ул тавышын күтәрде. – Ни эшлибез түгел, син ни эшлисең! Син!
 
Аннары кинәт борылып өстәленә таба китте.
 
– Гафу ит, мин ашыгам! Бик мөһим очрашуга барасым бар. Мине көтәләр, ә мин монда… – дип йөзен кыйшайтты.
 
Ул кабаланып кәгазьләрен җыеп алды да, чыгып китте. Бүлмә уртасында сындай катып күпме торганымны хәтерләмим. Секретарь кызның тавышын ишеткәч кенә айныгандай булдым.
 
– Бәлки сиңа кулъяулык бирергәдер?
 
– Миңа сездән берни дә кирәк түгел, – дидем мин һәм үз тавышымны үзем танымадым.
 
Вениаминның мине шулай ташларына ышанмыйм.
 
23 ФЕВРАЛЬ. Вениаминны тагын бер күрү өчен иң юләр адымны сайладым. Кызлар ир-ат укытучыларны үзара бүлешеп, бәйрәм белән котларга булдылар. Кем кемне котлый дигән сорау тугач:
 
– Вениамин Сергеевичны котлыйм, – дидем. Тавышымның калтыравын, кызаруымны берсе дә сизмаде.
 
Котлау котычкыч хәлгә китерде. Ул мин алып кергән чәчәкләрне идәнгә атты һәм колагыма якын ук килеп ысылдады:
 
– Бу синен проблема! Уйларга кирәк иде, җүнсез! Хәзер үк чыгып кит һәм колагына киртләп куй –  авыз ачып берәрсенә сөйләп кенә кара – юк итәчәкмен!
 
– Вениамин, мин яратам сине! – дип пышылдадым.
 
– Югал күземнән!
 
Бәхет кошы очып китте. Гомумән, булдымы соң ул? Мин Вениаминга кирәк түгел һәм беркайчан да кирәк булмадым. Профессор студент кыз белән күңел ачты. “Тагын берәү” Әйе, мин – күпләрнең берсе генә. Кулланды һәм ташлады…
 
25 ФЕВРАЛЬ. Барысын да әти-әнигә сөйләп, киңәш сорарга дип өйгә кайттым. Әни белән апа хәлемә керерләр, хәлемне әтигә аңлатып бирергә ярдәм итәрләр дип ышандым. Кичке аш вакытында, әни, ипи кисә-кисә авыл яңалыкларын сөйләде:
 
– Безнең күршеләрдә тавыш-гауга өзелми бит хәзер. Классташың Ясминә авырлы бит. Ә баласының кемнән булуын әйтүдән баш тарта ди. Авыл халкы каршында ояты ни тора бит! Күз алдына китерәсеңме?!
 
– Ярый әле үземнең кызлар тәртипле, – дип өстәде канәгать кыяфәткә кергән әти. – Ул сөйрәлчекне нишләтергә белер идем мин!  Яшьләрнең бер рәте юк шул хәзер…
 
Калганын тыңлап бетерә алмадым Күз алларым караңгыланды, аш исенә үртәлдем, күңелем болгана башлады. Икенче көнне үк шәһәргә кире килдем. Аның белен бер шәһәрдә булырга! Аның барлыгын тоярга һәм, бәхеттән түгел, хәсрәттән үләргә.
 
28 ФЕВРАЛЬ. Бу көнне мин истә калдырырга тиеш. Бүген соңгы һәм үзгәрмәс карар кабул ителде: аборт ясатмаячакмын. Минем ялгышуымда баланың бер гаебе дә юк бит. Ул туачак һәм больницада калачак. Әти-әнигә сиздермәскә генә кирәк. Укуда тынычлык табармындыр кебек…
 
30 МАРТ. Мин ниндидер сихерле түгәрәккә эләктем: аудитория, китапханә, тулай торак, аудитория… Токсикоздан интегәм, атлаган саен йокы килә. Кайвакыт китап укырга да хәл юк. Уку өчен материалны көннән-көн күбрәк бирәләр.
 
20 МАЙ. Дусларым урманга киттеләр. Мине дә кыстап карадылар Алар барысын да аңлыйлар… Кайвакыт бүлмәдәш кызлар корсагымны сыйпыйлар, колакларын куеп баланың йөрәк тибешен тыңлыйлар Аларга кызык. Ә мин шатлануны күптән оныттым бугай инде. Берни дә кирәк түгел. Дуслар да, киңәшләр дә, ярдәм дә. Тизрәк туса иде, тизрәк котылсам иде.
 
15 ИЮНЬ. Сессия тәмам, беренче курс артта калды. Биш имтиханның икесен генә тапшыра алдым, аларын да кызганып куйдылар булса кирәк… Әнигә шалтыратып җәй буе стажировкада булачакмын дип ялганладым. Хат язып, шалтыратып торырга вәгъдә иттем, акча җибәрүләрен үтендем… Бала сентябрьдә туарга тиеш, җәй буе тулай торакта утырырга туры киләчәк. Бәлки әле мин кайчан да булса кешечә тормышка кире кайта алырмын. Бүген мин беренче тапкыр киләчәк турында уйладым. Бармы соң ул киләчәк?
 
20 АВГУСТ. Малай. Сигез айдан туды. Кечкенә, хәлсез җан иясе. Табиб аны күкрәгемә якын китерә башлауга, мин акылдан шашкандай: “Юк!» – дип кычкырып җибәрдем. Ак халатлы хатын күзләремә туры карап авыр сулады да, теге чакта Вениаминның секретаре әйткән куркыныч сүзләрне кабатлады: “Тагын берәү!» Әйе, мин  үз баласыннан баш тартырта сәләтлеләрнең берсе идем. Минем балам туганчы ук тәкъдиренә кимлек мөһере сугылганнарның берсе иде… Аякка басу белән бала табу йортыннан чыгып качтым. Күкрәкләрем шеште, тәүлек әйләнәсе сөт акты. Көзге алдына басып ак тамчыларның кием аша саркып чыкканын карап тордым. Тәнем мин кабул иткән карарга каршы иде. Миемдә бары тик бер уй бөтерелде «Барып ал аны! Гомерең буе үз-үзеңме гафу итмәссең!” Буш тулай торакта көннәр буе берүзем утырам. Температура төшми, антибиотиклар эчәм. Мин япа-ялгыз…
 
28 АВГУСТ. Бу куркыныч төш беркайчан да бетмәс кебек. Тәрәзәдән Вениаминны күрдем. Ул тулай торак каршында саргылт чәчле кыз белән сөйләшеп тора. Профессор ауга чыккан. Мескен кыз! Тагын берәү! Мин, ни гаҗәп, тыныч. Бу төштән чыгу юлын эзлим. Ул юл бар! Һәм мин нәкъ шулай итәчәкмен. Барысы да шаккатачак, Ул беренче чиратта! Ә бәлки ул моңа игътибар да итмәс… Миңа барыбер! Мин әзер…
 
* * *
Бу көндәлектәге соңгы язу иде. Шул көннең иртәгәсендә Гөлфиянең җансыз гәүдәсен авылга алып кайттылар…
 
Гөлназ көндәлекне япты, Хәсрәтне аңлап булмастай калтырану алыштырды: Гөлназ еларга да, каушарга да, тик утырырга да тиеш түгел хәзер. Гөлфияне кайтарып булмаячак, әмма шулай да.. Гөлназ профессор битлеген кигән адәм актыгының битенә төкерергә, ул оятсызны суд алдына бастырырга һәм гадел җазага тарттырырга тиеш… Тиеш! Гөлфия, бердәнбер сеңлесе хакына. Көндәлек гаепләүче шаһит булачак! Җитте! “Тагын берәү”ләр башка булмаячак!.. “Баланы эзләп табып алып кайтырга да тиеш мин!” – дип уйлады Гөлназ. Ул калган әйберләрне тиз-тиз генә сумкага тутырды да, сеңлесенен иң бәхетле һәм иң бәхетсез көннәре узган бүлмә ишеген бикләп, баскычтан түбәнгә йөгерде…
 
 
 

Сөмбел ГАФИАТУЛЛИНА
Идел

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: