Саба дулкыннары

"Һай кайтырга иде яшьлеккә. Башларга иде тормышны өр-яңадан"

Рауфания Фәрит белән автобуста танышты. Дус кызы белән авылдан килгәндә, алар янында басып баручы егет сүз каткач, башта аптырап калган иде ул. Аннан сөйләшеп киттеләр. ә Казанга килеп җиткәндә бер-берсе турында күп нәрсәдән хәбәрдар иде инде алар. Автобустан төшкәндә Фәрит телефон номерын сорагач, Рауфания күп уйлап тормыйча бирергә булды.

Алар очраша башладылар. Фәритнең аңа гашыйк икәнен ул сизде. ә үзенең аңа карата хисләре юк икәнен әйтергә кыймады. Чөнки ул үзе белән бер банкта эшләүче Айдарны нык ошатып йөри иде. Егет үзе бу хакта белми, ә Рауфаниянең авыл кызларына хас оялчанлыгы, Айдарга беренче булып сүз катарга җөрьәт иттерми иде.
 
Фәрит төзелештә прораб булып эшли, акчаны аз алмый иде, ахрысы. Ул Рауфанияне бүләкләргә күмәргә тырышты. Чәчәкне очрашкан саен алып килде ул. Берничә айдан өйләнешү турында сүз кузгаткач, Рауфания бу тәкъдимгә көлеп кенә карады. Хәтта Фәриткә яшертен мәхәббәте турында сөйләде. Егет аңа сөюенең көчле икәнен, булачак хатынын бәхетле итәчәген аңлатырга тырышса да, Рауфания риза булмады. Нәкъ шул көннәрдә эштән чыкканда, көчле яшенле яңгыр ява башлап, Рауфания зонтик алмаганына үкенеп, баскычта басып торганда, Айдар аңа машинасында өенә хәтле кайтарып куярга тәкъдим ясады. Риза булмыймы соң инде Рауфания. әгәр дә егет җир читенә китик дисә дә, каршы килмәс иде ул. Рауфания апаларында тора иде. Троллейбуста әллә никадәр вакытны ала торган юл, бер мизгел кебек кенә тоелды. Икенче көнне дә өенә хәтле озатты Айдар кызны. Рауфания өчен Фәрит әллә кайда калды. Телефоннан да теләр-теләмәс кенә сөйләште ул егет белән. Апасы, җизнәсе белән авылга китүдән файдаланып, кунакка дәште ул Айдарны беркөнне. Егет каршы килмәде. Ялгыз фатир. Мәхәббәткә сусаган егет белән кыз...
 
Бер айдан Рауфания үзенең бала көткәнен аңлады. Нинди беркатлы булган ул. Ул моңа шатланды, яраткан кешеңнән бала табуны бәхет дип санады. ә әти-әнисе, туганнары, хезмәттәшләре ни әйтер аңа барыбер иде. Беренче булып бу турыда Фәрит белде. Рауфания үзе сөйләде аңа бу хакта. Еллар үткәч, бу вакытлар искә төшкәндә бу егеттә нинди олы ярату булганын бик соң аңлады Рауфания. Фәрит аңа, хәзер борчылырга ярамаганын. әгәр дә Айдар өйләнергә теләмәсә, үзе баланың әтисе булырга риза икәнен белдертте. Ләкин бит Рауфания дә начар кешене шашып сөймәс иде. Айдар әти буласын бе­лүгә, башта Рауфанияне әнисе белән таныштырды, аннан җыйнаулашып авылга кайтып киттеләр. Затлы кәләш күлмәге де киде Рауфания, туйны да зурлап уздырдылар. Айдарның әнисе фатирны яшьләргә калдырып, үзе авылга кайтып китте. Шулай гаилә тормышы баш­ланды. Бик озак гомер иттеләр алар. Тормыш булгач, барысы да булды. Бик авыр вакытларында гел Фәрит керде аның төшенә. Кочаклар иде дә: «Борчылма», — дип күзләренә карап юата иде. Кияүгә чыкканнан соң Рауфания аны беркайчан да күрмәде. Айдар бик каты көнче булганга күрә генә түгел. Икесе дә очрашу эзләмәде алар. Ир белән хатын бербөтен диләр. Ике яр бер-берсен эзләп таба да, мәхәббәт, гаилә барлыкка килә. Тапмаска да мөмкиннәр. ә менә табып та, үз бәхетен күрмәгәннәр бар. Рауфания моны бик соң аңлады. Аз сүзле, кырыс ирдән туган балалар да әтиләренә охшап үстеләр. җитмәсә чит милләт кызлары белән тормышларын бәйләде­ләр. һай кайтырга иде яшьлеккә. Башларга иде тормышны өр-яңадан. Кешенең җирдәге гомер итүе туганчы ук язылып куела диләр. Сайлау мөмкинлеге дә бирелми микән аңа олы тормыш юлына басканда. Алайса нигә үкенечкә калган мизгелләр була соң?
 
 

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: