Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ай башыннан сөт күләме кимегән һәм арткан районнар мәгълүм — исемлек

Хәзергә Татарстанда 3829,1 тонна сөт савып алына.

(Казан,12 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, ай башы белән чагыштырганда, республикада сөт күләме 29,2 тоннага кимегән. Хәзергә Татарстанда 3829,1 тонна сөт савып алына.

Сөт күләме азайган районнар исемлеген Буа җитәкли. Ай башы белән чагыштырганда, районда хәзер сөт 3,3 тоннага азрак савыла. Минзәләдә күрсәткечләр - 3,2 тоннага, Əтнә һәм Балтачта - 3 тоннага, Апас һәм Теләчедә - 2,5 тоннага, Түбән Камада 2 тоннага кимегән.

Реклама

Биектауда исә сөт күләме, киресенчә, ай башы белән чагыштырганда, 1,7 тоннага арткан. Əлки, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә сөт күләмен - 0,5 тоннага, Алабуга - 0,4 тоннага, Əгерҗедә һәм Бөгелмәдә 0,2 тоннага арттыруга ирешкәннәр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев