Саба дулкыннары

“Авыз селкенсә, сөт була”. Рәис абыйның үгезләре ничек 1,5 тоннага җитә?

Кулыннан килмәгән эше юк! Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров турында һич арттырусыз әнә шулай дип әйтергә мөмкин. Бакчачылык, терлекчелек, кошчылык, умартачылык… Авыл хуҗалыгының барлык юнәлешләре буенча шөгыльләнеп кенә калмыйча, 1,5 тонналы үгез, 140 килолы тәкә, 7 килолы әтәч үстереп, рекордлар куя ул. Без дә булдык­лы ир-атның зур хуҗалыгында булып, уңыш серләре белән танышып кайттык.

“Эшләмичә тормаска бик әйбәт”

Без килгәндә, Рәис абый Арча базарыннан гына кайтып кергән иде. Кыяр, сөт, каймак, эремчек, сыр сатып кайтуы икән. Шулай көн саен Арча, Казан базарларына барып, үзләре җитештергән сый-нигъмәтләр белән шәһәр халкын куандыруы да – үз өс­т­ен­дә. Рәис абый безне хуҗа­лыгы белән таныштыруны бакчасыннан башлады. Мин күргән һәр нәрсәгә шаккатып, гаҗәплә­неп, шул ук вакытта чын күңелдән сок­ланып, сабый баладай куанып йөрим. Менә монда кып-кызыл булып бакча җиләге өл­гергән, янында гына зур түтәл сарымсак, суган утыртылган, әнә теген­дә, бакча башында, умарта оялары шәйләнә. Ике зур теплицада кыяр өлгергән.

– Гыйнварда утырткан кыярны үзебез мартның 10ында ашадык. Хәзер алары картайды инде. Икенче теплицадагы кыярларны сата башладык. Анысы көзгә кадәр уңыш бирәчәк. Бу эш белән шөгыльләнә башлавыбызга 15 ел булды, – ди ул. Аннан соң суган түтәленә төртеп күрсәтә. – Менә бу суган орлыгына – 200 ел. Нә­сел суганы ул. Әтинең әтисе утырткан булган. Мин, шуны бетермичә, елдан-елга күчереп утыртам.

Берничә ел элек помидор да үстереп караганнар, тик файдасы булмагач, бу эшне туктатканнар.
– Безнең помидорлар өлгер­гән­че, халык үзенекен ашый башлый. Аннан соң аның өчен аерым теплица кирәк һәм помидорны тәрбияләү дә күп көч сорый. Теп­лицаны ясаганчы гына күпме хезмәт, никадәрле тырышлык куярга кирәк. Кыяр үстерү дә җиңел түгел. Шушында төн чыккан вакытларым да күп. Җиңел булса, аны бөтен кеше үстерер иде. Күпләр башлап карыйлар да ташлыйлар бит, – ди Рәис Шә­күров.

“Кыяр үстереп сатуның файдасы каламы соң?” – дип кызыксынабыз аннан.
– Акчасы кесәгә керә дә, башка әйбер алырга чыгып та китә аның, – дип көлә яңа танышыбыз. – Кыяр саткан акчага каз, терлек­ләргә икмәк алабыз. Быел менә тагын 100 баш каз алып кайттык. Аны йолкып сатабыз да теплицага пленка, утын, күмер алабыз. Эшләмичә тормаска бик әйбәт инде.

Үгезләре йомырка ашый

Сарайга кергәч тә, Рәис абый сөйлә­гәннәрне авыз ачып, сокланып тыңлыйм. Ялгыш кына бер мәгълүматны да игътибарсыз калдырмаска инде менә! Чыннан да гаҗәп кеше! Югыйсә тавыгын да, сыер белән сарыгын да, атын да күргән бар лабаса. Юк, нәкъ менә Рәис абыйныкылар бөтенләй башка, үзгә кебек тоела башлый миңа. Чебиләрен ул инкубаторда чыгара. Гади әтәч­не бройлер тавыгы белән кушып, яңа токым булдырган. Тавыклары йомырканы җәен дә, кышын да бертигез сала икән. Даны еракларга таралып өлгер­гән 1500 килолы үгезләре генә дә ни тора бит!

– Әгерҗе, Мөслимнән кадәр шушы үгезләрне күрергә килүче­ләр булды. Чын түгелдер, күрсәт әле, дип абзарга кереп карыйлар. Берсе үгезләрне күрде дә шаккатты. “Безнекен 10 ел асра­саң да шуннан артмый бит”, – ди.

– Шулай да сере нидә соң, Рәис абый? – дип сорыйм.
– Беренчедән, малның токымын белергә кирәк. Менә безнеке Голштин токымлы. Икенчедән, терлеккә яхшы, сыйфатлы азык ашатырга кирәк, чөнки бөтен сере – ашауда. Бер ашатканда, ике үгезгә 8 кг фураж, пеш­кән онга дүрт йомырка сытып бирәм. Үгез асрыйсың икән, 1,5 елга җитәр­лек фуражың булырга тиеш. Кич­кә тагын башак, аннары ике­шәр кило солы өстәп, печән бирәм. Моннан тыш, 10 литрлы чиләк белән пешкән бәрәңге дә куям. Кыскасы, бик нык тәрбия­ләмәсәң булмый. Аннан соң терлек ка­рау­ның үз сәгате бар. Сыерның авызы селкенеп торганда гына җиле­ненә сөт төшә. Ярты сә­гатькә иртәрәк яки соңрак ашатасың икән, 50 г сөт юкка чыга. Бу 50 г сөтне алыр өчен 7 – 10 көн вакыт кирәк булачак, – ди ул.

Хуҗалык сыерларын каплатырга Рәис абыйның үгезләре янына алып киләләр.
– Болардан туган бозаулар бик яхшы сөт бирә. Беренче бозау­лаган яшь сыер тәүлегенә 15 литр сөт биреп куандыра. Алар бик сизгер дә. Эш киеменнән булмасам, борыннарындагы боҗ­раны тотарга да рөхсәт итмиләр. Каплату чорында, орлык­лары яхшы булсын дип, көненә ун йомырка бирәм. Киләсе елга болар сыер каплатырга ярамый инде. Шуңа күрә быел 30 меңгә яңа үгез алып кайттым, – ди ул.

Үгезләре генә түгел, сарыклары да үзенчәлекле булып чыкты Рәис абыйның.
– Менә монда сарыклар тора, – дип экскурсия ясауны дәвам иттерә яңа танышыбыз. – Күп оч­ракта кешенең маллары саз, пыч­рак эчендә ята. Ә безнеке коп-коры. Аның сере менә шунда: боларның астын сентябрь аенда чыгарып бетерәбез дә бер рулон салам таратам. Ул юешлә­нә башлауга, тагын берне таратабыз да, астагысы кыза башлый. Шуннан соң өстенә салам гына өстәп барасың – анысы коп-коры була.

Эдельбай токымы белән гади сарыкны каплатып, “көрәк койрык” токымын китереп чыгарган ул. Елга дүрт бәти китерә торган. Тәкәсе 120 – 140 кг булса, сарык­лары 30 – 35 килога тарта. Рәис абыйның сарык­лары зурлыклары белән генә түгел, тәм­нәре белән дә аерыла. Әлеге токым­ның ите кызгылт кара, йомшак һәм тәмле була.

“Яратмасаң, бер эшең дә бармый”

Теплица, тавык-чебеш, сарык, үгез, казлардан кала, 40 умартасы да бар Рәис абыйның. Умартаның бер генә чималын да әрәм итми икән. Балавыз, балавыз көязе, бал кортлары агуыннан дару ясый. Әллә кайлардан килеп алалар икән. Аннан соң авыруларны корт­лардан чактырып та дәва­лый. Шушыларның барысына да өстәп, аның искиткеч моңлы тавышын һәм гармунда уйнавын да әйтсәк, герое­бызның образы бөтенләй тулылана.

– Барысына да каян шулай өлгерәсез соң сез? – дим мин Рәис абыйга, чын күңелдән га­җәп­ләнеп. Ул исә, ике дә уйлап тормыйча, үзенә генә хас ышанучанлык һәм көр тавыш белән менә болай дип җавап бирә:

– Иң беренче чиратта, хезмә­теңне яратырга кирәк. Яратма­саң, бер эшең дә бармый. Һәм һәр нәрсәнең – үз вакыты, үз тәрти­бе. Мәсәлән, теплицада бер бөртек чүп үсте­рергә ярамый. Чүбе булса, кыяры булмый аның. Кичен киләсе көнгә план корып ятам. Шуларны эшләп бетермичә, йокыга китмим. Кичә, мәсәлән, ун чиләк сөт аертып, төнге 12дә йокларга яттым. Иртән­ге 3тә аяк өс­тендә идем инде. Көн саен иртән 4 чакрым юл йөрим, чөнки читкәрәк бәйлән­гән атларны карап, аларга су эчереп кайтам. Төп ярдәмчеләрем – хатыным, өч балам, кияү-киленнәребез. Барыбыз да эш сөючән, Аллага шө­кер. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрә­теп үстердем. Умарта карарга да, хайваннарны яратырга да. Бары тик шулай булганда гына эшнең – бәрәкәте, ә яшәүнең яме була.

  • БУ – КЫЗЫК
    Рәис Шәкүровтан терлек асрауга кагылышлы кызыклы фактлар:
    * Иң файдалы ит – сарыкныкы, аннан – атныкы.
    * Малларда холестерин, курыккач, күбрәк барлыкка килә. Шуңа күрә хайванны куркытып чалырга ярамый. Сарык, “минем йонны гына алырга алып чыгалар” дип уйлап, курыкмый икән. Шуңа күрә аның итендә холестерин да азрак.
    * Куркытып суйган малның ите дә каты була.
    * Иң файдалы тирес – сарыкныкы, аннан соң гына – атныкы. Күпләр ат тиресе дип уйлап ялгыша. Ат тиресенең чамасын югалтсаң, ул, җиргә утыртылган яшелчәләрне яндырып, зыян салырга мөмкин. Ә сарыкныкына утыртылган яшелчәләр гөрләп үсә.
    * Пычрак, сазда яткан сарыкның ите дә исле була.
    * Хайван күбрәк уң ягында ята. Шуңа күрә аның уң ягының ите сул ягына караганда тәмлерәк була.
    * Сарык асрыйсың икән, тәкә ел саен алышырга тиеш, чөнки алты айдан ул үзенең бәтиен каплата башлый. Аннан соң нәсел бозыла.

Зөһрә Садыйкова

Фото: https://vatantat.ru

Чыганак: https://vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: