Саба дулкыннары

“Авыру бала кирәкме сиңа?”

Икенче баласының дөньяга килүен түземсезлек белән көтүче Рәмзия апаны табибларның сүзе өнсез калдыра.

Әни кеше өчен үз баласыннан да кадерле, газиз, үз сабыеннан да матуррак җан иясе юктыр ул бу дөньяда. Сау-сәламәтме, я булмаса язмыш сынавына дучар ителгәнме, нинди генә булмасын, бар йөрәге белән ярата, соңгы сулышына кадәр яклап, саклап яши ул аны. Кукмарада гомер кичерүче, инде 20 ел физик мөмкинлеге чикле улын сабый баладай тәрбияләп, бүген дә аның өчен җан атып торучы Рәмзия ханым Насыйбуллина да әнә шундыйлардан.

“Авыру бала кирәкме сиңа?”

Икенче баласының дөньяга килүен түземсезлек белән көтүче Рәмзия апаны табибларның сүзе өнсез калдыра.

- Йөклелекнең сигезенче аенда аякларымны бик еш көзән җыерды. Табибларга бу турыда әйткәч: “Авырлы вакытта була инде ул, күп итеп эремчек аша, организмыңа кальций җитмидер”, - диделәр. Бар да яхшыдыр, сәбәп шул гынадыр дип уйладым. Баксаң, анализларым бөтенләй начар булган икән. Бу турыда үзем күренүгә йөри торган табибә ялга киткәч, аны алыштыручы акушер-гинекологтан гына ишеттем. Сигез ай буена бер тапкыр да УЗИга юллама биргәннәре булмаган иде. Тиз арада ультратавыш тикшерүе ясадылар һәм, баланың авыру булуы, арка мие бүсере барлыгын җиткереп, өстәмә тикшеренүләр узу өчен Казанга җибәрделәр. Анда да әлеге диагноз раслангач, бөтенләй төшенкелеккә бирелдем. Ә инде табибларның: “Бәлки йөклелекне өзәрбез, авыру бала кирәкме сиңа?” – дигән сүзләрен ишеткәч, аяк астымда җир убылгандай булды, хәлем начарланды. Инде туарга торучы нарасыемны ничек итеп үз кулларым белән үтертим, соңыннан ничек яшим мин, дип өзгәләнүем бүгенгедәй хәтердә. Әлеге хәлләрдән соң улым озак көттермәде: 28 февральдә – үземнең туган көнемдә 3700 грамм авырлыкта булып дөньяга аваз салды. Сөенечемнән шашып-шашып еладым, әмма безне алда тагын нинди авырлыклар көтәсен мин әле күз алдына да китерә алмый идем, - дип, 20 ел элек булган вакыйгаларны күңелендә яңартты бичара ана.

Берничә көннән әни белән баланы Казан дәваханәсенә җибәрәләр. Тикшерүләр уздырганчы вакыт уза, каз йомыркасы зурлыгындагы, шәп-шәмәхә төстәге бүсер тишелеп ага башлый. 20 көнлек малайны ашыгыч рәвештә операциягә алып кереп китәләр. Сигез сәгать дәвамында ниләр кичергәнен җаннан җан яралу газапларын кичергән ана бер үзе генә белгәндер...

- Безнең белән бер палатада улында нәкъ безнеке шикелле диагноз булган тагын бер ана ята иде. Ул табибларның: “Балагыз гомерлеккә инвалид калачак, беркайчан да аякларына басып йөри алмаячак”, - диюләрен кабул итә алмады. Тормыш иптәше дә киләчәктә көтеп торучы сынауларга каршы иде. Чарасызлыктан нишләргә дә белмәгән хатын югалып калды, улыннан баш тартты, иренең аны бүлмәдән чәченнән сөйрәп диярлек алып чыгып китүе бүгенгедәй күз алдымда, - ди Рәмзия апа. – Ходайның рәхмәте белән безнең балага ясалган операция уңышлы чыкты, улымның аяклары үзенең сизгерлеген югалтмады. Әмма су җыелып, баланың кинәт башы үсә башлады. Дәвалый торгач, анысын да туктата алдылар. Гаиләмнең рухи ярдәме, теләктәшлеге миңа авырлыкларның әлеге этабын узарга ярдәм итте. Казаннан кайтуга “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөри башладык. Анда баланың аякларына массаж ясадылар, парафинлы дәвалау процедуралары уздырдылар. Үсеш ягыннан шактый тоткарлыклар булса да, бер яшь тулгач, улыбыз сүзләр әйтә, бераздан җөмләләр төзеп сөйләшә башлады. Ә инде тугыз айда, шифаханәдә булып кайтканнан соң, Жан үзенең хәлсез аякларында беренче адымнарын ясады. Дөрес, кечкенә вакытында өянәкләре (эпилепсия) еш була иде, хәзер, Аллага шөкер, барысы да артта калды дияргә була.

Дәвалаучы Казан табибы куша Жанга әлеге матур яңгырашлы француз исемен. Беренче-өченче сыйныфларны ул Кукмара гимназиясендә тәмамлый, иҗекләп укырга, санарга, язарга өйрәнә. Әмма үскән саен әнисенә аны болай йөртү кыенлаша. Алга таба Жан янына дүртенче мәктәп укытучылары үзләре килеп йөри башлый.

Улым бәхетенә исән калдым

Рәмзия ханымны сынау арты сынау көтеп кенә тора. Улының исәнлегенә сөенеп, бер көйгә генә яшәп ятканда юл фаҗигасенә очрый, чак кына үлемнән кала ул.
- Жан белән бергә Янил авылында яшәүче әниләремә барасы идем. Әмма иртән нидер күңел сизепме икән, улымны уятмадым, бүлмәдән аяк очларына гына басып чыгып киттем. Юлда барганда, руль белән идарә итүне югалтып, машинам белән биш тапкыр әйләнгәнмен, аннан калай өеме генә калган иде, - дип сөйли өч бала әнисе. - Дәваханәдә миңа: “Күлмәк белән тугансың”, - диделәр. Чынлыкта исә улымның бәхетенә исән калганмындыр, дип беләм. Мин булмасам, авыру баламны кем карар иде?! Әтисе һәм туганнары ташламаса да, әни - әни инде ул!

Һәлакәттән соң дәваланып йөргәндә Рәмзия ханымга өченче балага йөкле икәнен хәбәр итәләр. Ул гынамы соң, бер күзендә яман шеш авыруы барлыгы ачыкланып, ул күзе бөтенләй күрми башлый. Әмма кызының тууы барлык борчуларны юкка чыгара. Гаиләләрен тагын да түгәрәкләп, тугыз айдан сау-сәламәт сабый дөньяга килә. Абыйсын өзелеп яратучы Аидага инде биш яшь тулган. Рәмзия ханым да сәламәтлегеннән зарланмый.

Насыйбуллиннарның олы уллары Рәмзил дә гаиләсе белән әти-әнисе янында яши. Жан бер яшьлек Исламны да карашырга булыша икән. “Минем уң кулым ул, - дип сөенә туган апасы Алия. – Авырмасын гына”.

Әниемә рәхмәтлемен

 

Реклама

Жан - йомшак кына тавышлы, киң җилкәле чибәр егет. Үзенең җырларга яратуын, татар эстрадасы йолдызларыннан Элвин Грей (Радик Юльякшин), Әнвәр Нургалиев, Фирдүс Тямаевларның иҗатын үз итүен тәфсилләп сөйләде. Артистлар Кукмарага килгәндә әнисе концертларга да алып бара икән. Яңа танышыбыз безгә Элвин Грейның “Уфтанма” җырын да бик матур итеп башкарды. Җырга мәхәббәтне “Шәфкать” үзәгендә эшләүче Ленар Баймиев уяткан.

- Авыру булуыма карамастан, спортны яратам, аеруча теннис һәм шашканы үз итәм. Ярышларга да йөрим. Әле күптән түгел өстәл теннисы буенча республика бәйгесендә беренчелекне алдым. Шулай ук дартста, коляскалы инвалидлар арасында оештырылган җиңел атлетика, ядрә атуда да беренче урынга чыктым. Җиңү яулаган өчен бирелгән медальләрем һәм грамоталарым да шактый. Аларның һәммәсен бүлмәдәге стенага беркетеп барабыз, - ди ул. – Башка яшьтәшләрем шикелле минем дә урамга чыгып йөрисем, кибетләргә барасым килә, әмма булмый шул, аякларым тыңламый. Шуның өчен урамда коляска белән генә хәрәкәтләнергә кала. Тормыш бүләк иткән, миннән баш тартмаган, авыру булсам да, үзенең яратуын кызганмаучы әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Иң зур теләгем - әниемнең исәнлеге. Әтием белән абыем, сеңлем үпкәләмәсеннәр инде, алар да миңа бик-бик якын һәм кадерле.

Жанның Виктория исемле яраткан кызы да бар. Алар “ВКонтакте” социаль челтәре аша танышканнар.

- Сөеклемә - 18 яшь. Ул Казанда укый, - ди Жан. – Безнең көннәр буе сөйләшеп тә, сүзләребез бетми. Кайвакыт төнге сәгать икеләргә кадәр интернет аша язышабыз. Бик акыллы, тыйнак һәм шулкадәр чибәр ул.

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, дип юкка гына әйтмиләр. Жанның да хыяллары бик күп. Иң мөһиме, аларга ышанырга һәм тугры калырга кирәк.

Иң югары бүләк зур сынаулар аша килә

Әйе, әлеге хәдис сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел. Бу турыда Рәмзия апа үзе дә кат-кат кабатлый:

- Гаиләм - минем иң зур шатлык-куанычым. Бергәләшеп бик күп авырлыклар, сынаулар аша үттек. Бүгенге тормышыбыз, Аллага шөкер, бик яхшы. Алга таба да исән-имин генә була күрик, - ди ул.

Жан Насыйбуллинның диагнозы бик катлаулы булса да, үз-үзен йөртер хәлдә дип, аңа икенче төркем генә инвалидлык биргәннәр. Егетнең өйдә көч-хәл белән сөйрәлүе, урамга чыгу өчен инвалидлык коляскасы кирәк булу исәпкә кермәгән, мөгаен. Шулай ук фатир өчен булган чират та, йортның мәйданы тиешле таләпләргә туры килгәнлектән, якын киләчәккә күчерелгән. Авыруы нәтиҗәсендә, Жанның туганнан бирле тотанагы юк. Бушлай бирелүче памперслар, әлбәттә, җитми, өстәмә дә сатып алырга кирәк. Бәлки райондашлар арасында әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузучылар булыр. Алар бик тырыш, әмма чын күңелдән ясалган иганәчелеккә дә каршы түгел.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

 

Чыганак: http://kukmor-rt.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: