Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылда яшәүче 1 миллионга якын кешенең пенсиясе артачак

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш, дип хәбәр итә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

“Без Пенсия фонды белән 1,6 ел дәвамында бу мәсьәләне карадык, авыл җирлегендә яшәүче зур стажлы 945-950 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак. 1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300-1400 сум алачак", - дигән Топилин журналистларга.

 
Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә эшләүчеләргә кагыла, дип яза Татар-информ.
 
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры белдергәнчә, бу мәсьәлә буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки барлык документлар зерләнгән. Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.
 
 
Фото: https://www.gleauty.com
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев