Саба ТВ

Авылда акча эшләп булымы?

Авылда яшәүчеләрнең күбесе соңгы елларда өйләрендә нәрсә дә булса җитештерү белән шөгыльләнә башладылар. Кайберәүләр аларны акчалары җитмәүдән шундый эшкә керешәләр дип уйлыйдыр бәлки. Анысын да кире кагып булмый. Әмма чынлыкта төп сәбәп — кешеләрдә эшмәкәрлек инстинкты уяну.

Революциягә кадәр татар авылларында хезмәт кайнап торган. Һәр йорт, һәр хуҗалык үзенә кирәкле ризыкны үзе җитештергән. Ә совет системасы кешеләрдәге үзеңә эшләү, өстәмә акча эшләү дигән теләкләрне юкка чыгарды. Шуның белән ул халыкны ялкаулыкта-хөрәсәнлектә яшәргә өйрәтте: өстәмә керем турындагы уйлар тыелды, андый фикерләр капитализм калдыгына тиңләнде. Бәхеткә, бу режим җимерелде. Аңа алмашка ирекле базар килде. Дөрес, Русиядә ул алга киткән Европа илләрендәге шикелле була алмады. Бөтен авырлыгы гади халык җилкәсенә төште. Нигездә, хакимияттәгеләр илнең бөтен байлыгын үзара бүлешеп бетерделәр. Безнең авыл фермасы гына да “Вамин”нан соң 5-6 хуҗа кулына күчте. Килгән берсе нәрсә эләктерә ала, шуны эләктереп китте. Авыл халкы эшсез дә, акчасыз да калды.

 
Соңгы елларда авыл җанлана башлады, анда яшәгән халык үзен-үзе кайгыртырга кереште. Кешенең кыюлыгы һәм акылы җитеп, үз товарын үзе сатып акча эшли алса, хәзерге заманда аның баерга мөмкинчелеге бар. Авыл кешесе менә шуны аңлады. Билгеле, сүз череп баю турында түгел, ә тормышын алып барырлык, хуҗалыгын ныгытырлык һәм кешечә яшәрлек азмы-күпме акча эшләү турында бара. Авылда яшәүчеләр шушы максаттан бүген нинди эшләр белән шөгыльләнәләр соң? Җәй буе “иван-чәй” җыеп, аны киптереп-эшкәртеп, чәй ясыйлар. Һәм аны шәһәргә алып барып саталар. Ул чәйне эчкән кеше кибет чәен бүтән эчә алмый. Җиләк өлгергән чакта каен, җир җиләге җыеп, алтмышар мең сум эшләүчеләр бар. Гөмбә тозлап сатучыларның да керемнәре шуннан ким булмыйдыр дип беләм. Мунча миллекләре ясап, хәтта Себергә кадәр озаталар. Имән миллекләрне анда кулга да тидермичә алып бетерәләр ди. Тракторлы кешеләр бакча сукалый, бәрәңге утырта, төбенә өя, рәт арасын эшкәртә һәм көз көне үзе үк алып та бирә. Шул рәвешле ул бакчага 4-5 тапкыр кереп чыга. Һәр керүе аңа 400-600 сум акча китерә. Болары күзгә күренеп торган сезонлы эшләр, андый эшләр даими акча чыганагы түгел. Шуңа күрә кешеләр кышын да, җәен дә табыш китерә торган хезмәт төрләрен сайларга тырышалар. Менә, мәсәлән, өйдә пироглар пешереп сату шуңа керә. Дөрес, бу тәмлүшкәләр нинди санитария-гигиена шартларында пешәләрдер, анысын без белмибез. Әмма алар кибетләргә куелып, бик яхшы сатылалар. Шулай булгач, бу уңган хуҗабикәләр ел әйләнәсе акчага тилмермиләр дигән сүз. Агач эшенә тотынган кешеләр дә байтак. Бездә мин белгәне генә шундый 6-7 кеше бар. Болар кыйммәтле зур станоклар алып куеп, такта яралар, эшкәртәләр. Кирәкле үлчәмнәрдә кисеп, шомартып бирәләр. Халыкка да җайлы, үзләренә дә акча керә. Тагын тәрәзә йөзлекләре, рамнар, ишекләр, төрле урындыклар, өстәлләр ясап ятучылар да байтак. Калайдан су баклары, комганнар эшләүчеләр үз һөнәрләре белән кәсеп итәләр. Саный китсәң, бүгенге көндә һәр авылда диярлек мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләрне байтак санарга, дистәләгән мисаллар китерергә мөмкин. Хәтта аларның һәрберсе турында үзләренең эш тәҗрибәләрен яктырткан зур-зур мәкаләләр язарга була. Бу кешеләрне акчага багынган, тиенләп акчасын саный торган адәмнәр дип әйтмәс идем. Нәкъ менә шундый кешеләр авылны үстерү, авылны матурайту турында да кайгырталар. Авылда үз эшеңне ачып, шуның белән шөгыльләнүнең бик күп өстенлекләре бар. Моның өчен артык зур финанс чыгымнары таләп ителми. Баш белән уйлап, кул белән эшли белергә генә кирәк. Зур бизнесменнар да кайчандыр үз эшләрен вак нәрсәләрдән башлаганнар. Яхшы заманнар килер, икътисад уңай якка үзгәрер дип көтеп утырудан файда юк. Халык кешенең уңышын акчасы күпме булу белән бәяләүгә күнеккән. Ләкин Роберт Кийосаки дигән танылган бизнесмен фикеренчә, “байлык — ул кешенең эшләмичә дә яхшы тормышта яшәү вакыты”. Чыннан да, берәү аена 18 мең сумга да бик әйбәт яшәргә мөмкин. Ә икенче берәүгә 100 мең дә җитмәскә мөмкин. Керемнәре чыгымнарыннан күбрәк булган кеше бай була. Логика бик гади: әгәр сез айга йөз мең сум эшләп, йөз ун мең туздырсагыз, тиздән урта катлауга әйләнәсез, аннан инде ярлылар рәтенә төшәчәксез. Лотереяга миллион сумнар отып, шуны юккабарга туздырып, ахырдан бурычка баткан кешеләр турында мисаллар җитәрлек. Ни өчен шулай килеп чыгамы? Чөнки кеше акча белән идарә итә белми. Хәзерге миллионерлар “байлык — фикерләү сәләте ул” дип бик дөрес әйтәләр. Әгәр түбәндәге 5 кагыйдә үтәлсә, кешенең беркайчан акчасы бетмәячәк:
 
1. Акчаны җыярга кирәк. Сезнең финанс хәлегез үзегездән башка берәүгә дә кирәк түгел. Эштәге җитәкчегез дә, пенсия фонды да, туганнарыгыз, хәтта ирегез яки хатыныгыз да сезнең акча өчен җавап бирми. Җай чыкканын көтеп тормагыз. Хәзердән, нәкъ менә бүгеннән башлагыз. Булган акчагызның һич югы 10-20 процентын, тотмаска дип, ераграк яшереп куегыз. Моны ай саен даими эшләгез һәм гадәткә кертегез.
 
2. Дөрес инвестиция эшенә өйрәнегез. Инфляция турында онытмагыз, чөнки ул даими кабатланып тора. Шуның өчен акчаны банкта яки оекта саклау дөрес түгел. Күчемсез милеккә кертү дә куркыныч, чөнки аның бәясе төшәргә мөмкин. Иң дөрес вариант: җыелган акчага валюта, акцияләр алу яки кыйммәтле металлга алыштыру. Алтынның бәясе беркайчан төшмәячәк.
 
3. Финанс киңәше бирүчеләргә мөрәҗәгать итмәгез. Алар белән акчагызны ишәйтә алуыгыз бик икеле, ә менә югалтуыгыз, һичшиксез, булырга мөмкин. Финанс инструментларын үзегез өйрәнегез. Хәзер аның өчен интернетта мөмкинлекләр җитәрлек.
 
4. Финанс пирамидалары кебек кызыктыргыч нәрсәләр янына якын килмәгез. Аларның тиз һәм зур акча эшләү турындагы вәгъдәләре ялганга, кешене алдауга корылган. Анда өстәге оештыручылар гына баерга мөмкин.
 
5. Бүген интернет — мошенниклар мыжлап торган иң күп акча югалту урыны. Бер-ике көндә миллионнар эшли башлыйсыз дигән белдерүләргә ышанып, акчагызны кая да булса күчерсәгез яки нәрсәгәдер өйрәнү өчен вебинарларга йөреп, тренинглар, курслар сатып алсагыз, ярык тагарак янында утырып калачаксыз. Үзегез уйлап карагыз: әйтик, мәсәлән, Саратов шәһәрендә яшәүче бер алдар инфочегәнгә сезнең авылдагы Ибраһим абзыйның акча эшләве ни пычагыма кирәк ди?! Иң ышанычлы акча эшләү юлы — син үзең. Үз акылың һәм үз көчең. Әйдәгез, бергәләп авыл кешесенең акча эшли алу юлларын карап үтик әле. Хатын-кызлар өчен кулай булган бизнес төрләреннән башлыйк.
 
Үлән чәе
 
Үлән чәе ясау бизнесы — авыр физик хезмәт таләп итми торган даими акча чыганагы. Чөнки чәйне безнең илдә бөтен кеше һәм бик күп эчә. Чәйгә ихтыяҗ беркайчан бетмәячәк. Өстәвенә, кибет чәйләренең чын чәй түгеллеген халык инде күптән белеп бетерде. Шуңа күрә үлән чәйләренә күчеп баручыларның саны артканнан-арта. Кибеттән чәй алмаучы кешеләрне мин үзем дә беләм. Чәй бизнесы ачу артык зур чыгымнар та ләп итми. Үләннәрне үзең җыясың. Мелисса, ромашка, бөтнек, календула, меңьяфрак, иван-чәй кебек үләннәр урман буйларында, болыннарда шаулап үсә. Кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, карлыган ишеләрен дә тилмереп эзләп йөрисе юк. Еракка барып җыярга иренсәң, үз бакчаңда үсте рергә мөмкин. Җыйган үләннәрнең хуш исе һәм фай далы сыйфатлары югалмасын өчен аларны бик әйбәтләп киптерергә кирәк. 20-30 литрлы киптергечләрнең бәя лә ре 5-7 мең сум тора. Алар 12 сәгать эчендә 5 кило җиләк, 7 ки ло яфрак киптерә ала. Чимал әзер булганнан соң тәмле чәй ясауның берничә рецептын аласың. Рецепт буенча яфракларны кушасың да, тәмен тату өчен туганнарыңны яки күршеләреңне чакырып, чәйне эчертеп карыйсың. Шуннан сатып алучыларны гына табасы кала. Анысы шәһәр җирендә буа буарлык. Билгеле, әзер чәйне матур итеп төрергә, нинди үләннәрдән ясалганлыгын күрсәтеп, этикетка беркетергә кирәк. Әзер пакетлар кибетләрдә бар, этикетканы матур итеп төсле рәсемнәр белән компьютерда үзең ясарга була. Шуннан социаль челтәрдәге битләреңә чәй сатуың турында реклама урнаштырасың. Ләкин бу очракта мин, рекламадан бигрәк, “сарафан радиосы” әйбәтрәк эшләр дип уйлыйм. Шәһәрдәге туганнарыгызның күршеләре мондый чәй турында белеп алсалар, үзләре соратып алачаклар. Тиздән сезнең чәй турында күршеләрнең күршеләре, аларның туганнары белеп бетерәчәк. Чәегез җитмәскә дә мөмкин. Шуннан киләсе җәйдә инде үләннәрне тагын да күбрәк җыеп, тагын да күбрәк акча эшләячәксез. Күпме кеше сезнең шифалы чәегезне эчеп ләззәтләнәчәк, күпме кешегә аның файдасы тиячәк. Үзегезнең дә байлык турында фикерләрегез тупланачак. Ә ул фикерләр менә мондыйрак булырга мөмкин дип фаразлыйм.
 
1. Мин үз тормышымны үзем төзим. Бай кеше белә: нинди адым ясавы аның бары үзеннән тора. Акча бар, аңа юлны таба белергә генә кирәк. Ә ярлы кеше акчасы булмауда һаман кемнедер сүгә, хөкүмәтне гаепли. Акча табуда җаваплылыкны берәүгә дә йөкләмәскә, ә ныклап үз кулыңа алырга кирәк.
 
2. Иң дөресе — оттырмау. Хәлиткеч мизгелдә бай кеше ничек отарга икән дип, ә ярлы кеше ни чек оттырмаска икән дип уйлый. Һәм шуның белән алдан ук үзен хәерчелек диварына сылап куя. Шуңа күрә үз алдыңа байлыгыңны саклау түгел, ә булган байлыгыңны арт тыру максаты куярга кирәк.
 
3. “Теләк” һәм “омтылыш” арасындагы аермалык. Байларның уңыш сере шунда — алар бай булырга омтыла. Ә ярлылар исә бай булырга телиләр генә. Омтылырга, хәрәкәт итәргә кирәк. Теләк күпме генә көчле булмасын, хәрәкәттән башка бернинди нәтиҗә булмаячак.
 
4. Уйларны киңәйтү. Миллионерлар масштаблы уйлый. Алар һәр адым нарының вакытын һәм күләмен алдан билгеләп куялар. Ә акчасызлар “иртәгә”, “аннан соң” дияргә яраталар. Бер ел, ике елдан соң эшләнәсе әйберләр, алардан керәсе акчалар турында уйлаудан курыкмагыз.
 
5. Бай кешеләрнең беркайчан да каршылыкларга исләре китми. Ярлылар һәр каршылыктан курка, аны зур проблемага әйләндерә. Каршылыклар турында уйлау депрессиягә китерә. Килеп туган проблема һәм хаталарны киртә итеп түгел, ә тәҗрибә туплау итеп кабул итәргә кирәк.
 
6. Баюга чикләр юк. Эш ләре уңышлы барган кешеләр үз бәяләрен беләләр. Әмма алар бервакытта да ирешкәннәре белән чикләнеп калмыйлар. Ярлы исә беренче уңышыннан соң ук тукталып кала һәм тыныч кына гадәтләнгән хезмәтен башкаруны хуп күрә. Гади чәй бизнесына керешкән кешенең генә түгел, ә гомумән, берәр төрле бизнеска тотынган кешеләрнең фикерләре дә менә шулайрак булырга мөмкин. Әгәр аның уйлары шушы эзлеклелектә бара икән, берничә елдан ул яхшы чит ил машинасында йөри башлар, ике катлы йорт салып куяр. Ә аның эшен читтән күзәтеп торган көнчел күршесе сукрана-сукрана урамда җәяү йөрүен дәвам итәр.
 
Бәйләгән әйберләр
 
Хатын-кызларның күбесе бәйләү эшенә хирыс. Алар шуның белән буш вакытларын үткәрәләр, нервыларын тынычландыралар, оныкларын оекбашлы, башлыклы итәләр. Теләгәндә бу һөнәрне биз неска үстереп җибәрергә мөмкин. Әмма теләсә-нәрсә бәйләп утырудан файда юк. Сатып була торган әйберләргә тотынырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта клиентлар табу зарур. Иң элек, берәр бәйләгән әйберегезне күп кеше күрерлек итәргә кирәк. Әйтик, оныгыгыз мәктәптә укый ди. Аңа бөтен кеше сокланырлык башлык, шарф яисә бияләйләр бәйләп киертегез. Мәктәптәге бөтен балалар, укытучылар, ата-аналар “аһ!” итәрлек булсын. Моны кем бәйләве белән кызыксыначаклар һәм, әлбәттә, сезгә чыгачаклар. Беренче заказ әзер дигән сүз! Бәйләү өчен җепнең сыйфатлысын, матурларын сатып алырга кирәк. Берьюлы күп алсагыз арзангарак төшәчәк. Калганы өчен инструкция язып тормыйм, чөнки ул үзе зур бер язма булачак.
 
Варенье
 
Русиядә чәй эчкән кешеләр күп булган шикелле, варенье ашаучылар да бик күп. Тәмле һәм витаминлы варенье эшләп сату шулай ук зур чыгымнар сорамый. Бакчасында күпләп җиләк-җимеш үстерүчеләргә ул бөтенләй арзанга чыгачак. Писүкнең бәясе коточкыч түгел, төш кәннән-төшә бара. Банка һәм капкачлар сатып алу да мәшәкатьле эш түгел. Варенье кайнатып сату хәзерге заманда зур табыш китерәчәк, чөнки кешеләр сыйфатлы һәм чын табигый чималдан ясалган ризыклар сатып алуны хуп күрәләр. Иске яки уникаль рецептлар буенча эшләнгән экологик чиста вареньелар әйбәт сатылачак. Бизнесның беренче уңышы — яхшы сыйфатлы товар җитештерү. Икенчесе — банкага үзегез ясаган матур этикетка ябыштыру. Анда вареньеның нәрсәләрдән эшләнгән булуы, җимешнең кайдан һәм кайчан җыелуы, эшләгән урынның адресы язылган булырга тиеш. Үзегезнең бакча фонында төшкән фотогызны куйсагыз сату күләме һичшиксез 20-30 процентка артачак. Этикетканы үзегез эшли белмәсәгез, компьютер белән дус берәр кешедән эшләтеп алыгыз. Этикеткасыз товар үз бәясен 40-50 процентка төшерә, шуны онытмагыз. Реклама — бизнеска уңыш китерүче өченче адым. Район газеталарына, радиога белдерүләр бирергә була. Социаль челтәрләрдә вареньегыз турында тәфсилләп язылган постлар урнаштырыгыз. Билгеле, беренче елны ук уңышыгыз ул кадәр үк булмаска да мөмкин. Әмма эшне яратып һәм белеп оештырганда варенье бизнесы үсә, киңәя торган бизнес.
 
Аяк астында гына...
 
Язмамның азагында “Русиядә хатын-кызлар байлыкка һәм уңышка ирешә аламы?” дигән сорауга җавап бирәсем килә. Бик күп бизнес-ледиларның эш тәҗрибәсен, характерын, уй-фикерләрен өйрәнгән психологлар бу сорауга менә болайрак җавап бирәләр.
 
1. Һәртөрле ситуациядә чын хатын-кыз булып калырга кирәк. Ирләр ирдәүкә хатыннардан читтәрәк йөрергә тырышалар. Аларга тупас һәм тәрбиясез ханымнар ошамый. Эчтән нык, тыштан йомшак булыгыз.
 
2. Хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигегез. Ирләр янында кыланчыкланыгыз, киңәш яки ярдәм сораган булыгыз. Ирләр моны бик ярата һәм, шулай итеп, сез алар коллективының алыштыргысыз кешесенә әйләнерсез.
 
3. Ир-атлардан өйрәнегез. Гомер-гомергә бизнеста һәм сәясәттә төп юлны ирләр салган. Шуңа күрә бизнес серләренә алардан өйрәнергә кирәк. Иң җаваплы карарлар кабул иткәндә ирләрчә уйлагыз. Исәп-хисап эшләре һәм цифрлар белән даими шөгыльләнегез һәм сөйләмегездә аларны еш кулланыгыз.
 
4. Хатын-кыз үзенә ышанычлы партнер табарга тиеш. “Уңышка ирешкән ир артында акыллы хатын тора” дигән гыйбарәне онытырга ярамый. Хатын-кызларның ирләр белән берләшкән бизнеслары уңышлы бара. Әмма бу берләшү сезнең файдага булырга тиеш. Ир-атларның байлыгын эләктерү өчен генә алар белән романнар корыштыру, мәхәббәт уеннары оештыру сезгә файда китермәячәк.
 
5. Үзегезне, кешеләрне һәм тормышны яратыгыз. Байлыкка һәм уңышка ирешү өчен табигать тарафыннан бирелгән төп вазыйфагыз — ана булуыгыз турында онытмагыз. Әгәр үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне яратмасаң, үз балаларыңны, оныкларыңны ничек яратып була? Шуңа күрә үзегезне һөнәри яктан һәм рухи яктан даими үстерү турында уйлагыз. Бары камил сыйфатларга ия кеше генә башкалар йөрәген яуларга сәләтле. Һәм шуңа алмашка яхшы табыш ала ала.
 
Бүген авылда эш булмаудан иң нык тилмерүчеләр — хатын-кызлар. Ир-атлар шәһәргә китеп яки шабашкаларда йөреп азмы-күпме акча табарга мөмкиннәр, ә хатын-кыз өй тирәсендәге эшләр белән генә юнәтә ала. Шуңа күрә дә бу мәкаләдә сүз күбрәк хатын-кызларның акча табу юллары турында барды. Билгеле, монда сөйләнмәгән эш төрләре дә җитәрлек. Мәсәлән, минем балдыз Казанда массаж ясауга укып, сертификат алды һәм хәзер күрше-тирә авылларда массаж ясап йөри. Бик яраталар үзен. Әле яңарак кына балаларны туган көннәре белән котлап йөрүчеләр барлыкка килгән дип ишеттем. Үзем күрмәдем, ишеттем генә. Махсус киемнәргә киенгән берничә кеше әти-әниләренең алдан бирелгән заказы буенча баланың өенә килеп, аны котлый, бүләкләр бирә. Балага да күңелле, үзләре дә акча эшли. Саный китсәң, үз һөнәре белән кәсеп итүчеләр күп инде алар. Тегүчеләр, аяк киеме төзәтүчеләр, кәрзин үрүчеләр, Төркия товарлары сатып йөрүчеләр, фотога төшерүчеләр, туйлар алып баручылар, машина ремонтлаучылар... Әле күптән түгел генә авылда икенче шиномонтаж һәм машина юу ноктасы ачылды. Ике тапкыр юдырып алдым. Шактый әйбәт эшлиләр егетләр.
 
Менә шулай, хөрмәтле укучым, эшләргә уйлаган тырыш кешеләр өчен авыл һич кенә дә беткән урын түгел. Кем әйтмешли, акча аяк астында. Күреп ала белергә генә кирәк.
 
Фәрит ВАФИН. Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Фото: пиксабай
 
 
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: