Саба дулкыннары

Авылча акча санау: үгез аласың, үстереп иткә сатасың - миллион ярым сумлык табыш кесәңдә

Безнең урамнан бер шәһәр гаиләсе йорт сатып алды. Яхшы гына сакланган хуҗалык аларга арзанга төште. Ире дә, хатыны да югары белемле. Җәен безнең авылда шәһәр ыгы-зыгысыннан качып яшәргә исәпләре.

Гаилә башлыгы Денис – белеме буенча икътисадчы. Беркөнне ул күрше ир-атларны йорт яны участогын чистартырга булышырга чакырды. Йортта күптән яшәүче булмаганга, бакчаны кура, кыргый куаклар баскан.
 
Без моңа шат, бушка эшләмисең бит. Ялга тәмәке тартырга утыргач, яңа авыл егете яныбызга килеп тормышыбыз, ничек яшәвебез белән кызыксына башлады. Бертавыштан диярлек начар, дип җавап бирдек.
 
Денис безнең зарлануны тыңлагач, ник үзегезгә эшләмисез дип сорап куйды. “Менә мин икътисадчы, авылда бер ел эчендә джип сатып алырлык акча эшләүне исәпләп чыгара алам”, – ди. Укымышлы Денис сөйләвенчә, ун баш үгез аласың һәм шуны бер ел үстереп иткә сатасың. Нәтиҗәдә, миллион ярым сумлык табыш кесәңдә. Икътисадчы сөйләвен саннар белән ныгытып та бара.
 
Тик бу саннарның чынбарлыкка туры килмәвен белемсез авыл ирләре шунда ук абайлап алды. Кем әйтмешли, аның шайтаны бит детальләрдә. Хәзер тормыштан чыгып, үгез асрап баюны безнеңчә исәпләп карыйк.
 
Бер айлык ун бозауны сатып алу йөз меңгә төшә. Әйтик, алар барысы да сәламәт, сөт имүдән исән-имин яшел үлән ашауга күчкән ди. Алар көзгә кадәр болында яшел үлән ашар дип уйлаучылар ялгыша. Үләннәр чыннан да муеннан диярлек үсә. Тик гадәттә алар бездә июль аена кадәр генә була. Аннары рәхимсез кояш, үгезләрне бәйләп тоткан урыннардагы үләннәрне яндырып-көйдереп бетерә. Безнең як кәҗәләре хәтта яшел шайтан таягы кимерергә тотына. Шул чакта үгез симертүчеләр малларын киртәгә кертеп, печән ашата башлыйлар. Бу киләсе елның язына, яшел үлән үскәнчегә кадәр дәвам итә.
 
Бездәге кебек табигый шартларда һәр эре мөгезле терлек өчен елына 2,5-3 тонна печән кирәк. Димәк ун үгезгә 25-30 тонна. Ялкау булмасаң, печәнне үзең чаба аласың, болыннар үләнгә бай. Тик, гади чалгы белән шуның кадәр үлән чабарга Алып батырның да хәленнән килмәс. Печәнне сатып алырга да була. Ул чагында ун үгезгә исәпләсәң, тагын йөз мең сумың чыгып китте дигән сүз. Әле бит үгезләрне печән генә ашатып симертеп булмый, моның өчен катнаш азык, фураж кирәк. Бер үгезгә уртача ике тонна катнаш азык исәплик. Әле бу бик тыйнак рационнан чыгып хисаплау.
 
Фермерлар быел фуражның тоннасын 9 мең сумнан саттылар. 10 үгезгә – 20 тонна, димәк тагы 180 мең тү-тү.
 
Үгезләр исән-сау кышлап чыгып, бер ел эчендә 600 килограммга кадәр җиттеләр ди. Аларны ничек сатарга? Җыючылар чалынган үгез итенең килограммын 220 сумнан алалар. Бер үгездән 400 кг хәтле (бик яхшы очракта) ит чыгарга мөмкин. Безнең тирәдә эре төрлекне махсус сугым урыны юк. Аның өчен кирәкле ветеринария документлары тутыртып, үгезләрне күрше районга алып барырга кирәк. Ун үгез бер машинага сыймый. Сугым хезмәте, ветеринария документлары, транспорт өчен түләргә кирәк.
 
Аның икенче мәшәкатьсез юлы да бар. Бәхет елмайса, сатып алучыларга һәр үгезне тере килеш 70әр меңнән җибәрергә мөмкин. Барлыгы – 700 мең сум. Шуңардан бозаулар, печән һәм ашлык сатып алу чыгымнарын чигерәбез. Гомуми сумма – 380 мең. Барлык вак-төяк чыгымнарны да исәпкә алсаң, кесәңә шытырдап торган 320 мең сум акча керәчәк. Әле бу салым түләмәгәндә генә...
 
Монда бер еллык шәхси хезмәтеңә түләү кермәгән. Үгезләрне асрау, үзе дә бик куркыныч. Безнең авылда кабыргаларын сындыручылар, таякка калучылар җитәрлек. Авыл кешесе бер ел эчендә ничек итеп джип алырлык акча эшләү схемасын үз җилкәсендә күптән татыган. Шуңа да авылда эре терлек асраучылар калмады диярлек.
 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.10.2019

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: