Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл “миллионеры”: шәһәрдән авылга күченгән табиб Ирек Вафин субсидия акчасына йорт торгызган

2012 нче елдан Татарстанда “Земство доктор” программасы гамәлдә. Әлеге җиде ел эчендә 500дән артык яшь табиб миллион сум субсидия алып авылга эшләргә күчте. “Татар-информ” хәбәрчесе Биектау район үзәк хастаханәсе неврологы, Чыпчык авылы амбулаториясе мөдире Ирек Вафин белән әлеге программаның яшь табибка карьера үсешендә һәм хыялларын тормышка ашыруда ничек ярдәм итүе турында сөйләште.

Субсидияләр ярдәмендә йортымны төзеп бетердем

Невролог табиб Ирек Вафин “Земство докторы” программасында 2012 елда катнаша. Казан дәүләт университетының дәвалау факультетында укыган. Севастополь хәрби госпиталендә “Неврология” белгечлеге буенча интернатура тәмамлаганнан соң яшь белгеч Биектау район хастаханәсенә эшкә урнаша.

Ирек әйтүенчә, әлеге һөнәрне сайлавы очраклы булмаган – ул әтисе эзләреннән киткән.

“Минем әти 25 елдан артык хирург булып эшли. Гаиләдә табиблар династиясен ул башлады. Бертуган абыем да табиб булып эшли. Бу да йогынты ясагандыр. Тамчы да үкенмим, яхшы профессия. Кешеләргә ярдәм итү кызыклы ул”, - дип бүлеште ул. Укыган вакытта ул неврология белән кызыксынып китә һәм ул бу юнәлештә үсәргә карар кыла.

“Земство докторы” программасы турында белгәч, Ирек шундук катнашырга гариза яза. Яшь табибны ул эшкә урнашу гарантиясе белән дә, шулай ук финанс ягы – миллион сум күләмендәге субсидия белән дә кызыксындыра. Ир-ат өчен бу акчалар яхшы ярдәм була, ул вакытта йортын төзеп бетереп килгән була.

“Йорт төзи идем, “түбә астына кергән” иде дияргә була инде. Мин бу акчаларны төзелешкә керттем, ремонтны бетердем. Бу акчалар миңа бик ярдәм итте дип әйтә алам”, - диде ул.

“Авылда эш тә, тормыш та бик кызыклы”

Ирек Вафин “Земство докторы” программасы үзенә табиб карьерасы башлауда уңышлы старт бирде дип саный. 5 еллык килешүнең вакыты чыккач, ул район үзәк хастаханәсендә эштә кала. Ә 2018 елда яшь белгечне Чыпчык авылы амбулаториясе мөдире итеп билгелиләр.

“Бу программа миңа эш урыны белән бик ярдәм итте. Күрүегезчә, 5 ел узды, ә мин эшләвемне дәвам итәм. Әллә ни зур булмаса да, җитәкче вазифасы алдым”, - диде табиб невролог.

“Земство докторы” программасы тормышка ашырылган вакытта Биектау район үзәк хастаханәсенә якынча 40 яшь белгеч эшкә урнашкан. Аларның күбесе хәзер дә район хастаханәсендә эшли. Ирек фикеренчә, күп катнашучылар бу программага финанс ярдәме өчен эләгергә омтыла. Әмма эшкә, авыл тормышына күнегәләр һәм төпләнеп калалар.

“Авылда эш һәм тормыш бик кызыклы. Икеләнгәннәргә шуны киңәш итә алам: куркырга кирәкми, бигрәк тә мондый программалар булганда. Хәзерге вакытта авылларның үсештә булуын үзебез дә күрәбез”, - дип өстәде Ирек.

Чыпчык авылы амбулаториясе көненә якынча 70 пациент кабул итә

Ирек Вафин Чыпчык авылы амбулаториясе белән 2018 елның февраленнән җитәкчелек итә. Быел хастаханәнең яңа бинасын ачканнар. “Иске амбулатория 1881 елда төзелгән булган. Аның урнашкан урыны уңайсызрак иде. Беренчедән, тимер юлда – аның аркылы чыгарга кирәк. Икенче якта трасса урнашкан. Хәзер без башка урында. Хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә барлык уңайлыклар булдырылган”, - диде ул.

Амбулатория барлыгы 6,5 мең тирәсе кешегә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта монда 38 табиб эшли, 5 белгеч кабул итә: гомуми практика табибы, терапевт, стоматолог, педиатр һәм невролог. Хастаханәдә көненә якынча 70 пациент кабул итәләр.

“Белгечләр җитәрлек. Тар белгечлек табибларын карасак, аларның шушылай авылларда эшләү практикасы, гомумән, башка бер җирдә дә юк”, - дип өстәде Ирек.

Ул амбулаториядәге барлык җиһазларның да яңа булуын әйтте. Стоматолог, гинеколог кәнәфие, электрокардиограф, физиотерапия җиһазлары, тонометрлар, ростометрлар, үлчәүләр һәм башка бик күп әйберләр бар. Моннан тыш Чыпчык авылы табибларының анализлар алу, пациентларның өйләренә барып электрон кардиограммалар ясау мөмкинлеге дә бар.

Амбулаториянең яхшы җиһазландырылуы аркасында белгечләр миокард инфарктын ачыклап, пациентның гомерен саклап калуларын да исенә төшерде табиб.

“Өч ай элек бер пациент гомуми хәлсезлегенә зарланып терапевтка килде. Бер җире дә авыртмый иде. Табиб карады, кардиограмма ясадылар һәм авыруда миокард инфаркты булуы ачыкланды. Без аны тиз арада Биектау район хастаханәсенә күчердек. Анда аңа тиешле ярдәм күрсәттеләр. Бу аның гомерен саклап калырга ярдәм итте. Авылларда элементар диагностика алымнарын булдыру бик мөһим ул”, - диде ир-ат.

Чикләүләрне бетерү шәһәр табибларының авыл тормышы турындагы хыялларын чынга ашырырга ярдәм итәчәк

Ирек Вафин фикеренчә, “Земство докторы” программасы үзен аклый – аның ярдәмендә яшь белгечләр эшкә урнашу мөмкинлеге һәм финанс ярдәм ала. Моннан тыш, табиб программада катнашучыларның яшен 50 яшькә кадәр арттыруны да мөһим дип саный. Ул Россия Президенты Владимир Путин фикере белән дә килешә. Президент Федераль җыенга биргән юлламасында программада катнашучылар өчен яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итте. Ягъни, авыл җиренә яки кечкенә шәһәрләргә эшкә кайткан 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр дә акча алырга мөмкин.

“Бу ерак авылларда кадрлар кытлыгы проблемасын тагын да нәтиҗәлерәк хәл итәргә булышачак. Авыл җирлегенә күбрәк тәҗрибәле табиблар кайтачак. Бу яшь белгечләргә дә, өлкәнрәкләргә дә файдага булачак. Билгеле бер дәвамчанлык булачак: олы табиблар яшьләр белән тәҗрибәләрен уртаклаша ала. Ә яшьләр үз чиратында яңа белемнәр белән уртаклаша”, - дип саный Чыпчык авылы амбулаториясе мөдире.

Ул шәһәрдә яшәүче кайбер табибларның авыл җирендә урнашып, йорт төзү, бакча булдыру хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк диде. Әле шуңа өстәп, ким дигәндә алдагы биш елда эшле дә булачаклар, дип саный табиб. 

“Земство докторы” программасында кабат катнашу мөмкинлеге авылларда кадрлар кытлыгын киметәчәк

Ирек Вафин агентлык хәбәрчесе белән сөйләшкән вакытта, “Земство докторы” программасында кабат катнашу теләге барлыгын әйтте.

“Хәзерге вакытта программада бер генә мәртәбә катнашып була. Әгәр кабаттан кайдадыр урнашырга яраса, мин бу мөмкинлектән файдаланыр идем”, - диде ул.

Невролог табиб сүзләренчә зур шәһәрләргә якын булган авылларда кадрлар кытлыгы зур түгел. Хастаханәләр 80-95%ка тулылынган. Әмма авылларда һаман да белгечләр җитеп бетми. Табиблар җитмәү 40-50 процентны тәшкил итә.

“Әгәр шундый мөмкинлек бирсәләр, мин тагын кайда да булса барыр идем. Шулай итеп анда кадрлар җитмәүне тутырыр идем һәм монда берәр кешегә урын бушатыр идем, эшләргә мөмкинлек бирер идем”,- диде Ирек Вафин.

Әгәр дә бу үзгәрешләр тормышка ашырылса һәм чикләүләр бетерелсә, программа тагын да уңышлырак һәм нәтиҗәлерәк булачак дип тә өстәде табиб.

 

 

Автор: Александра ДАВЫДОВА, sntat.ru
Фото: Михаил Захаров

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев