Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Республика үзендә җитештерү хисабына халыкны төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада булдырылган продукция запасы «сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана», - диделәр ведомствода.

 

«Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип искәртте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.

 

Реклама

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев