Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе апрель нәтиҗәләре буенча 13 игенчене район матбугатына абунә белән бүләкләде.

Җиңүчеләр “Саба таңнары”н алачак

Районда кыр эшләре дәвам итә. Агросәнәгать комплексы  хезмәтчәннәре профсоюзының район  комитеты, язгы  кыр эшләрендә  катнашучы алдынгы механизаторларның хезмәт   күрсәткечләрен барлап,  ярыш  экраннары  чыгару традициясен дә саклый. Күпме эталон гектарда  эш башкарганнары белән  хуҗалыкларда белгечләр игенчеләрне таныштырып бара. Әйтик, “Сатыш” бригадасында апрель ае ахырында Рафис  Фәрхуллин белән   Рәлиф Шәмсиевның хезмәт күрсәткечләре югары булган. Алар барысы 653 эталон гектар эш башкарганнар. Үзләре  белән кырда  кичә генә очрашып  сөйләштек. Рәлиф “Т-150” тракторында  85 гектарлы участокны культивацияләп, бодай чәчү  өчен әзерли иде. “Иртәнге 6дан кырда инде без. Үзем  җыеп  чыккан трактор белән  эшлим. Кич  кайтканда 8ләр тула  яза. Чәчүне  сузарга  ярамый. Игеннәр тигез  тишелсен өчен агротехник  срок­ларны  сакларга  кирәк”,– ди  ул. Ә Рафис  Фәрхуллин 20 елдан артык башмаклы трактор  йөртә. Кичә  “ДТ-75М” белән кукуруз игеләчәк 75 гектарлы басуга   аммиак  селитрасы  кертә  иде. Илнар Шакиров белән Назим Әхтәмовның Әхтәм  Сөнгатуллин алып  килгән ашламаны чәчкечләргә тутырган  вакытка туры  килдек. “ДТ”лар  чыгымсыз техника, сменага 45-50 гектарда эш башкарам”,– ди Рафис. Агросәнәгать комплексы  хезмәтчәннәре профсоюзының район  комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова бу юлы аларның  хезмәтен “Саба” таңнары” газетасына 2020 елның  икенче  яртысына  абунә белән билгеләп үтте. “Апрель ае  эш   күрсәткечләре буенча  “Сатыш” бригадасыннан сезне  җиңүче дип таптык. Район яңалыклары белән “Саба таңнары”ннан танышып барырсыз.  Авыл хуҗалыгы темасына газетада урын  күп бирелә. Эш әле дәвам итә, май  аенда да  сынатмагыз”,– диде профсоюз рәисе игенчеләргә квитанцияләр тапшырып (фотода).  Игенчеләр дә кызыксындыру чарасына ихлас рәхмәт әйттеләр. 

«Сатыш» бригадасы кырларында кыр эшләрендә хәзер өчәр чәчү һәм  культивация агрегаты катнаша.   Агроном Рамил Шәймәрданов әйтүенчә,  язгы  чәчү  70 процентка төгәлләнгән. Ул арада Бигәнәй  авылы   янындагы 196 гектарлы бодай  басуына  “Flexicoil” комп­лексы белән  Рәүф Камалов та  килеп җитте. “Агрегат бер  үк  вакытта ашламаны да кертә.  Төнге   сменада  техникага Ленар Баһманов  утыра. Димәк, көн  ярымлык  эш калып бара”,– диде  агроном.    

  • Район буенча 11 майга 16667 гектарда сабан культуралары чәчелде (61%). Бер  көнгә  3375 гектарда эш башкарылды. Уҗымнар корткычларга  каршы  – 115,  авыруларны  булдырмау өчен – 285, чүпләнүгә каршы 7079  гектарда  эшкәртелде.  

                                               Чыганак: http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев