Саба ТВ

Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының уеннары тәмамланды

Кичә 2021 елның 13 апрелендә МБУ "Спорт комплексы" нда авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары узды.

Чемпионатта барлыгы 11 команда катнашты, ә бу 108 дән артык катнашучы. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-атлары арасында 2021нче ел сезоны нәтиҗәләре. Өмет Лигасы.

1 урын - "Лесхоз" командасы;

2 урын - "Сатыш" командасы;

3 урын - "Юлбат" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә:

Евдокимов Эльмар Лесхоз командасы;

Галләмов  Фларид Сатыш командасы;

Багавиев Ирек Юлбат командасы;

Маликов Нияз Шыңар командасы.

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында 2021 ел сезоны нәтиҗәләре. Югары лига.

1 урын - "Симет" командасы;

2 урын - "Тимершык" командасы;

3 урын - "Бигәнәй" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә:

Гатауллин Илшат Курсабаш командасы;

Гыйләҗиев Илсаф Бигәнәй командасы;

Биктимеров Альберт Тимершык командасы;

Шәехов Нурдил Симет командасы.

Командаларны сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз!

 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: