Саба ТВ

Авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннары командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты төгәлләнде

2022 нче елның 9 нчы мартында Саба муниципаль районының ветераннары командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды.

Чемпионатта барлыгы 8 команда, ә бу 80нән артык спортчы дигән сүз.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.

Саба муниципаль районының ветераннары командалары (40+) арасында  мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты нәтиҗәләре:

1 урын - "ОЛИМП" командасы;

2 урын - "САБАГАЗ" командасы;

3 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы. "

Иң яхшы уенчы" номинациясендә Васильев Сергей "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Ситников Михаил "РЖД"командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Миңнеханов Рәис "АДМИНИСТРАЦИЯ"командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Кашапов Айнур "САБАГАЗ"командасы бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: