Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И. Татар Икшермәсе авылында яшәүче Динмөхәммәтова Разия Динмөхәммәтовна кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Динмөхәммәтова Разия Динмөхәммәт кызы 1932 нче елның 3 мартында Саба районы Татар Икшермәсе авылында дүрт балалы гаиләдә туа.1939 нчы елда беренче сыйныфка укырга керә.

Мөмкинчелеге булмау сәбәпле ,ул бары тик дүрт класс белем белән кала.1941 елда әтиләре сугышка китә. Йорттагы бар хезмәт әнисе һәм балаларга кала.10 яшьтә әнисе белән беррәттән хуҗалыкта эшли башлый,Иң өлкән бала булгач барлык эш тә Разия апа җилкәсенә төшә.Разия апа колхозда атлар карый, сарык фермасында эшли,басуны кул белән чүптән арындыра,урагын ура,печәнен дә чаба. Нинди авыр эш бар,барысын да башкара кыз бала.Чордашлары кебек аның да гомере хезмәттә уза.Иптәшләреннән калмыйча бүлеп бирелгән чөгендерне дә эшкәртә. Кырда бәрәңге казый,чүпли,ындыр табагында ашлыгын җилгәрә.Хезмәт белән үрелгән гомер йомгак кебек тәгәри дә тәгәри. Гомерен хезмәттә үткәргән Разия апа бер генә дә тик утырырга яратмый, оеклар бәйли, гөлләр үстерә, кирәк икән күлмәген, алъяпкычын кисеп тегә,тәмле итеп ризыклар пешерә, мал-туарын карый. Бүгенге тормышка шөкер итәм, сугыштан соң авыр заманнарда ямау салган кием кидек, кычытканга алабута онын болгатып аш итеп пешереп ашадык, ачлыктан тилмердек дип сөйли авыр елларны үз башыннан кичергән Разия апа. Бүгенге көн аллага шөкер,тамак тук, өс бөтен. Нәрсә киим дисән дә, нәрсә ашыйм дисәң дә шул бар. Булганына канәгать булып яши Разия апа. Разия апа сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Бугенге тормыш бик рәхәт, авыр еллар бүтән кабатланмасын иде ди ул. Хәзерге көндә Разия апа Теләче районы Олы Саурыш авылында кияве Радик,оныгы Сәрия һәм оныкчыгы Нәфис тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев