Саба ТВ

Авыл да тарткан, малкайлар да көткән

Районда терлекчелектә 329 хатын-кыз эшли.Шуларның берсе- районның алдынгы сыер савучысы Зөлфия Насыйбуллина.

  Әле сәгать төнге 2 белән 3 арасында гына, ә инде Сатыш  авылында Насый­буллиннар яшәгән йортта ут яна. Алар гына тү­гел, гомумән, фермада эшләүчеләр йокыдан  иртә торырга   күнеккән. Торак­ларда сыерлар да  шуңа ияләнгән. Димәк, вакытында  яннарында булырга кирәк.  Шуңа   күрә Зөлфия Насыйбуллина да иртәнге 4тә башланып  китәсе  сменалы  эшенә  ашыга. Инде 26  ел шулай. Аңарчы Казанда һөнәр   училищесында белем  алган да, ун  елга  якын телеграфистка булып  эшләгән. Ахыр чиктә барыбер туган  авылы тарткан. “Алай димә,   сөйгән  яры  янына кайткан дип  яз”,– дип сүзгә  кушыла  ферма   мөдире Гөлназ Латыйпова.  Билгеле,  серләре  килешкәнгә  күрә шулай  ди. Чөнки хәзер  генә мөдир булгач та,  ул үзе дә башта Зөлфия  янында эшләгән, сыер саварга аннан өйрәнгән.  Аннары урта  звено кадры булып   күтәрелгән.  Адашы – АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район  комитеты рәисе  Гөлназ Нигъ­мәтҗанова аның Бигәнәй  фермасы территориясен төзекләндерүгә коллектив­ны туплавын (күлдәвек  ясап,  балыкларга   кадәр  җи­бәргәннәр) билгеләп  үт­те. Гөлназ Латыйпова март аенда вакытлыча ялдагы Сатыш  фермасы   мөдирен   алыштырган. Хәзер  Зөлфия   үзбәк кызы Шахноза Шо­му­ратова белән эшли. “Ир­­ле-хатынлы күченеп кайт­­­­тылар. Күпмилләтле коллективка әйләнеп барабыз. Хәзер Шаһнозаны  татарча өйрәтәбез. Кайбер  сүзләр уртак, бер-берсенә охшаган да. Та­тарча сөйләшергә дә, сыер  савуның да нечкә­лек­лә­ренә тиз төшенә”,– ди Зөл­фия.

 

 

 

 

  Әйтергә  кирәк, аның белән бер торакта гаиләсе белән Казаннан   күченеп  кайткан Гөлфия Хисамиева  да  эшли. Сатышта  беркемнәре дә булмаган. Хезмәтенә  күрә тиешле хакы түләнә, яшәргә арендалы торак бирәм дип торган авылны тапканнар да, тәвәккәлләгәннәр. “Сыер  савучылар 30 мең  сумнан да  ким  алмыйлар бездә”, диделәр  бухгалтериядә.  Җитәк­челәре Фәрхәт Сәү­бәнов та, фермада эшләүче 20гә якын  хатын-кызга 8 март бәйрәме теләкләрен җиткереп, авырмасыннар гына, маститны вакытында  күрсәләр, җилендә кал­­дырмасалар, сөт бу­ла,  ди. Аның әйтүенчә,  Зөл­фия  эшләгән торакта  тәү­легенә 3,5 тонна  сөт савыла. Башка хуҗа­лыкларда (роботлар турында   сүз бармый)  шул  ук  сыерлар  саны белән ан­дый  күрсәткечкә ирешә алмыйлар  икән. 2019 елда бер сыерның продуктлылыгы 7594 литр булган. Ә  Зөлфиянең эш күрсәткече 7900гә җиткән. Зөлфия һәр  сыерның исемен  яттан белә, “Иркә”се бигрәк тә иркә, исемен белеп  кушкан, янына килсә, сыйпаланырга ярата. “Иркә”, “Карга” һәм “Әдилә” 40 литр  сөт бирә икән. “Таналарым да әйбәт, беренче тапкыр  бозаулаган  сыерларның продуктлылыгы 25-30 литр арасында тирбәлә. Мин Әминә апа белән эшли башлаганда хезмәтебез  авыр иде. Юллар пычрак, сөтне чиләкләп ташыйбыз, кул белән ашарга сала идек. Хәзер сөт үткәргеч аша гына үтә, ашарга да техника кертә. Шартлар әйбәт, кайгыртучанлык бар. Әле узган ел санаторийда да ял итеп кайттым”,– ди хезмәтендә алдынгы, менә  дигән  хуҗабикә,  улы өчен җан атып торучы ана.

 

 РS. Без дә аларны хезмәт  уңышлары һәм бәйрәм белән  чын   күңелдән котлыйбыз.

 

Фәнил Мәүлетов

Чыганак==>> http://saby-rt.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: