Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылга кайткан югары белемле яшь белгечләргә 300 мең сум, ә көллият тәмамлаганнарга 150 мең сум акча бирелә

Хәзерге вакытта авылда яшәүчеләрнең күпчелеге терлекчелектә һәм игенчелектә хезмәт итә. Яшь белгечләрне нинди чаралар белән кызыксындыралар? Алар нинди программаларда катнаша һәм нәрсәгә өмет итә ала? Әлеге сорауларга Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин җавап бирде.



Стипендиатлар

Өч ел элек республикада стипендиатларга бәйле программа эшли башлады. Быел аның беренче «карлыгачлары» килешү төзегән хуҗалыкларга эшкә кайтты. Дөрес, әлеге программаны бөтенләй үк яңа дип әйтеп булмый. Советлар Союзы заманында, колхозлар гөрләп яшәгәндә эшләгән программа хәзер яңартылган, камилләшкән хәлдә тәкъдим ителә.

Наил Хәмидуллин аңлатканча, программа авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр әзерли торган уку йортлары студентлары өчен каралган. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: хуҗалык җитәкчесе белән бу авылга эшкә кайтачак студент арасында килешү төзелә. Аның нигезендә, хуҗалык башлыгы студентны ай саен ун мең сум стипендия түләп укытырга, ә егет яки кыз шушында эшкә кайтып, кимендә өч ел эшләргә бурычлы була. Уку йортын тәмамлагач, белгечнең планнары үзгәреп китсә, ул түләнгән акчаларны кире кайтарып бирергә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, хуҗалык түләгән ун мең сумның яртысын хөкүмәт субсидия рәвешендә кире кайтара. Димәк, югары уку йортында белем алучы бер студентны стипендия түләп укыту хуҗалыкка елына 60 мең сумга төшәчәк.

Ә техникум һәм колледж кебек һөнәри белем бирү оешмалары студентларына килешү төзелгән хуҗалык ай саен 6 мең сум стипендия түли.

- Гадәттә, килешүне студент беренче яки икенче курсның башында (сентябрь-октябрь айларында) төзергә тырыша, чөнки шулай эшләгәндә, файдалы була. Кулларына диплом алган белгечләр эшкә дә нәкъ менә хәзер, сентябрь-октябрьдә кайта башлый, - ди Наил Хәмидуллин.

Студент килешүне үзе яшәгән авыл җитәкчелеге белән дә, республиканың башка районы белән дә төзи ала. Мондый мөмкинлек шулай ук чит ил студентларына да бирелә.
- Җитәкчеләр кайда яхшы эшли, шунда белгеч тә бар, хуҗалык та барлык күрсәткечләр буенча алда бара. Мисалга, Әтнә районын алыйк. Узган ел анда 12 белгеч кайткан. Нәтиҗә дә күренеп тора: Әтнә авыл хуҗалыгы рейтингында беренче урында бара. Ә кайсы районга укып бетергәч бер генә белгеч тә кайтмаган, алар һәрвакыт рейтингның түбән баскычында тора. Фикеремне кабатлап әйтәм: күп нәрсә җитәкчедән тора. Әгәр ул яшь белгечләрне җәлеп итә белә икән, әлеге районда, хуҗалыкта эш тә яхшы бара. Уңышка ирешүдә тагын бер мөһим мәсьәлә: бөтен технологияләрне дөрес итеп башкару, ягъни фән кушканча эшләү. Ә бу эшне уку йортларын тәмамлаган белгечләр күрсәтә ала, - дип саный җитәкче.

Наил Хәмидуллин фикеренчә, ун мең стипендия алып укырга теләүче студентлар күп, тик әлегә моның өчен хуҗалык җитәкчеләре өлгереп җитмәгән. Шуңа күрә әгәр башлык киләчәк турында уйлап эш итә икән, беренче адым да нәкъ менә аңардан ясалса яхшы.
- Әлеге программа, беренчедән, авыл хуҗалыгын белгечләр белән тәэмин итә. Шуның белән бергә, аның авыл җирлегендә яшь интеллигенцияне туплау кебек социаль мәгънәсе дә бар, - ди Наил Хәмидуллин.

Яшь белгечкә - 300 мең сум

Яшь белгечләргә хөкүмәттән тагын бер төр ярдәм күрсәтелә. Монысы аграр тармактагы уку йортларын тәмамлаучыларга гына түгел, ә башка профессия алып, киләчәген авыл белән бәйләргә булган яшьләргә дә кагыла. Әгәр яшь белгеч, кимендә өч ел эшләү шарты белән, авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнашса, аның айлык хезмәт хакына 7500 сум өстәлә. Моңа өстәп, хөкүмәт югары уку йортын тәмамлаучыларга - бер тапкыр 300 мең сум күләмендә, ә техникум, колледж тәмамлап кайтучыларга 150 мең сум акча да бирә. Узган ел хөкүмәт тарафыннан бирелә торган мондый ярдәмне 152 кеше алган. Быел аларның саны артыр дип көтелә.

Наил Хәмидуллин әйтүенчә, алда язылган ярдәмнәрдән кала, укып бетереп, кимендә өч ел эшләгән яшь белгечләрне тагын да күбрәк кызыксындыру максатыннан, республиканың конкурста җиңүче 100 белгеченә 100әр мең сум премия бирелә. Мондый төр ярдәм Татарстанда дүртенче ел күрсәтелә.

- Болардан кала, «Аграр яшьләр берлеге» белән берлектә, 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр арасында конкурслар оештырабыз. Катнашучылар алты номинациядә көч сынаша. Җиңүчеләргә чит илгә китеп, стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, ел саен «Хезмәт кешесе даны» дигән конкурсыбыз бар. Ул ике этапта уза. Беренчесе - урып-җыю вакытында иң күп ашлык суктырган 15 экипажны ачыклау. Икенче этабында комбайнчыларның комбайнны ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерәчәкбез. Ул быел Зәй районының колледж базасында узачак, - диде безгә Наил Хәмидуллин.

PS. Газетабызның киләсе саннарында авылда төпләнеп калган яшьләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү, алар катнашырга мөмкин булган программалар, салада шәхси эш ачканда нинди өстенлекләр каралганлыгы турында аңлатуны дәвам итәчәкбез.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, аграр тармактагы уку йортларын (бюджет урыннарындагы) тәмамлаган студентларның нибары 30 проценты гына авылга эшкә кайта.

5 сентябрь мәгълүматларына караганда, Казан дәүләт аграр университетының һәм Казан ветеринария медицинасы академиясенең 110 студенты килешү нигезендә укый, ә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә аларның саны - 30га якын. Иң күп стипендиатлар Балтач, Саба, Кукмара районнарына туры килә.

Авыл хуҗалыгы тармагы беренче чиратта мал табибы (хезмәт хакы - 17-45 мең), зоотехник (хезмәт хакы - 18-25 мең), агроном (хезмәт хакы - 10-30 мең) белгечләренә кытлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев