Саба ТВ

Авылдашым ут төртеп үч алды

Балтач районыннан Фәния Гыйләҗеваның «Әтине ике тапкыр җирләдек» дигән мәкаләсен укыгач («ТЯ», 1 март), авылдаш кешенең безгә дә ут төртергә ярты ел алдан уйлап йөргәне искә төште.

...1969 елның октябрь башлары иде, ул төнне беренче кар яуды. Әнинең: "Янабыз, торыгыз!" - дип ачы итеп кычкырганына уянып киттек. Без, игезәк кызлар ул елны беренче класска укырга бардык, абыйлар бер-ике яшькә олырак. Бөтен өй эче яп-якты. Әти Казанга семинарга киткән иде. Әни үзен ничек кулга алды икән, бәгырькәем, безне киендереп тышка алып чыкканда ут сарайларның түбәсен тишеп чыккан, җәй буе интегеп җыйган печәнебез дөрләп яна иде. Әни күршеләрнең тәрәзәләрен шакып, капкаларын ачтырып, безне күрше апаның кулларына тапшырды да, чыгып йөгерде.
Тырышып тапкан байлыкларының ничек утырып януын әни соңыннан болайрак сөйләде:
- Сезне күршеләргә керткәч малкайларымны коткарырга йөгердем, олы малны тиз чыгардым, сарыкларым гына уттан куркып сарай почмагына өелгән иде. Ул арада халык җыела башлады. Алай да 5 бәрәнне, 2 сарыкны өстерәп чыгардым. Инде ике сарык малы гына калгач, авыл кешеләре: "Янып үләсең бит, дүрт балаңны кемгә калдырасың?!" - дип кычкыра башладылар. Утка керергә берсе дә батырчылык итмәде. Сарыкларны алып чыгарга көч җитмәде шул, аякларын терәп карыштылар чыкмас өчен. Чынлап та, мин чыгып өлгердем генә, түбә ишелеп тә төште. Сарайдан чыгып келәткә йөгердем. Әле эченә кермәслек түгел, бер сандыкны сөйрәп чыгардым. Шунда артымнан авылның бер кешесе керде дә, монда сулап булмый дип, кире чыгып китте. Аңа ияреп мин дә чыктым. Соңыннан бик үкендем, кышкы пәлтәләр сакланган сандыкны гына булса да алып чыгасы иде дидем. Бәлки ияреп чыгуым хәерлегә дә булгандыр, кем белә. Менә шулай итеп, берничә ай элек кенә төзеп бетергән каралты-курабыз санаулы минутлар эчендә янып юк булды. Анысыннан да бигрәк тереләй янып үлгән маллар, тавык-чебешләрем жәл булды. Әле кайсыларыдыр уттан коткарып калган чынаякларыма, яңа чиләкләремә дә кызыккан булып чыкты. Шунысы бик истә калган: янгын вакытында өйдән мәчебезне чыгара алмадык, һич тоттырмады. "Мәчегез өйдән чыкмаса өегез янмаячак, йорт-җиһазларыгызны алып чыкмый торыйк мәллә?" - диючеләргә бик ышанмаган идем, чынлап та, янгын сүндерүчеләр өйне саклап кала алдылар.
Ә әти Казаннан шул көнне төш җиткәндә генә кайткан. Безнең исән-сау икәнне белгәч әнигә: "Ярый балаларны саклагансың, югалтсаң, кичермәгән булыр идем", - дигән.
Хәзер инде беренче сорау: ут каян чыккан? Элек сарайларда утны төнгә калдыру юк иде. Димәк, сәбәбе электр чыбыгыннан түгел. Ул арада районнан тикшерүчеләр килеп җиткәннәр. Су буеннан безнең сарайга таба менгән, беренче яуган карда ярылып яткан аяк эзләрен күреп алганнар да, гипска катырып, ул эзне тикшерергә алып киткәннәр. Соңыннан ачыкланганча, ул резина итек эзе булып чыккан. Ул вакытта әйберләр юк заман, безнең авылдагы ферма эшчеләренә кибет аша ике резин итек кайткан булган, берсен орынып торган күршебезгә, ә икенчесен авыл башында яшәүче бер абыйга биргәннәр. Әтидән: "Кайсысыннан шикләнәсең?" - дип сораганнар. Әти: "Күрше белән гомер буе тату булдык, теге абзый белән дә тавышланышканым юк", - дигән. Шул вакытта кешеләр авыл башында ук торучы ул абзыйның күршеләрдән дә алдан килеп җитешеп, казан белән су ташып, ут сүндереп йөргәненә игътибар иткән булганнар. Бераздан ул абзыйны районга алып киттеләр. Әти судтан кайткач сөйләгәннәр хәтердә калган. "Ни өчен ут төрттең?" - дип сораганнар ул абзыйдан. Ул әтиемә төртеп күрсәткән дә: "Миңа печән аз бирде, бервакыт кич белән мине күпердән төртеп төшерде, шуңа үч алуым иде", - дип җавап биргән. Әтием ул вакытта колхозда бригадир булып эшләгән. "Печәнне эшләгән көннәр санына карап бирдем, бер ул гына булмагандыр бит әз печән алучылар арасында, һәрберсе үпкә тотса нәрсә була. Ә күпердән мин атмадым, нишләп аек башым белән (әтием эчми иде) кешегә бәйләним, исерек булып яшьләр атты микән, үзе уйлап чыгарды микән", - дип сөйләде. Бу кешегә мәкерле планын тормышка ашырырга җай да чыккан. Әтием берничә кешене безгә каралты-кура эшләргә яллаган. Араларында бу абзый да булган. Соңыннан судта: "Төзелеш барганда ук кайдан ут төртеп булуын, сарайга ничек үтеп керәсен уйлап-карап йөрдем. Йорт хуҗасының өендә булмаган чагын да туры китерергә тырыштым", - дип сөйләгән. Тикшерүченең: "Үзең төзегән әйберне яндырырга жәлләмәгәнсең, начар ашаттылармы әллә, хезмәт хакын аз бирделәрме?" - дигән соравына: "Юк, башка кешеләргә караганда да яхшырак ашаттылар, хакын да килешкәнчә алдым", - дип җавап биргән. Әниемнең дә: "Начар ашаттылар дип әйтмәсеннәр дип бик тырыштым, эшчеләргә дип ике сарык суйдык ул җәйдә", - дигәне истә калган. Ул абыйның исемен язмадым. Әтинең: "Яхшымы-яманмы, соңыннан гафу үтенде", - дигәнен хәтерлим. Инде ул кеше дә фаҗигале үлем белән китеп барды, әти-әниебез дә бу дөньяда юк. Аллаһы тәгалә барча бәндәләренә дә аек акыл биреп, гөнаһ эшләрдән сакласа иде.

    Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан
    Татарстан яшьләре

     

    ______________________________________________________________________________________________________________________________________

     

    Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

    ______________________________________________________________________________________________________________________________________

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: