Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылдан китмәсеннәр өчен нишләргә?

Яшьләр авылдан китмә­сен өчен нишләргә? Бу һәм башка сорауларга "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары форумында җавап эзләделәр. Оч­рашуда республика­ның иң тырыш җирле оешмаларын да атадылар.

Башкалада "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси пар­тиясенең тарафдарлары җые­ны узды. Форум кысасында дүрт мәйданда фикер алыштылар. Һәр мәйданның эше турында соңрак пленар утырышта сөйләделәр. Мамадыш районы җитәкчесе урынбасары Айнур Әгълә­мов әйтүенчә, яшьләрне авылда калдыру өчен иң элек торак мәсьә­ләсен хәл итәргә кирәк. Мә­сәлән, авыл хуҗалыгы тармагында эш­ләүче яшь белгеч­ләргә вакытлыча яшәп тору өчен бирелгән торакны, би­редә ун ел эшләү шарты бе­лән, үзләренә рәсмиләште­рү хокукын тәэмин итәргә мөм­кин. Партия тарафдарлары салада яшәүче хатын-кыз­ларны да күбрәк кайгыртырга кирәкле­ген искәртте. 35 яшькә кадәр гүзәл затларны өч айга бер тапкыр медицина тикшерүе уздырырга, яшь әниләргә махсус үзәк­ләр тө­зергә тәкъ­дим итте­ләр. Пар­тия тарафдарла­ры­ның төбәк координация советы рәисе, Татарстан Дәү­ләт Советы­ның социаль сәя­сәт буенча комитеты җитәк­чесе Захарова исә агымдагы ел ирләр сәламәт­легенә багышланган булуын искә төшерде. Ха­тын-кызлар бе­лән беррәт­тән, көч­ле затларны да елга бер тапкыр булса да медицина тикше­рүе үт­кәрү комачау итмәс иде, диде ул. Ки­ләчәк турында сөй­ләшүдән җиргә төшеп, авылга хас бүгенге проблемалар турында да телгә алдылар. Республика районнарында "Уңайлы мохит" программасы тиешле дәрәҗәдә үк тормышка ашырылмый. Әнә шул юнәлештә дә эш­ләргә кирәк.


"Бердәм Россия" партия­сенең Татарстандагы бүлеге сәркатибе урынбасары, Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов район һәм авыл җирлекләрендәге тарафдарларга партия вә­килләре бе­лән хезмәттәш­лекне оештырырга киңәш итте. Аның әй­түен­чә, бер­дәм­россиялеләр пар­тия тарафдарларын резерв буларак кына кабул итми. "Төп бурыч гражданлык институтлары белән үзара элем­тәләрне ныгытудан, шулай ук халыкның тормыш дәрә­җәсен яхшыртуга мөмкин кадәр күб­рәк иҗ­тимагый оешмаларны җәлеп итүдән гыйбарәт. Әлеге күз­лектән чыгып караганда, рес­пу­бликаның тарафдарлар советы очраклы рә­вештә генә ил күләмендә иң яхшысы булып саналмый. Аның эшчән­леге югары бәя­ләнә", - диде Юрий Камалтынов.


Иң тырыш җирле оешмаларны да атадылар. Әгер­җе, Алексеевск, Әтнә, Апас, Бө­гелмә, Буа, Баулы, Зәй, Мамадыш, Лаеш, Мөслим, Чистай һәм Чирмешәннең җирле советлары әнә шундыйлардан. Светлана Захарова шәһәр­ләргә якынрак булучыларга эшне көчәй­тер­гә дә кушты. "Мәсәлән, Казан янында Арча һәм Яшел Үзән бар", - дип ассызыклады ул. Тарафдарлар советының эшен ел саен төрләндерергә тырышуын да әйтте. "Былтыр аны иҗ­ти­магый тыңлаулар рәве­шендә оештырсак, быел белгечләр­дән бигрәк, халыкка сөйләү мөмкинлеген бирдек. Һәркем үзенең тәкъ­димен җиткерә алды", - диде комитет рәисе. Форум мәйданнарында яңгы­раган фикер-тәкъдимнәрне "Бер­дәм Россия" партиясе та­раф­дарларының үзәк советына юллаячаклар.

Фото: http://tatar-inform.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев