Саба дулкыннары

Авылда берүзе яшәүче: “Ишекне бикләмичә йоклыйм”

Мамадыш районының Тәкәрлек авылында бүген бары бер генә кеше яши. Юрий Степанов елның 365 көнен дә шунда уздыра. Башка йортларның нигезләре күптән таркалып беткән инде. Ә менә "адашып калган" йортның морҗасыннан әле дә төтен чыга. Анда тормыш кайный. Ялгыз яшәүченең фәлсәфәсен без дә тыңлап кайттык, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы..

Йортны гомер буе яңартып торасы...

Ташландык авылга кыш көне үк барырга җыенган идек. Ул чакта шушы авылның бердәнбер кешесе, аучы Юрий безне кар чанасында каршы алырга риза иде. Тик сәфәребезне язга калдырдык. Кар эчендә йоклап яткан авылны түгел, ә андагы яшәешне күрә­себез килде. Басу юлы аша биш чакрым юлны узып, соңгы могикан яшәгән авылга бик тиз килеп җиттек.

Бер хуҗалыклы авылларда мо­ңа кадәр дә булганыбыз бар иде. Аларда ташландык йорт­лар­ның нигезләре әле дә саклана. Чыгып киткән халык, бергә кайтып, Сабан туйлары оештыра, йә һич югы аны уздырырга хыялланып яши­ләр. Тәкәрлектә исә бер генә йорт утырып калган. Әйтер­сең, электән үк шулай булган. Бу авылны Степанов утары дип йөртүчеләр дә бар. Йорт хуҗасы кебек үк нык булып чыкты. "Әле менә янкорма ясаттым, яңа мунча салдым.

Картайгач, җылыда рә­хәтләнеп яшәп ятарга гына кала, - ди 57 яшьлек Юрий. - Өйне утын ягып та, электр белән дә җылытып була. Суны чишмәдән ташыйм. Ә малларга, яшелчәләргә дигәнен күлдән суыртам".

Бер читтә - киртәләп алган урында атлар кешнәгәне ише­телә. Колыннары белән бергә алты башка җыела алар. "Эшләгән урынымнан 10 мең сумлап хезмәт хакы алам. Ул ашарга-эчәргә, коммуналь түләүләргә китеп бетә. Ә атларны саткач, шактый гына акча керә. Йортка кирәкле әйбер алып куям. Быел үгезләр асрамаска булдым, вакыт җитми. Атларны ашатыр өчен иртәнге сәгать дүртенче яртыда ук торам", - ди ул.

Авыл янган...

Юрий үз-үзен белә башлаганнан бирле Тәкәрлек авылында ки­бет тә, клуб та, башка социаль объектлар да булмаган. 1961 елда янгын булганнан соң, бер мөм­кинлек тә калмаган. Ул вакытта 12ләп йорт янган. Авыл кешеләре әкренләп күрше авылларга күче­неп беткән. Бары җиде хуҗалык кына яшәп калган. Юрий үскәндә, авыл бала-чагалар авазыннан гөрләп торган. Күңел­ле булмыйча, алар үзләре генә 10 бала бит! Күршедә дә шундый хәл. Ялгыз әби-бабайлар да булган. Авылның исеме Тәкәр­леков дигән кеше исеменә бәйле. Ул шушы авылның беренче кешесе булган. Балалар Урта Шүләнгер, Шәдче мәктәплә­рендә белем алган. Кү­ңел ачарга күрше авылга йөргән­нәр. Мәет­ләрне Юкәче авылы зиратына күмгәннәр. Бү­ген Тәкәр­лек Шәдче авыл җир­легенә карый.

Авыл күптән таркалса да, нигезләрен сагынып килүчеләр бар икән әле. Тик биредә яшәргә теләк белдерүче генә юк. Юрий­ның туганнары, балалары хәлен белергә кайта. Әле менә чишмәне төзекләндерергә җыеналар. Хыял булганда, тормыш тукталмый. Туган нигезен, авылын Юрий әнә шулай саклый бүген.

"Кабаннар өйгә килә"

"Вятский берег" аучылык җәм­гыятендә аучы, каравылчы булып эшли ул. Өйдәге эшләрен бете­рүгә, аны урман тормышы көтеп тора. Этләрен ияртеп, мылтыгын асып, ауга чыгып китә ул. Эштән караңгы төшкәндә генә кайта икән. Урман кул сузымында гына. "Безнең урманны техникага утырып та бер көндә әйләнеп кайтып булмый, - ди Юрий. - Җир­ләребез 13 мең гектар мәйданны били".

Без килгәндә, Юрий "Нива" машинасына тагылган арбага кукуруз төйи иде. Җәнлекләрне ашатырга җыенуы икән. Кабаннар кукурузны бик ярата, ди. Пошиларга тоз куя. Бодай, башка ашлык тарата. 15 ел аучы булып эшләүче Юрий урмандагы һәрбер җәнлек белән дуслашып беткән. Кабаннар хәтта өенә килә икән.

- Куркыныч түгелме? - дим аңа.

- Юк. Алар миңа тими. Үзең тимәсәң, бернәрсә дә тими. Теләсә кем белән уртак тел табып була. Еланнан да курыкмыйм. Бөтен бакча шулар белән тулды инде. Чакканнары юк, чаксалар, бәйләп куясың да хастаханәгә чабасың инде.

Юрий сөйләвенчә, соңгы вакытта урманда кабаннар да, пошилар, куяннар да күбәйгән. Се­ләүсен, сусар, сирәк булса да, аюлар да күренгәли икән. "Моннан ун еллар элек төннәрен мылтык тавышы тынмый иде. Браконьерлар йөрми башлагач, җән­лек­ләрнең саны артты. Хәзер рөх­сәт кәгазе алып килүчеләр күп. Йорт янында вагон тора, шунда яши­ләр", - ди аучы.

Бәрәңгене күчтәнәчкә өләшә

Хуҗалыгы булган кешенең йортында эш бетәмени? Керне машинада юа. Ашарга ул көнгә бер мәртәбә генә пешерә. Ри­зыкны төрләндерергә вакыты юк. Кибеткә күрше авылга йөри. Бер баруда берничә көнгә җитәрлек ашамлык төяп кайта. Бәрәңгене 12 сутый җирдә утырта. Анысы шәһәрдә яшәүче туганнарга күч­тәнәчкә өләшү өчен кирәк. Ун туганның бүген тугызы исән-сау.

Бакчасының ямьләнеп килгән чагы. Бал кортларының безел­дә­гәне ишетелә. Бакчасына яшел­чә, җиләк-җимешләр утырта. Аларны тозлый, кайната. Җәй көне җиләген, мәтрүшкәсен җыя. Күл­дән исә балык тотарга була. Кыскасы, эшлим дигән кешегә эш бетми. "Эшләмәсәң, кешечә яшәп булмый", - дип кабатларга ярата ул. Бу кагыйдә бөтен җиргә кагыла. Бары яңгырлы көннәрдә генә ял тия икән Юрийга. Бу вакытта телевизордан ау, спорт турында тапшырулар карый. Ил-көн яңа­лыкларын шуннан белә.

Элегрәк китаплар укырга ярат­кан. Хәзер вакыт юк, эштән арып кайтам, ди.

Тышкы яктан горур, үзенә ышанучан булып күренгән, аз сүзле ирнең "күңел күзләре" яхшы күрә. "Әнә бер көнне күлгә аккошлар килгән иде. Алмагачлар чәчәк атканда бал кортлары гөж­ләп тора. Кошлар бигрәк матур итеп сайрый. Сандугачы, карлыгачы да бар. Сыерчык оялары ясап куйдым. Урманга керсәң, чыгасы килми", - дип сөйли ул һәм мондый матурлыкны күрмәгән кешегә аптырый.

Рәхәт бит!

Бер хуҗалыклы авылда яшәү­челәр кемнәр алар? Дөньядан качып, үз көйләренә яшәп ятучылармы, әллә туган нигезгә тугры калучылармы? Патриотлармы, әллә кыргыйлармы? Теләсә кем ялгызлыкта яши алмый. Саргаеп үләрсең, билләһи. Ә Юрийга, киресенчә, бик рәхәт икән.

- Ни өчен башка җиргә күче­неп китмисез? - дим аңа.

- Рәхәт бит!

- Нәрсәсе рәхәт соң?

- Тыныч...

Менә шушы ике сүздән бар да аңлашыла. Күңел тынычлыгына ни җитә!

- Күңелсез дип уйламагыз. Җәен дә, кышын да кеше өзелми. Су коенырга, җиләк җыярга бик күп киләләр, - дип сөйли Юрий. - Әмма ишекне бикләп йоклаганым юк. 16 ел ялгыз яшим. Мин түгел, "мамам" да шушы авылда берничә ел ялгыз яшәде. Бер дә курыкмады. Аның кендеге шунда береккән иде. Кышларын үз яныбызга алып китә идек. Гаиләмнән аерылгач, аның янына кайттым. Чөнки әнинең беркая да китәсе килмәде. Ул 9 ел элек 83 яшендә бакыйлыкка күчте. Әти 53 яшьтә вафат булган. Ике абыем Себердә яши. Мин дә берничә ел анда эшләдем. Ләкин нигез кире тартып кайтарды. Башка гаилә корасым килми. Мин шушы тормышыма да риза...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: