Саба ТВ

Авыл нигә картая?

Росстат мәгълүмат­ларыннан күренгәнчә, соңгы 15-20 елда ил буенча Россиядә 19200 мәктәп, 5 меңнән артык хастаханә, меңнәр­чә мәдәният йорты һәм башка бик күп социаль объектлар "оптималь­ләштерелгән", ягъни яшәүдән туктаган. Шул исәптән авыл халкына хезмәт күрсәтүче 8400 хастаханәнең 5 меңнән артыгы ябылуга дучар ителгән. Оптимальләштерү шаукымы Татарстанны да әй­лә­неп узмады.редприятиесендә язгы кыр...

Байтак кына авыл­ларның киләчәккә өмет чыганагы булып хезмәт ит­кән мәктәпләр, балалар бакчалары, участок хастаханә­ләре, мәдәният йортлары һәм башка төр социаль объектлар бушап калды. Нәти­җәдә, ел саен авыллардан ким дигәндә 5-6 меңнән артык кеше хезмәт урыны, үзләре һәм гаиләләре өчен яхшы тормыш шартлары булдырырга теләп, читкә китәргә мәҗбүр ителде. Әле кайчан гына Татарстан авылларында 1 миллионга якын кеше яшәсә, бүген аларның саны 200 меңгә кимегән.


Белгечләр әйтүенчә, авылдан китүчеләрнең күп­челеген 18-35 яшьләрдәге ке­шеләр тәшкил итә. Ә бит нәкъ менә алар - югары әзер­лекле, белемле, кулларыннан теләсә нинди эш килүче яшьләр, эш һәм тиешле шартлар тудырылса, авыл­ның киләчәге була алыр иде.

Туй узгач - думбра

Дөрес, төрле дәүләт программалары, Президент һәм республика җитәкчеләренең көндәлек кайгыртуы нәти­җәсендә бүген республика авылларында әледән-әле яңа мәктәпләр, ФАП, ягъни авыл халкына медицина яр­дәме күрсәтү пунктлары, башка төрле социаль объектлар да сафка баса. Әмма, туй узгач - думбра дигәндәй, күп авылларда яшәргә кеше кимегән­нән-кими барганда, бер туздырганны янә җыеп алу да җиңел булмаячак шул. Бүген авыл җирлегендә үз урынын, үзенә нинди дә булса эш-шөгыль тапкан 1000 яшь кешегә 760 бала һәм өлкән пенсионер туры килүе дә хәл­не шактый катлауландыра. Бу исә авылда эшләүче хезмәт ке­шесенең җилкә­сенә тигән йөк шәһәрдә яшәүчеләргә караганда ике тапкыр артыграк туры килә дигән сүз дә әле.


Авыл кешесенең гомер озынлыгы шәһәрдә яшәү­че­ләрнекенә караганда 2 елга кимрәк булу да уйландыра. Байтак кына авылларның тең­кәсенә тигән юлсызлык, авыл хуҗалыгында җитеш­те­релә торган продукциягә тиешле бәя булмау, җитеш­те­релгәнне вакытында сата алмау, хезмәт хакларының чагыштырмача түбән булуы, кай­чагында аны­сының да тот­карлануы һәм башка бик күп төрле социаль га­делсезлекләрнең нәтиҗә­се бу.

Өмет бара кимеп

Ә бит төптән уйлап караганда, авылда яшәүчеләр шәһәрнекеләрдән күпкә бә­хетлерәк. Башкача булганда, язга чыгу белән мөм­кинлеге булганнар авылга, дачаларга ашыкмаслар иде. Һәрхәлдә, табигать кочагында сәламәт­леккә дә файдалырак, күңел­лерәк тә. Кечкенә генә җир кишәрлегендә кыш буена җитәрлек итеп яшелчә, җи­ләк-җимеш үстерү дә гаилә бюджетына комачау итми.


Шулай булса да, авылда яшәүчеләрдән зар авазларын күбрәк ишетергә туры ки­лә. Аеруча яшьләрдән. Га­лимнәр әйтүенчә, авылда яшәү­че­ләр­нең яртысыннан артыгы үз тормышыннан ка­нә­гать тү­гел. Югыйсә бүген һәр авыл­да газы, уты, суы, кыскасы, бар нәрсә бар. Күз алдында булган уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Компьютер, кесә телефоны, интернет мөмкинлеклә­рен­нән файдаланып була.


Белгечләр яшьләрнең үз тормышларыннан канәгать булмавын авылларның килә­чәгенә өмет кими баруы бе­лән дә аңлата. Әйтергә кирәк, авылларга карата дәүләт сәясәтенең тотрыклы булмавы да шактый комачаулый.
Ә менә Татарстанда "Авыл яшьләре" дәүләт про­грам­масының тормышка ашырыла башлавы уңай нә­тиҗәләре белән үзен ел­дан-ел күбрәк сиздерә. Авыл ху­җа­лыгы продук­цияләре җи­тештерү күләме буенча Рос­сиядә - өченче, сөт җитеш­терүдә беренче урында баручы республикада яшьләр белән эшләүнең 30дан артык программасы бар.


Бу көннәрдә илнең 45 тө­бәгеннән һәм чит ил вәкиллә­ре катнашында узучы "Яшь­ләр. Авыл. АПК" Халыкара фо­румының Татарстан башкаласында узуы да тикмәгә түгел. Авылның киләчәген яшьләр үз кулларына алганда, нәти­җәләр тагын да өметлерәк булыр, шәт.

http://vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: