Саба дулкыннары

«Авыл кибетләрен «бурыч кенәгәсе»ннән башка күз алдына китерүе кыен»

«Корстон» комплексында Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның дүртенче киңәйтелгән утырышы узды. Очрашу гадәттәгечә, Президент Рөстәм Миңнехановның төртмәле сүзләре, киңәшләре, фикерләре белән үрелеп, җанлы барды. Чарада 300гә якын эшмәкәр катнашты. Хөкүмәт органнарының эшмәкәрләр белән турыдан-туры әңгәмә алып баруы, килеп туган четерекле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүе уңышлы нәтиҗәләргә китерә, дип саный...


«Бурыч кенәгәсе» законлымыни?

Рөстәм Нәҗипов - шәхси эшмәкәр, аның авылларда өч кибете бар. Ул, онлайн кассалар аркасында авыл кибетләре ябылырга мөмкин, дип борчыла. Быелның 1 июленнән Россиядә сәүдә өлкәсендә, интернет-кибетләрдә, туклану урыннарында, туристлык агентлыкларында, кыскасы, эшмәкәрлекнең барлык тармагында да онлайн-кассалар куллану мәҗбүри булачак. Әлеге аппарат сатылган товар турындагы мәгълүматны интернет аша онлайн режимда салым хезмәтенә тапшырып барачак. бу кассаларны сатып алу шактый кыйммәт - берсе 17-35 мең сум тора, интернет хезмәтенә тоташу, кибетчеләрне укыту өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. Рөстәм Нәҗипов, тернәкләнеп кенә килүче эшмәкәрләр өчен бу шактый зур кыенлыклар тудырырга мөмкин, дип саный.



- Акча мәсьәләсе бер хәл, авыл җирендә элек-­электән бурычка сату гадәткә кергән. «Бурыч кенәгәсе»ннән башка авыл кибетләрен күз алдына да китерүе авыр. Мондый проблемалар килеп туганда, эшмәкәрләр өчен кечкенә авылларда кибет тоту отышлы булмаячак. Нәтиҗәдә сәүдә нокталары ябылып, 70 процентка якын эшмәкәрнең сәүдә өлкәсеннән китүе, сала халкының иң кирәкле продуктларны сатып алудан да мәхрүм калуы бар, - ди ул.
Шуңа да эшмәкәр җитәкчелеккә 1000нән азрак кеше яшәгән авыл кибетләренә онлайн-касса сис­темасын кертмәүне сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 модульле кибет төзеләчәген искәртеп узды. Бу сәүдә нокталары «Авыл кибете» максатчан программасы кысаларында салыначак. Яңа аппарат кую мәсьәләсендә, 1000нән азрак халык яшәгән авылларда өч ел сынау формасында онлайн-кассаларсыз эшләп карарга тәкъдим итте.
- Моннан әллә ни зур югалтулар булмас. Аннары эшне анализлап, бу ысулны 500 кешелек авылларга карата кулланырга булыр. Сез каршы түгелсездер бит? - дип, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллинга мөрәҗәгать итте.

- Юк, сезгә ничек каршы килеп булсын! - дигән җавапны ишеткәч, зал алкышларга күмелде.
Президент исә елмаеп: «Монда ике генә кеше: сез һәм прокурор. Калганнар кул чаба гына белә», - дип тә төрттерде. Аннары кинәт исенә төшкәндәй:
- «Бурыч кенәгәсе» дигәннән, элек моның өчен хөкем каралган иде. Ә хәзер бу законлаштырылганмыни? - дип сорады. Зал алкышлавына кушылып: - Юк, мин каршы түгел, сатып алучы файдасына адым ясагансыз икән, бу нормаль күренеш, - дип тә өстәде.

«Эшләгән кешенең кулына әләм»

Эшмәкәрләргә, кресть­ян-фермер хуҗалыкларына үз продуктларын таныту мөмкинлеге биргән авыл хуҗалыгы ярминкәләре өлкәсендә дә проблемалар җитәрлек. Үзе дә 15 ел терлекчелек белән шөгыльләнүче Әлки районыннан Алла Петрова ярминкәләрдә үз товары дип ялганлап сыйфатсыз продуктлар тәкъдим итүче алыпсатарлар, гаделсез көндәшлек, сәүдә рәтендә урын алу өчен төнлә үк килеп чират алу һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде. Ул, иң мөһиме Татарстан фермерларына ярминкәләрдә катнашуда тигез хокуклар бирелсен иде, дип теләде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов әйтүенчә, нәкъ менә ярминкәләрдә катнашучыларны сайлап алу таләпләре төгәл күрсәтелгән проект инде әзерләнгән. Министрлык җитештерүчеләрнең чынлап та үз товарларын сатамы икәнен болай да тикшереп, мониторинг үткәреп тора икән. Тик ничек кенә булмасын, бу система гамәлдә булса да, чишәсе проблемалар кала бирә. Әйтик, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә иртәнге сәгать алтыдан көндезге сәгать 12гә кадәр генә сатарга рөхсәт ителә. Имеш, сыйфатлы товарны сатып бетерү өчен бу вакыт җитәрлек. Әмма фермерлар үзләре моның белән килешми. Президентны да бу кагыйдә гаҗәпкә калдырды.

- Сәгать алтыга килүдән ни мәгънә? Кешеләрнең ярминкәгә ничәгә килгәнен беләм: сәгать тугыз, уннар да була. Сату вакытын сәгать икегә, өчкә кадәр сузарга нәрсә комачаулый? - диде ул.
Сатып алучыларның ярминкәләргә дүрттән үк килеп чират алуларын ишеткәч, «димәк, өстәмә ярминкә мәйданнары булдырырга кирәк», дип, шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте.
- Ришвәтчелек булмасын өчен, алыпсатарларны сәүдә базарыннан алырга, ярминкә мәйданчыкларын арттырырга кирәк. Фермерның теләсә кайсы вакытта ярминкәгә килеп, үз товарын сату мөмкинлеге булсын. Бу өлкәдә «кайнар элемтә» телефоны булдырырга, төгәл регламентлар билгеләнгән документ та төзергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның: «Безнең 25 еллык тәҗрибәбез бар. Бер-ике ярминкә мәйданчыгын төзекләндерүне безгә бирегез», - дигән тәкъдименә Президент:
- Эшләгән кешенең кулына әләм тоттырабыз. Илсур Рәисович, ике мәйданчык биреп карыйк, эшләп карасыннар, нәтиҗәсен күрербез, - дип, ассоциация карамагына ике сәүдә мәйданчыгын тапшырырга кушты.

Бар яктан да үрнәк, инфраструктуралары булган «киләчәк шәһәре» Иннополисны да борчый торган мәсьәләләр бар икән. «Казанские кофейни» җәмгыя­тенең башкаручы директоры Адел Яһудин шәһәргә эшмәкәрләрне җәлеп итү өлкәсенә тукталды.
​Иннополисның башкарма комитеты Эшмәкәрләр советына шәһәрнең сервис компанияләренә керү өчен бердәй концепция булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

- Шәһәрдә халык саны арта бара. Өч меңгә якынлаша. Халык, Иннополиста даруханәләр, теш дәвалау сырхауханәләре, балалар өчен күңел ачу урыннары, кибетләр күбрәк булсын, дип тели. Эшмәкәрләргә яңа төзелгән йортларның беренче катыннан квадрат метры 100 сумнан биналар тәкъдим ителә. Эшмәкәрләрне шәһәргә җәлеп итәргә кирәк. Кешеләрне ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә Иннополиста калдыру өчен, без сервисны баетырга тиеш. Иннополиста бизнес белән шөгыльләнергә була. Мин моны үз мисалымда дәлилли алам, - диде Адел.

Болардан тыш, утырышта торак булмаган биналарны яңадан планлаштыруны законлаштыру, су скважиналарын куллану, андагы суның сыйфаты, транспортта кирәгеннән артык таләпләрне киметү кебек мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.
- Кайбер темалар федераль дәрәҗәдә хәл итүне сорый. Ә республикага кагылышлы сорауларга килгәндә, монда чишеп булмаслык мәсьәләләр күрмим, - диде Рөстәм Миңнеханов йомгаклау чыгышында.
Ахырдан утырышны алып барган модератор Чаллыда танылган эшмәкәр Олег Коробченконың алып бару осталыгын мактап, рәхмәтен дә җиткерде.

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим